Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сагынам»: яшьли вафат булган музыкант Артур Кусимовны искә алалар

news_top_970_100
«Сагынам»: яшьли вафат булган музыкант Артур Кусимовны искә алалар
Социаль челтәрләр

Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант, җырлар авторы Артур Кусимовның вафатына 1 ел булды. 32 яшьлек егетнең йөрәге узган елның 22 октябрендә кинәт тибүдән туктаган иде.

«Кусим»ның дусты казах җырчысы Бабек Мамедрзаев аны бүген дә сагынып яшәвен яза.

«1 ел элек минем дустым бу дөньядан китте. Бу югалту минем өчен әле дә авыр. Вакыт уза, әмма аны югалту ярасы басылмый. Мин һәркөнне аны сагынам. Аның игелеген, аның белән сөйләшүләрне, ул терәк булган вакытларны сагынам. Һәр мизгелдә ул җитми. Уртак шаяртуларда, бергә башкарган эшләрдә ул җитми. Аллаһы Тәгалә аның җанына тынычлык бирсен. Аның нуры безнең йөрәкләрдә калсын.

Ул юк, әмма ул кайчандыр без бергә язган җырларның һәр юлында яши. Без көй һәм сүзләрне шунда ук яза ала идек. Булган һәр хәл иҗат өчен сәбәп була ала иде. Музыка безнең фикерләрне, хисләрне, кәефне күрсәтү ысулы булды. Ул һәрвакыт мине илһамландырды, һәр идея зур әйбергә әйләнә алуга ышандырды.

Хәзер ул юк, әмма мин бергә эшли башлаган һәр җырны эшләп бетерергә вәгъдә бирәм. Һәрберсендә аның энергиясе, рухы, таланты булачак. Бу көйләрдә һәм текстларда аның турында хәтер саклансын өчен, кешеләр аны музыка аша тоеп торсын өчен мин барысын да эшләрмен», – дип яза ул.

Продюсер, иҗатташ дусты Нияз Сабиров та бу көнне искә алган. «Минем дустым Кусимов Артур Мәүли улы өчен догада булыгыз», – дип яза ул.

Артур Кусимов, 2015 елдан алып, Элвин Грей – Радик Юльякшин белән хезмәттәшлек итте. Ул – аның күпсанлы гастрольләренә иң беренчеләрдән булып кушылган музыкант, җырчы. Билгесез сәбәпләр аркасында, 2020 елда ул лейблдан китәргә мәҗбүр булды, үзенең шәхси проектын эшли башлады, җырчыларга аранжировкалар ясады.

Октябрь башында Юльякшин Артур Кусимовның каберенә һәйкәл-таш куелуы турында хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100