Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатын-кызның урыны кухняда», яки көрәштә батырлар урынына «ирдәүкәләр» килерме?

Әлмәттәге көрәш ярышында бер кыз бала бер малайны баш өстеннән күтәреп аткан иде. Бу вакыйга зур ыгы-зыгы чыгарды, нәтиҗәдә, көрәш федерациясе аның видеосын аккаунттан алып атты. Татар көрәшендә ирләр белән хатыннар да көрәшә башласа нәрсә булачак? Ирләр вакланамы? «Интертат» шул сорауларга җавап эзләде.

news_top_970_100
«Хатын-кызның урыны кухняда», яки көрәштә батырлар урынына «ирдәүкәләр» килерме?

Бик гаҗәеп һәм һуш китмәле чорда яшибез. Көнбатыш илләренә карап, аларга охшарга тырышып, ирләр «хатынлаша», хатыннар «ирләнә» башлады. Менә шундый уйлап табылган сүзләр белән әйтәсе килә бу күренешне, әйе. Әлбәттә, бу хокуклар тигез булырга тиеш дигән дискуссияне мәңге дәвам итеп була. Көннәр-төннәр буе сөйләшеп, бәхәсләшеп, гапләшеп чыксак та, җитмәячәк әле. Сәясәтен, шоу-бизнес, фән, бизнесын камап алды тигез хокуклылык. Әнә спортка да аяк сузып маташа.

Тик хатыннар хатын булып, ирләр ир булып калыгыз да, үз урыныгызны белегез дигән нотык түгел бу. Бары тик факт: хәтта ирләр белән ирләр яши, бала алып кайта торган Европа илләрендә дә бер спорт төрендә дә ирләр белән хатын-кызларны бергә ярыштырмыйлар иде, ә бездә — рәхәтләнеп. Катнаш эстафеталар турында сүз бармый монда. Көнбатышта ирләрне егып салырдай кызлар юк дип беләсезмени? Әле ниндиләре генә бар! Әмма барыбер дә булмаган, күрмәгән нәрсәне татар көрәшендә булдырдылар да, күрсәттеләр дә бит. Бот чабып карыйсы гына калды безгә. Рәхәтләнеп. Ә сез татар халкы традицион инде ул, толерант түгел дигән буласыз. Моның кадәр толерантлыкның әле Җир шарында гомумән булганы юктыр. Татар халкы һәрвакыт замана белән бергә атлый ул! Белмәгән булсагыз, белеп калыгыз дип әйтүем генә инде…

Әлмәт тренеры: «Бүтән кертмибез»

Балалар арасындагы көрәш ярышында Әлмәт районы өчен көрәшкән кыз бала малай көндәшен күтәреп салган видеоны Әлмәтнең «Ак бүре» көрәш федерациясе инстаграм аккаунтына керттеләр. Шунда кеше шаккатты. Көрәшчеләр ялкынны аңлаткан смайликлар куеп, видеоны сторизларына да керттеләр. Тик бераздан видео югалды. Хәер, ул вакытта бу эксклюзив ТР көрәш федерациясенең инстаграм аккаунтына кереп кунаклаган иде инде.

Күпме чаң суктылар көрәшчеләр дә, тренерлар да, җитәкчеләр дә. «Көрәштермәгез кызларны!» — диделәр. Сабантуйлар — анысы аерым тарих. Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та: «Башка нәфис спорт төрләре дә бар бит. Көрәшне бик яратасың икән, Олимпия төрләренә кергән спортка бар. Мин хатын-кызлар көрәшенә каршы. Аларның әни буласылары бар. Көрәштә җәрәхәт тә алалар. Ул дөрес әйбер түгел», — дигән сүзләрне һәр матбугат конференциясе саен кабатлый.

Әле Әлмәттә узган бу ярышның республикакүләм турнир булуын да искәртеп үтәргә кирәк. Якын тирәдәге районнар арасында үткәрелгән, нигезләмәсе булган ярыш бу. «Среди юношей» дигән сүзләр дә бар нигезләмәдә. Кыз баланың малайлар арасына ничек килеп эләгүен Әлмәт командасы тренеры Рүзил Ганиевтан сорадык. «Бүтән кертмибез», — диде тәҗрибәле тренер.

— Соңгы тапкыр дидек. Ул кызның көрәшәсе килә. Ул тренировкаларга йөри, футболны да яхшы уйный, баскетболын да, яхшы көрәшә дә. Шундый спорт сөючән кыз. Бер өч ел гына көрәшә инде ул, алай гына булса. Турнирларга да йөрештерә.

Бу ярыштан соң киңәшләштек тә, алга таба билбау көрәшендә кызлар белән генә көрәшер дидек. Бүтән болай кертмибез, дөрес әйбер түгел, дидек. Тренеры да аңлады, үзенә дә аңлаттылар. Татар тотып карамый ышанмый шул, — дип аңлатты Рүзил Ганиев.

«Кызлар барыбер көрәшер инде?» — дигән риторик соравыма Рүзил Ганиев: «Ярышларга кертмәсәң, көрәшмиләр инде. Нинди көрәштә генә көрәшсәләр дә көрәшүләре дөрес түгел. Кыз бала бит, эчке органнарга да авырлык килә, бала да табасылары бар», — дип җавап бирде. Әлмәтлеләрнең кызык артыннан, мода, шоу артыннан куа торганнар рәтеннән булмауларын һәркем белә ансы.

Батырлар батыршага әйләнсә?..

Ә бәлки бу прогрессның бер күрсәткечедер? Ә бәлки тиздән келәмдә ирләр белән хатын-кызлар ут уйнатып көрәшә башлар? Ә бәлки бер илле елдан көрәшче ирләр бетеп китәр дә, батырлар урынына «батыршалар» (яки ничек дөресрәк әйтергә?) барлыкка килер?..

Әлмәттә булган хәлдән соң башка әнә шундый килделе-киттеле уйлар да кергәли башлады. «Абау, шайтан койрыгын селтәде» дип белгән догаларыңны да укып куясың, ул уйларны куып-таратам дип. Кем ничек, тик минем психика моны күтәрә алмас дип уйлыйм инде мин үзем. Әлегә. МИЛЛИ спорт төренең шулай «төрләнүе» нә башкалар ничек карар тагын.

Раил Нургалиев көндәшкә хатын-кыз көрәшче чыкса, көрәшер иде микән? Бу сорауга танылган көрәшче «әйе» дә, «юк» та дип кистереп җавап бирмәде. Белмим дә димәде үзе. Бары тик «ирләр белән хатыннар көрәше дигән нәрсә бөтенләй булмаячак», — кына диде. Менә шундый бер карашка оптимистик, икенче карашка пессимистик җавап сезләргә.

— Андый әйбер булмаячак. Хатын-кыз кермәячәк. Бу сорауга җавап та юк. Булмый андый әйбер. Булмаячак, — диде Раил, кат-кат бер сүзгә басым ясап.

Әлмәттәге хәл турында исә «балалар арасында була инде», — дип әйтте.

— Ул видеоны күрдем мин. Яшь чакта, бала вакытта нормально инде, ә үскәч, кирәк нәрсә түгел. Бала вакытта үзләре дә белми бит спортның нинди төре белән шөгыльләнергә икәнен. Ошап китсә, олимпия төрләренә карый торган көрәш белән китеп, карьерасын үстерә ала. Дзюдо, самбо, мәсәлән. Ну көрәш юк бит инде.

«Хатын-кыз кухняда булырга тиеш»

Арча көрәшчесе, тренер Илшат Идиатов исә ике төрле караш белдерде. «Көчле кызлар да була инде», — диде, тик барыбер дә нәфис затлар «ирләргә якын да тора алмаслар» дип тәмамлады.

— Юктыр инде, кая кызлар белән көрәшү. Хатын-кыз кухняда булырга тиеш инде ул идея буенча. Көрәшергә тиеш түгел инде, бигрәк тә татар көрәшендә, — дигән фикер дә яңгырады танылган көрәшчесе авызыннан.

Җенескә карамыйча гына тигезлек булырга тиеш дип чаң ярып йөргән затлар бу «хатын-кыз кухняда булырга тиеш» дигән сүзләр өчен татарның батыр улының кислородын кысарлар иде дигән шикле хисләр туа. Кухняда утырмаган хатын-кызлар дөньяны яулап барганын да исенә төшерерләр иде. Тик без алай димибез инде. Сүз иреге дә бар бит әле иң элек.

Тик Илшат Идиятов шунда ук үзен реабилитацияләп тә куйды.

— Ну белмим, көчле кызлар да бар инде ул... Әлмәттә көрәшкән кыз да шаккаттырды. Чиста ике баллга салды ул матур алым белән. Димәк, аның тренеры бик әйбәт инде. Кыз баланы шулай өйрәтергә, курыкмыйча малайлар арасына чыгарырга, — диде ул.

Тренер кешедән үзе әзерләгән көрәшчеләрне кызлар белән алышка чыгарыр иде микән дип тә сорадым.

— Кыз бала кызлар белән көрәшергә тиеш дип уйлыйм. Ә малай малай белән. Бергә көрәштерү дип инде, малай кеше сындырырга да мөмкин бит ул кыз баланы, авыррак булыр дип куркам. Балалар арасында була ала әле, ну үскәч, кызлар ир кешегә каршы тора алмыйлар инде ул барыбер нәрсә дисәң дә. Якын да тора алмаслар иде. Ир кеше көчлерәк инде, — дигән фикердә Арча тренеры.

Фатыйх Сибагатуллин: «Көрәшсеннәр, бер гаебе дә юк»

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Депутаты Фатих Сибагатуллинны да көрәш ярышларында бик еш очратып була. Фатих Сәүбәнович исә хәзерге заманда хатын-кызның иреген кысарга ярамый дигән фикердә икән. «Көрәшсеннәр, теләгәч», — диде.

— Ул бер дә булмаган хәл түгел инде. Шундый кызык итеп сөйлиләр иде бер хәлне. Элекке заманда бер тракторчы егет зур корсаклы бер җитәкче белән көрәшкән. Теге егет егылганмы, нишләгәнме инде шунда. Җитәкче кеше откан дип калдырганнар. Тракторчының хатыны чыккан да, ыштан бөрмәсенә күлмәген кыстырган да, теге җитәкчене күтәреп алган да, әйләндереп салган да. Андый хатын-кызлар бар инде ул, аңа аптырыйсы юк.

Көрәшсеннәр, теләгәч. Хәзерге заманда хатын-кыз шундый-шундый гына булырга тиеш дип әйтеп булмый бит. Оялчан да булсын, нәфис тә булсын, көрәш белән бокс хатын-кыз спорты түгел ул кешеләр дә бар. Ну, нишләтәсең инде? Әгәр дә теләге бар икән инде. Бер гаебе дә юк моның.

— Әгәр дә ирләргә каршы хатыннар чыга башласа мәйданга?

— Көрәшә инде, нәрсә булган аңа. Әгәр дә хатын-кыз көрәшәм ди икән, аңа каршы чыга алмыйсың бит инде. «Сезнең белән көрәшик әле?» — дисәләр, «Әйдә» дисең инде. Көрәшмәсәң, куркак буласың (көлә).

— Ирләр белән хатын-кызлар көрәшен карар идегезме үзегез?

— Карыйм, нишләп карамаска. Сабантуйларда хатыннар белән хатыннар беләсеңме ничек итеп көрәшә! Ну ирләргә каршы тора алырдай хатын-кызлар әле юктыр ул. Көрәшәм ди икән, көрәшә инде. Аның бер гаебе дә юк. Ир-атлар кигән спорт киемен кия дә көрәшә.

— Батырлар урынына «батыршалар» барлыкка килсә?

— Юк, анысы алай булмас ул. Чөнки ир-ат - ир-ат инде ул. Гормоннар дигән нәрсә дә бар бит. Ир-атларны егып салырдай батыр хатын-кызлар булмас профессиональ көрәштә. Андый ук булмас. Яхшы көрәшчеләр булган җирдә хатын-кыз беренче урын ала алмас. Алай булса, көрәш тә ир-атлар көрәше һәм хатын-кызлар көрәше дип, бокс та хатын-кызлар боксы һәм ир-атлар боксы дип аерылмас иде.

«Ир-ат белән хатын-кыз бер түгел»

Бу мәсьәлә буенча хатын-кызларның да фикерләрен белешми булдыра алмадым. 20 елдан артык Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылы Сабан туенда хатын-кызлар арасындагы көрәштә җиңүче калган Фәния апа Җәләлова «ир-атлар белән көрәшмәячәкмен» дип әйтте.

— Бу бер дә уен әйбер түгел. Ир-ат белән хатын-кыз бер түгел. Алла сакласын.

Кызык өчен генә бер елны Сабантуйда бер абзый чыкты миңа көндәш булып. Тик ул халыкка кызык күрсәтү өчен генә иде. Хатын-кыз булып киенеп чыкты да, имеш көрәшкән булдык. Ә ир-ат белән чын-чынлап көрәшмәс идем. Матур да, кирәк тә нәрсә түгел. Карамас та идем. Ир-ат белән хатын-кызны чагыштырып буламыни инде? — диде Сабантуйлар батыры.

Нәбирә Гыйматдинова: «Мондый әйбер дөньяда булырга тиеш түгел»

Язучы Нәбирә Гыйматдинова исә ир-атлар белән генә түгел, хатын-кызларның үзара көрәшүен дә кабул итә алмый булып чыкты. «Әлмәттәге хәлне күреп шаккаттым. Аллаһы Тәгалә мондый гыйбарәтләрдән сакласын», — диде ул.

— Дөньяда шундый әйберләр була: бөтенләй дә күрәсе килми, күз алдына да китерәсе килми торган әйберләр ул. Кыз баланың малай кеше белән көрәшүе шундый ук хисләр, «менә мондый әйбер дөньяда булырга тиеш түгел» дигән фикер тудырды миндә.

Мин бер дә андый әйберләрне өнәмим. Гомер буе без хатын-кызны нәфис зат дип атадык. Ләкин бу очракта мин аның берниди нәфислеген күрмим. Безнең хатын-кызлар белән хатын-кыз көрәшә торган Сабантуйлар да бар бит. Әле алар мактаналар да, «мин фәлән елны беренче урын алдым, фәлән елны икенчене», — дип. Менә аларын бөтенләй кабул итә алмыйм. Ничек шулай көрәшергә мөмкин инде?! Әлмәттәге хәлгә дә мин шаккаттым.

Туфан абыйның «Ирдәүкә» дигән бер хикәясе бар иде. Ирдәүкә булсалар гына шулай көрәшә алалардыр дип уйлыйм мин. Гафу итсеннәр, әлбәттә.

Ир-ат белән хатын-кыз көрәше дигән нәрсә дөньяга тарала күрмәсен инде. Аллаһы Тәгалә мондый гыйбрәтләрдән сакласын. Бу беренчесе һәм соңгысы булсын һәм алга таба бөтен кызларга да гыйбрәт булсын. Хатын-кызның урыны көрәш мәйданында түгел инде. Мин шаккаттым.

«Егет хурлангандыр» дигән фикерләр дә яздылар. Мин киресенчә уйлыйм. Ул егет бик акыллы эш иткән. Мин ул егет юл да биргәндер дип уйлыйм әле. Ир бала кыз баланы күтәреп алып җиргә бәрергә кыймагандыр. Мин моны мескенлек дип санамыйм, — дип сөйләде Нәбирә ханым.

Журналист Рүзилә Мөхәммәтова: «Болай барса, хатын-кызны армиягә дә ала башларга мөмкиннәр»

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы журналисты Рүзилә Мөхәммәтованың фаразлары бер дә оптимистик түгел.

— Ни кызганыч, бу кыз балага көчнең ни икәнлеген аңлатмаганнар: көч ул ир-атны чиста итепме, әллә башкачамы — сыртына күтәреп салу түгел. Хатын-кызның көче башкада — ул аны соңрак аңлар әле, бәлки. Ә сыртка салуга килгәндә, хатын-кыз образлы итеп әйтсәк, ир-атны күптән сыртына салды инде һәм вазгыять ир-атка бу бик уңайлы. Бу кыз бала ир-атка психологик травма ясады дип уйлый икән кемдер — бик нык ялгыша. Ирләрне инде мондый вак-төяк белән генә селкетеп булмый. Французлар «Хатын-кыз хаклы булмаса, аннан гафу үтен», ди. Үтендерерсең татар «мужигын»! Аларның башында акылы булса, малай белән кыз бала арасындагы көрәшне булдыргамаган булырлар иде. Акыллары җитмәгән.

Соңыннан ниндидер юллар белән ир-баланы җиңүче итеп калдыру — хатын-кызның көчлерәк булса да, ир-атлар моделе буенча корылган җәмгыятьтә яшәвенең ачык мисалы. Ир-атлар үзләре уйлап тапкан кагыйдәләр буенча хатын-кызны чиста көрәшмәгән дип тапканмы? Бер дә гаҗәп түгел, ир-атка, аеруча татар ир-атына хас күренеш.

Ә фаразлар бер дә оптимистик түгел: бу кыз бала башлаган тенденция алга таба дәвам итәчәк, һәм азактан шуңа барып җитәчәк ки — хатын-кызны үзеннән дә сорап тормыйча армиягә ала башларга мөмкиннәр. Аллам сакласын!

«Ирләр булыйк!»

Көрәш дөньясы үз эчендә үзе генә кайнаучы өлкә. Анда төрле кызык хәлләр дә булып тора, билгеле. «Үзебезнеке» булгач, аны әллә ни күтәреп тә йөрмиләр. Йомыла да кала шунда. Өйдәгене тышка чыгаралар димени инде. Кызлар белән егетләр көрәше миллилекне егып салачак дип уйлыйм мин. «Милли спорт төребез!» дип шапырынып йөрдең ни, йөрмәдең ни, чыгармадың ни бәхәсне читкә, чыгардың ни инде аннары. «Балык башыннан чери» дигән кебек милли көрәшкә мөгез чыгарырга кирәкмәс. Калсын көрәш булып. Батырлары калсын. Батыршалар кирәкми безгә. Үзем дә шулар төркеменә караган хатын-кызларны кимсетү дә, хокукларын кысу да түгел бу. Кешеләре йөзгә төрләнгән заманда ирләрне вакларга кирәкми.

Рәдиф Гаташның «Ирләр булыйк» дигән шигыре белән тәмамлыйсы килә.

«Ирләр булыйк һәрвакыт һәм һәр адымда,

Малай чакта –

Уйнаганда,

Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.

Кыйналганда.

Ирләр булыйк — үсмер чакта,

Беренче кат ярактанда:

Яшьтәш кызыңа оялып беркөн аңлатканда.

Үпкәләшеп йөрешкәндә.

Килешкәндә.

Ирләр булыйк -

Якыннардан аерылганда

Һәм аларны сагынганда.

Егет булгач юллар үтеп

Арган чакта,

Ерып булмас карурманда

Калган чакта.

Куркынычның күзенә карап

Барган чакта, -

Тормыш таләп иткән һәр урында,

Утта, суда.

Ирләр булыйк –

Мәхәбәттә җиңелгәндә,

Чигенгәндә,

Кайгы һәм шатлык килгәндә,

Мәҗлесләрдә, бәхәсләрдә…

Акыл һәм дәрт көрәшкәндә.

Вәгъдәләрдә.

Ирләр булыйк — ир булгач та,

Картайгач та.

Ирләр булыйк!

Һич югында

Күк гөмбәзен иңебездә

Бары бер көн тотып торыйк.

Ирләр булыйк!»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100