Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хатлар йорты» проекты авторы: «Син ник шундый поши?» дигән открытканы яраттылар»

Татарча оригиналь открытка җибәреп, Татарстан Президентын сөендергән һәм шул адымы аркасында танылган Энҗе Садыйкова белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Ни өчен ул Рөстәм Миңнехановка хат җибәргән? «Хатлар йорты» проекты ничек башланып киткән? Заманча дизайн нинди булырга тиеш? Әлеге сорауларга материалда җавап табарга мөмки.

news_top_970_100
«Хатлар йорты» проекты авторы: «Син ник шундый поши?» дигән открытканы яраттылар»
Салават Камалетдинов

Энҗе, «Хатлар йорты» проекты ничек башланып китте?

Мин - экспериментлар яратучы кеше. 2013 елда татар телендә фотомәктәп башлап карадым. Электән визуаль сәнгать, фотопортрет юнәлеше белән бик кызыксындым. Шул ук вакытта журналистика, язучылык белән дә шөгыльләндем. Текстның башисемен, кереш өлешен язу аеруча ошый иде. Хәбәргә кызыксыну уяту өчен аз сүз белән визуаль сәнгатьне кушып, кешенең игътибарын җәлеп итәргә кирәк. Открытка белән дә шулай ук.

«Хатлар йорты» проекты моннан алты ел элек старт алды. Эшне башлап җибәргәндә базарда мин күз алдына китергәнчә җанлы, матур, кызыклы открыткалар юк иде. Аларны ясау идеясе үзеннән-үзе килеп туды. Башта фотошопта дизайнын ясап, төсле принтердан чыгарып, дусларга, туганнарга җибәреп карадым. Миңа аларның реакциясе кызык иде. Бик яратып кабул иттеләр, сораучылар күбәйде, тиражын арттырырга тәкъдим иттеләр. Шуннан соң бу идеянең өмете бар дигән фикергә килдем.

Башлангыч чорда открыткаларны принтердан фотокәгазьгә чыгарып, «Печән базары»нда, «Җәдид фест»та сатып карадым. Киң катламның кызыксынуын күргәч, типографиядә җитди коллекция ясадым. Бу эшкә шулай итеп кереп киттем.

Открытка ясау идеясе аңлашылды. Сайт аша дөньяның теләсә кайсы почмагына, хәтта таныш булмаган кешегә хат юллау буенча хезмәт күрсәтүне каян уйлап таптыгыз?

Мондый проектлар бар, ләкин алар киң таралмаган. Гомумән, хат язу темасы соңгы елларда гына модага керә башлады. Ике дистә ел эчендә интернеттан аралашу бик көчәйде, ул кулдан язган хатларны йотты. Ә хәзер кеше виртуаль тормыштан арыды. Алты ел элек башланган эшнең нәкъ менә бүген кирәге чыкты. Пандемия вакытында кешеләр ныграк үзара якынаерга, җан җылысын тоярга омтыла. Бу - чынлап халыкта кызыксыну уяткан проект.

Ни өчен нәкъ Рөстәм Миңнехановка открытка юлларга булдыгыз һәм Татарстан Президенты Инстаграм сәхифәсендә сезнең проектны хуплавын ничек кабул иттегез?

Безнең күптән «Хатлар языгыз» дигән флешмоб ясыйсы килде. Аның кысаларында башкаларны да хат алышырга җенләндерергә теләдек. Мин ел дәвамында йөз татарга хат җибәрергә сүз бирдем. Шулай хыялланып йөргәндә, узган җомга көнне Рөстәм Нургалиевич үз аккаунтында: «Ялларны интернетсыз үткәрәбез, хат алышабыз, шалтыратышабыз», - дигән пост куйды. Бу йөз процент безнең тема иде. Хәбәрне күргәч, бер сәгать эчендә Почта бүлекчәсенә барып, букчамда булган открыткаларның берсен Кремльгә Рөстәм абыйга дип җибәрдем. «Эзләгән табар» дигәне үзем белән булуы да уңышлы килеп чыкты. Шактый кыю, шул ук вакытта оригиналь адым булды ул. Президентның бөтен әйбере дә бардыр, ләкин һәркемгә дә эше уңышлы барсын өчен яхшы эмоция кирәк. Без аңа яхшы кәеф бүләк иткәнбездер дип уйлыйм.

Хатның Кремльгә барып җитүе шик тудырмады, ләкин Президентның кулына эләгер микән дип борчылган идем. Өч көн үткәч, хатның аңа барып ирешүен Инстаграмнан белдем. Без, әлбәттә, бик шатландык. Иң зур җитәкченең безнең эшне хуплавын нәрсә икәнен үзегез дә яхшы аңлыйсыз. Бу республикадагы теләсә кайсы проект өчен зур дәрәҗә.

Хат алышу идеясе Сезнеке идеме?

Әйе. Дус кызым Миләүшә Нигъмәтуллина белән уйлап таптык. Соңрак ул чит илгә укырга китте. Миңа ярдәмгә ирем кушылды, эшне биш ел буе бергә алып бардык. Хәзер ул мәгълүмати технологияләр буенча проект җитәкли. Мин, киресенчә, җитдирәк адымнар белән бу эшне дәвам итәргә тырышам.

Открыткаларның бизәлешен кем уйлап таба? Бик матур күренә.

Дизайны заманча. Махсус серияләрне рәссамнар, дизайнерлар белән эшлибез, ләкин күпчелегенең иллюстрацияләре стоклардан (түләүле рәсем, фото базаларыннан) алына. Игътибар иткән булсагыз, бизәлеш ягыннан аларны милли дип әйтеп булмый. Миллилек телдә чагыла.

Үзем рәссам түгел. Миңа сүз ярдәмендә кешенең күңелен кытыклау, эмоция тудыру ошый. Проектның иң мөһим өлеше дә сүз.

Нинди төрдәге хатларыгыз бар?

Кибеткә керсәң, күзгә төрле бәйрәмнәр уңаеннан открыткалар чагыла. Без бу темадан читләштек. Әгәр открытка котлау өчен булса — без аны «тәбрикләмә» дип, котлау өчен булмаса — «ачык хат» дип атадык. Алар безнең берничә төрдә бар. Берсе — мотивацион хатлар, «Эзләгән табар» сериясеннән. Икенчесе — антиоткрыткалар, аларны бик якын кешегә генә биреп була. Мәсәлән, «Эчемне пошырасың», «Ник син шундый поши?» Аларны шундук алып бетерделәр. Кешегә шундый борычлы әйберләр җитми. Андый типтагы открыткалар дөньякүләм киң таралган, ләкин Татарстанда юк иде. Бу үзенә күрә бер яңалык булды. Миңа калса, безнең продукциянең үзенчәлеге — «вау» эффект ясау. «Ничек инде моны открыткага бастырып була?» дигән сорау туса, кеше аны яратып ала, башкалар белән дә бүлешәсе килә.

Открыткаларыгызны каян табарга була?

Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә, китап сата торган федераль челтәрләрдә, төрле шоу-румнарда, сувенир продукция сатыла торган урыннарда бар.

Районнарда бармы соң?

Бүгенге көндә районнарда юк, ләкин быел чыгарга максат куябыз. Без хәзер «Татмедиа» белән берлектә хәрәкәт итәбез. Аның ресурслары бик киң. Алла бирсә, бөтен Татарстанга барып җитәрбез дигән өмет бар. Республика халкын шатландырасыбыз килә.

Тагын нәрсәләр эшләргә җыенасыз?

Шушы өлкәдә төрле махсус проектлар эшлисе килә. Әле эшнең башлангыч этабында гына таптанабыз кебек тоела. Безгә китапханәләр, театрлар, музейлар чыкты. Алар өчен махсус продукция ясарга теләк бар. Идеяләр бик күп. Алла бирсә, кешеләрне илһамландыра торган яңа төрле файдалы тәбрикләмәләр эшләрбез дип өметләнәм.

Халык телевизордан кире кинога һәм театрга күчкән кебек, кәгазь хатлар да массакүләм таралыр микән?

Миңа калса, әйе. Дөньякүләм яхшы үрнәкләр бар. Мәсәлән, Посткроссинг дигән платформа. Студент чакта шуның белән эш иткәнем булды. Әлеге ресурста теркәлеп, дөньякүләм хат алышырга була. Система берәр адрес чыгара да, теләгән открытканы шунда җибәрәсең. Аннары дөньяның башка почмагыннан үзең дә хат аласың. Бу тема кешеләргә кызык.

Сез бер белмәгән кешегә хат җибәрү турында әйтәсезме?

Әйе. Әлбәттә, дусларга да җибәрергә була. Әле безнең шушы тема тирәсендә бер серле проектыбыз да бар. Аның турында эшләп бетергәч әйтермен.

Авылларда почтальоннар җитмәү проблемасын беләсезме? Бер танышыма Яңа ел открыткасы Казаннан Биектауга өч атна барган. Җавапны тагын өч атнага сузмас өчен, хатны Казанга үзе илтеп тапшырган. Кеше хат языр, ләкин ул вакытында барып җитәр микән?

Бу безнең өчен төп проблема түгел, ләкин аның эшебезгә йогынтысы бар. Ул структурада тәҗрибәм булмагач, төгәл җавап бирә алмыйм. Без хат алышу темасын популярлаштырырга телибез һәм почтаның эшчәнлеге моның өчен мөһим. Хәл яхшыга үзгәрер дип өметләник.

Үзегез турында да бераз сөйләсәгез иде. Журналистиканы телгә алдыгыз. Тормышыгыз журналистика белән бәйлеме?

Казанда тудым. Татарча камил сөйләшкәнгә, танышкан вакытта кечкенәдән миңа беренче сорау «Кайсы авылдан?» иде. Әнием - Әтнә, әтием Кама Тамагы районнарыннан. Яхшылап казысаң, күп кешенең тамыры авылдан дип уйлыйм. Өченче төбәк булып иремнең Нурлат районы кушылды. Аннан да илһам алам. Татарстанның районнарында, авылларында бик күп хәзинә саклана. Милләт — ул, беренче чиратта, тел. Тел җанлы рәвешендә авылларда яши. Авылларны сакларга кирәк. Илһамны шуннан эзләргә кирәк.

Татар телен ничек камил итеп үстерә алдыгыз?

Өйдә татар мохите булды. Мәктәп тә зур өлешен кертте. Казанның 155нче татар гимназиясен тәмамладым. Татар теле һәм әдәбияты укытучым Гөлсәхирә Әхмәдуллина һөнәре буенча журналист, озак еллар «Ватаным Татарстан”да эшләгән кеше. Журналистикага мәхәббәтне ул уятты.

Мәктәптә укыганда «Ялкын» журналын алдыра идем, соңрак анда үземнең дә язмаларым чыкты, дүрт ел чамасы редакциядә эшләп алдым. Интервьюлар, репортажлар әзерләргә яраттым.

Очраклы рәвештә төшергән бер фотографиям «Ялкын”ның тышлыгына эләкте дә, мин канатланып фотография белән шөгыльләнә башладым. Бу шөгылемә якынча ун ел. Иң яраткан жанрым — портрет. Ләйсән Фәйзуллина, Фәнис Җиһаншаны һәм башка артистларны бик күп төшердем. Театр артистларының репертуарларындагы булган образлардан тыш, яңа образлар тудырып карау миңа зур ләззәт бирә. Мәктәп елларыннан язу, фотография белән шөгыльләнү мине иҗатка алып килде.

Белемем буенча мин төрек теле һәм әдәбияты белгече, филолог. Казан федераль университетын тәмамладым һәм хәзер шунда укытам.

Татарлык Сезнең өчен нәрсә?

Беренче чиратта, ул — тел. Милли киемнән йөрергә, ләлә чәчәге төшкән орнамент тагарга була, ләкин телне белмисең икән, татарлыгың шулкадәр генә. Милли атрибутлар минем өчен икенчел булып бара. Туган телне сакларга кирәк.

Сез визуал буларак, татар китапларының бизәлешен ничек бәялисез? Аларның дизайны бераз искергән кебек тоелмыймы?

Китап чыгару эшендә миңа төрекләрнең тәҗрибәсе бик ошый. Төрекләрдән үрнәк алырга мөмкин. Алар бик заманча алымнар кулланып, миллилекләрен саклап кала алганнар.

Без открыткалар белән төрле экспериментлар эшләп карадык. Фотографияләр открыткаларда отышлы булмады. Матур, заманча, минимализм алымнары булган иллюстрацияләр кирәк. Көчле рәссамнарны, иллюстраторларны җәлеп итсәң яхшы. Чит илдән тулысы белән күчерү дә бармый. Продукт заманча да булырга, үз йөзен дә сакларга тиеш.

Экспериментлардан курыкмаска киңәш итәм. Халыкка төрле дизайн тәкъдим итеп, аның реакциясенә карарга кирәк. Без бик күп эксперимент ясыйбыз. Халыкка ошыймы-юкмы, шундук сизелә.

Халыкта милли үзаң үсешендә дизайнның роле бармы?

Безнең киләчәк яшьләрдә. Миллилек белән янып йөргән яшьләр искәрмә рәвешендә генә бар. Яшьләргә ошыйсың килсә, продукцияң йөз процент заманча булырга тиеш. Заманча бизәлеш белән яшьләрне милли темага тартып була.

Безнең тәбрикләмәләр, ачык хатлар - милли проект түгел бит. Без һәрвакыт заманча дизайн сайларга тырышабыз. Яшьләр шуңа кызыга. Билгеле, кулларына матур открытка тоткач, сүзләрнең мәгънәсе белән дә кызыксына башлыйлар.

Милли киемнәргә мөнәсәбәтегез ничек? Яшьләр милли киемгә кызыгамы?

Кием дә заманча булырга тиеш. Үзем милли киемне күп киям димәс идем, шулай да, бу агымны бик хөрмәт итәм. Аллага шөкер, бүгенге көндә милли бизәкле брендлар күп. Араларында заманчалары да бар. Кием белән дә экспериментлар ясап торырга кирәк. Әлбәттә, милли киемне бозгансыз дип әйтүчеләр дә булачак. Моның бернинди куркынычы юк. Үзгәрү — ул яшәү дәвам итә дигәнне аңлата.

Оригиналь киемнәр белән шөгыльләнәсегез килмиме?

Бүгенге көндә төрле якка сибеләсе килми. Башлаган эшне тагын да сыйфатлырак итеп дәвам итәсе килә.



Галерея: «Хатлар йорты» проекты авторы белән интервью
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100