news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Һәрвакыт елмаючан булып истә калды»: җырчы, композитор Айрат Халиков вафат

news_top
«Һәрвакыт елмаючан булып истә калды»:  җырчы, композитор Айрат Халиков вафат

Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты, җырчы, композитор Айрат Халиков вафат булган. Ул яман чир белән көрәште.

«Кызыл таң» басмасы хәбәр иткәнчә, мәрхүм белән хушлашу бүген Башкортстан дәүләт филармониясендә булган. Айрат Халиковны туган ягында – Стәрлебаш районының Әмир авылы зиратында җирләгәннәр.

«Бүген арабыздан Айрат абыебыз китте... Талантлы композитор, җырчы. Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты. Чын профессионал! Безнең фамилия горурлыгы! Шаян күңелле, һәрвакыт елмаючан булып истә калды. Урының җәннәттә булсын, Айрат абый», – дип язган «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Илгиз Халиков.

Әле күптән түгел генә Әнвәр Нургалиев сәхнәдәш дустына ярдәм сорап язган иде.

Якыннарына сабырлык телибез! Урыны җәннәттә булсын!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 апрель 2025
    Исемсез
    Бик матур җырлаган булган икән, нигәдер районнарда концертлар куеп йөргәне ишетелмәде. Юлдаш радиосында да ишетелмәде. Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар