Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Һәр рәсеменнән татар моңы агыла»: рәссам Мөдәррис Минһаҗевка юбилейга ат бүләк иттеләр

Саба районы Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның 70 яшьлек юбилеен үткәрде. Бәйрәмдә «Интертат» хәбәрчесе дә катнашты. Әлеге репортаж – Сабаның шәхесләргә мөнәсәбәте турында.

news_top_970_100
«Һәр рәсеменнән татар моңы агыла»: рәссам Мөдәррис Минһаҗевка юбилейга ат бүләк иттеләр
Мөдәррис Минһаҗев
Фото: © «Интертат», Рифат Каюмов

14 ноябрьдә Сабада Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның 70 яшьлек юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә булды. Казаннан рәссамның туган ягына күренекле артистлар, рәссамнар, язучылар, галимнәр кайтты. Кунаклар рәтендә «Интертат» хәбәрчесе дә бар иде.

Милләтпәрвәр дусларым янында зур көч тоям. Автобуста татарның йөзек кашы булган шәхесләр кайта. Сабада күргәзмә ясау – ул минем өчен мәртәбә һәм якташларым алдында имтихан тоту, – диде Мөдәррис Минһаҗев автобуста кайтканда.

Рәссамны якын итеп, чыннан да, исемнәре республикада гына түгел, татар дөньясында киң танылган шәхесләр кайтты. Алар арасында тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Фаяз Хуҗин, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе иясе Газинур Морат, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин, Татарстанның атказанган артисты Фәрит Мирзануров, Татарстанның атказанган артисты, күп еллар Илһам Шакировның баянчысы булган Рафинат Сәлахов бар иде.

Сабага килеп керүгә, автобусны ГИБДД хезмәткәрләре туктатты. Салонга куркынычсызлык каешлары эләктерелгәнен тикшерергә кергән яшь кенә инспектор Каюмов күренекле шәхесләрне танып, безгә хәерле юл теләп калды. Кешенең бер сүзе дә күңелгә кереп кала шул. Автобуста башкалар да аның кунакчыллыгын бәяләде. Адашымны, инспектор Каюмовны белүчеләр булса, сәлам әйтегезче, зинһар.

Халык шәхесне күтәрсә, шәхес туган төбәген күтәрә, туган җирен еракларга таныта, яшьләргә өлге, маяк булып тора, яшь буынга туган ягына мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итә. Шәхесләрсез тормышның кызыгы да булмас иде, яшәгән җирне ашау-эчү, йоклау урыны кебек кенә кабул итәр идек. Сабада моны яхшы аңлыйлар. Мөдәррис Минһаҗевның кичәсендә «шәхесләрне хөрмәтләү» дигән төшенчә күп мәртәбәләр яңгырады.

Фото: © «Интертат», Рифат Каюмов

Мәдәният йортының фойесында рәссамның күргәзмәсе оештырылган иде. Әдәби-музыкаль кичәгә 1 сәгать кала халык агыла башлады. Сабага рәссамның дуслары, иҗатын хөрмәт итүчеләр Татарстанның төрле районнарыннан җыелды. Саба җирлегеннән килүчеләр дә күп булды.

Күргәзмәдә мәгариф ветераны, төбәк тарихын өйрәнүче танышым Илдар Сафинны очраттым. Ул Мөдәррис Минһаҗевның иҗатын хөрмәт итеп, Юлбат авылыннан хатыны белән килгән.

Илдар Сафин

Фото: © «Интертат», Рифат Каюмов

Безнең районнан чыккан талантлы шәхесләр бик күп. Мөдәррис Минһаҗевны да шулар белән беррәттән куяр идем, – диде Илдар Сафин. – Мин мәктәптә укыткан елларда да аны белә идем, тик якыннан таныш түгел идек. Соңгы 3-4 елда аралашып торабыз. Аның Казандагы күргәзмәләрендә булганым бар. Ул иҗатташ дуслары белән татар атларына багышланган күргәзмәләр оештырды. Мин районда беренчеләрдән булып татар атлары үрчетә башладым, шуңа күрә бу тема миңа аеруча якын. Мөдәррис Минһаҗев туган ягын бик ярата, якташларын якын итә. Кая гына барса да, һәрвакыт үзенең каян чыкканын күрсәтеп тора.

Бәйрәмгә Мөдәррис Минһаҗевның ике әнисе дә туган Олыяз авылыннан зур гына төркем килгән иде. Рәссамның үз анасы яшьли вафат булу сәбәпле, үги анасы тәрбиясендә үскән. Үги булса да, икенче әнисе аны үз баласы кебек якын иткән. Мөдәррис Минһаҗев истәлекләрендә бу турыда еш сөйли.

Равилә Гайнуллина сулдан беренче

Фото: © «Интертат», Рифат Каюмов

Олыяз авылыннан җыелып, Мөдәррис Минһаҗевны күрергә килдек, – диде Равилә Гайнуллина. – Аны телевизордан еш күрәбез. Үзе белән дә очрашасыбыз килде. Күргәзмәдәге картиналары искиткеч. Монда шундый күңелле. Мөдәррис абый белән сөйләштек, фотога төштек, килә алмаган авылдашларның сәламен җиткердек.

«Мөдәррис Минһаҗев белән горурланабыз»

Әдәби-музыкаль кичәдә Георгий Ибушев, Миңгол Галиев, Алмаз Хәмзин кебек күренекле артистлар белән бер сәхнәдә Сабаның талантлы үзешчәннәре дә чыгыш ясады. Җырчыларга баянда Рафинат Сәлахов уйнап торды. Кичәне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбәрәкова белән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саба мәдәният йорты методисты Хәниф Тимербаев алып барды.

Районыбызда соңгы елларда мактауга лаеклы шәхесләребезне зурлау, аларның иҗат кичәләрен үткәрү матур традициягә әйләнде, – дип башлады кичәне Хәниф Тимербаев.

Мөдәррис Минһаҗев исеме Саба районына гына түгел, ә бөтен Татарстанга, Россиягә дә мәгълүм, – дип дәвам итте Әлфия Мөбәрәкова. – Ул инде күп еллар буе иҗат итә, һәм аның күргәзмәләренә халык яратып йөри. Без Мөдәррис Минһаҗев белән чын мәгънәсендә горурланабыз.

Расих Закирҗанов

Фото: © «Интертат», Рифат Каюмов

Юбилярны беренче булып Саба районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов котлады. Ул Саба районы башлыгы Рәис Миңнехановның да котлавын җиткерде.

Матурлыкны күрә һәм шуны сурәтли беләсез. Безнең иҗат мәктәбендә дә сезнең картиналарыгыз бар. Хезмәтләрегез өчен зур рәхмәт! Киләчәктә дә матур рәсемнәрегез белән сокландырырсыз. Без сезнең белән горурланабыз, – диде Расих Закирҗанов.

Фото: © «Интертат», Рифат Каюмов

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов Мөдәррис Минһаҗевка Бөтендөнья татар конгрессының кул сәгатен тапшырды.

Рәссамнары, язучылары, шагыйрьләре булган милләт, җәмгыять – ул бик бәхетле. Безнең ничек яшәвебез, нәрсәләр турында уйлавыбыз аларның әсәрләрендә кала. Алар – елъязма язучылар, – диде Ирек Шәрипов. – Мөдәррис Минһаҗевка хөрмәт аның Татарстанның халык рәссамы булу белән генә чикләнми. Ул үз-үзен ача алмаган бик күп рәссамнар өчен остаз да. Без аның белән дистәләгән күргәзмәләр оештырдык. Ул җәмәгатьчелеккә моңарчы күләгәдә булган рәссамнарны, ә халыкка яңа күренешләр ачты.

«Рәссамнар һәрвакыт гүзәллек эчендә яши»

Әдәби-музыкаль кичәдә җыр һәм котлау сүзләре чиратлашып барды. Кайбер кызыклы котлауларны телгә аласым килә.

Газинур Морат:

Газинур Морат

Фото: © «Интертат», Рифат Каюмов

Мөдәррис Минһаҗев – үтә намуслы, самими, ихлас кеше. Иҗат әһеле шулай булырга тиеш тә. Мөдәррис абый – бөтен булмышы, иҗаты белән чын татар кешесе. Һәр рәсеменнән татар моңы агыла. Аның хәтта йөз-кыяфәте дә Чыңгызханга охшаган. Әгәр берәр рәссам Чыңгызханны Мөдәррис абыйга карап ясаса, һич тә ялгышмас иде.

Мөдәррис Минһаҗев картиналарыннан Салих Сәйдәш, Рөстәм Яхин моңнары сизелеп тора. Аның төсләреннән чын татар язучылары Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, татар җырчылары Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева аһәңнәре сирпелеп тора.

Мин гомерем буе рәссамнарга кызыктым, чөнки алар һәрвакыт гүзәллек эчендә яши. Язучының, композиторның матурлыгы хыялда, ә рәссамныкы – күз алдында. Алар иҗатларында хәтта натурщица дигән гүзәллекне дә еш кына кулланалар. Мине, беренче чиратта, шушысы кызыктыргандыр.

Фаяз Хуҗин:

Фаяз Хуҗин

Фото: © «Интертат», Рифат Каюмов

Мөдәррис Минһаҗевның иҗаты белән күптәннән кызыксынам. Беренчедән, ул күпкырлы рәссам – төрле жанрда яза. Икенчедән, тарихи темаларны да колачлый. Мине күбрәк аның тарихны чагылдырган картиналары кызыксындыра. Рәсемнәрдәге орнаментлар шулай ук борынгылыкка карый. Бер карасаң, бөтен рәссамнарның иҗаты – ул тарих. Мәсәлән, без хәзер Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов иҗатыннан XX гасырны тулысынча диярлек күрә алабыз. Бүгенге картиналар киләчәк буын өчен тарих булып калачак. Безнең, тарихчыларның, китапларын кемдер укый, ә кемдер укымый. Рәссамнарның иҗаты киңрәк аудиторияне колачлый һәм халык күңеленә җиңелрәк үтә. Без төрлебез төрле яктан халкыбызны мәдәни агартабыз. Халыкка милли үзаңны тарих, тел, мәдәният, сәнгать белән сеңдереп була. Киләчәгебез өчен болар бик мөһим. Шушы күзлектән Мөдәррис Минһаҗевның иҗаты миңа якын.

Татарстанда татар атларын үрчетә башлаган фермер Фәрит Нәбиуллин Мөдәррис Минһаҗев белән 20 еллап дус булуын әйтте.

– Мөдәррис Минһаҗев – уң кайнар татар йөрәкле, чын милләтпәрвәр шәхес. Аның рәсемнәрендә дә халык моңнары чагыла, – диде Фәрит Нәбиуллин. – Өч ел элек без бергә «Татар аргамагы» дигән күргәзмә оештырып, төрле районнарда йөрдек. Күргәзмә булган урыннар ярты республикадан артты инде. Шул рәвешле без атның матурлыгын, аның кирәклеген рәссамнар аша яшьләргә күрсәтәбез. Без сезнең юбилейга «Каюм» кушаматлы ат бүләк итәргә булдык. Ат чабышларында «Каюм» кушаматын ишетсәгез, Мөдәррис Минһаҗевныкы икәнен белеп торыгыз.

Сәнгать белгече, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева:

Людмила Шкляева уртада

Фото: © «Интертат», Рифат Каюмов

– Бу дөньяга әйтер сүзе булган һәр рәссам кабатланмас эзен булдыра. Кайберләре үзләрен таба алмыйча озак еллар интегә. Тарихта эз калдыру бөтенесенә язмый да. Мөдәррис Минһаҗевның әйтергә теләгән сүзләре, туган җиренә мәхәббәте иҗатында ярылып ята. Күл буенда кояш нурларына коенган иске йорт рәссамның ата-бабаларын ничек рухландырган булса, безгә дә шулай җылылык бирә. Рәсем аша гасырлар эченнән көчле импульс килә. Ул ясаган милли бизәкләр дә борынгыдан килә. Рәссам сабый чагында күргән тастымалларның, чаршауларның чигелгән бизәкләре картиналарга күчкән. Бу бизәкләр халык иҗаты бит. Мөдәррис Минһаҗев шуларны хәзерге буынга җиткерә. Картиналарга чумсаң, анда күп нәрсәне күрергә, балачак хыялларыңны искә төшерергә була. Монда сүзләр артык. Игътибар белән карарга гына кирәк.

Фото: © «Интертат», Рифат Каюмов

Мөдәррис Минһаҗев 1953 елның 13 октябрендә Саба районы Шәмәрдән бистәсендә дөньяга килә.

1975 елда Удмурт дәүләт университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлый. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши. Пейзажлар, натюрмортлар, портретлар, күп төрле композицияләр иҗат итә. Аның сәнгатьтәге төп темалары татар халкына, татар мәдәниятенә багышланган.

Мактаулы исемнәре:

  • Татарстан Республикасының халык рәссамы;
  • Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе;
  • Шамил Бикчурин премиясе лауреаты;
  • Россия Рәссамнар берлегенең алтын медале иясе;
  • «Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан» истәлек билгесе иясе;
  • Бөтендөнья татар конгрессының «Татар халкы алдында казанышлары өчен» медале иясе;
  • Россия гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100