news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиев сәхнәдәш дусты Айрат Халиковка яман чирне җиңәр өчен ярдәм итүне сорый

news_top
Әнвәр Нургалиев сәхнәдәш дусты Айрат Халиковка яман чирне җиңәр өчен ярдәм итүне сорый
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

Җырчы Әнвәр Нургалиев социаль челтәрдәге язылучыларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Аның сәхнәдәш дусты, искиткеч вокалчы, музыкант-виртоуз, Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты Айрат Халиков яман шеш белән көрәшә икән.

«Ул бик каты авырып китте. Аңа ярдәм кирәк. Дарулар бик кыйммәт. Кемнең хәленнән килә, изге айда ярдәм итик. Бик талантлы егетебез, читтә калмасагыз иде. Аңа чиргә каршы көрәшергә ярдәм итик», – дип сөйли Әнвәр Нургалиев, кинәт мәкерле чир белән очрашкан артистның видеоларын куеп.

Ул шулай ук, ярдәм күрсәтү өчен, Айратның һәм аның тормыш иптәшенең карта номерларын да калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар