«Биш минуттан әйләнеп керүгә, өй төтен белән тулган иде... Хатыным ике көн буе елады»
«Менә тиздән эш бетә» дип очынып, сөенеп йөргәндә, канатлар киселгән очраклар була тормышта. Әлмәт районының Тайсуган авылында яшәүче дүрт балалы Хәйруллиннар гаиләсе дә яңа йортларында янгын хәсрәтен кичерә. Хәзер битараф булмаганнар аларга ярдәм кулы суза.
«Янган исне ничек бетерәсе инде...»
8 ноябрь иртәсендә бу гаиләгә ут хәвефе ишек кага. Гаилә башлыгы Руслан Хәйруллин янгын чыкканда ремонт эшләре белән шөгыльләнгән була.
– 8 ноябрь көнне иртәнге 8дә булган хәл. Өйдә идек, залда ремонт ясый идек. Яңа йортта 2-3 ел торып, яши-яши, акрынлап, эчке эшләр белән мәшгуль булдык. Төзеп бетереп кенә киләбез дигәндә – менә шушы хәл...
Гараж эчендә дустым белән такталар кисә идек. Балалар бакчада һәм мәктәптә, тормыш иптәшем мәктәптә укытучы булып эшли, ул эштә иде. Без такталарны кисү өчен электр җиһазын залда озынайткычка (удлинитель) тоташтырып, гаражга чыгып киттек. Биш минуттан әйләнеп керүгә, өй төтен белән тулган иде. Без анда керә алмадык.
Югыйсә инде, ул җиһазны аңарчы да шулай озынайткычка тыгып ике атна эшләдек, һәм бу юлы кыска ялганыш килеп чыккан.
Аннары тиз генә 112 номерына шалтыраттык. Тышкы яктан электр счетчигын аердык та, янгын сүндерүчеләрне каршы алырга төшеп киттем. Мин үзем дә янгын сүндерү частенда эшлим. Хезмәткәрләр килгәч, документ белән акчаларны чыгардык. Документларның бер өлеше янган иде инде, машина документы янды. Калганнарын алып чыктык. Олы улым вакытлыча мәктәпкә йөрми, ул янгында өй эчендә калган песине чыгарды.
Ут түбәгә дә менеп өлгерде, аерым такталарына, профнастилга зыян салды, аннары 15-20 минут эчендә сүндердек инде. Ялкын кухня, коридорга да чыккан иде. Төтен, корым бөтен өй буйлап таралды. Яну мәйданы 60 квадрат метр дип исәпләделәр. Зыяны зур инде, – дип сөйләде Руслан, ул көнге начар хатирәләрне күңеленнән тагын бер кат уздырып.
Хәйруллиннар бәладә ялгыз калмаган. Авыл җирлеге башлыгы Марсель Мостафин, ремонт эшләре беткәнче вакытлыча яшәп торырга дип, бер йорт биргән. Руслан әйтүенчә, ул йортта яшәү өчен барлык уңайлы шартлар тудырылган. Бәдрәфе өйдә, җылылык, ут бар, җылы су гына юк, бойлер куярга җыеналар икән. Әлегә Русланга туганнары, дуслары янган йортны җыештырырга ярдәм итә.
– Өйдә янган бөтен нәрсәне чыгардык, түктек. Хәзер стеналарны чистартабыз, янган такталарны, түбәләрне алмаштырырга кирәк. Ремонтласаң, яшәп булырлык. Бик күп кеше ярдәм итте. Җыештырышырга авылдашлар, иптәшемнең дуслары, әниләр, туганнар килде.
Без әле аптырашта калдык, шундый хәлгә төшкән кешеләр белән киңәшләшергә иде. Янган исне ничек бетерәләр икән? Ул бит инде бөтен өйгә сеңгән, – ди Руслан.
«Никтер, яңадан эшләргә кулым күтәрелми»
Ул көнне янгын турында тормыш иптәше Раниягә мәктәптәге хезмәттәше хәбәр итә.
– Хатыным 2 көн буе елады. Мин аны тынычландырырга тырыша идем, ул тынычланды кебек, хәзер үзем шундыйрак хәлдә. Күңелем төште әле, боек, никтер, яңадан эшләргә кулым күтәрелми. Төшенкелеккә бирелү дә бардыр инде, 6 ел буена үз кулларыбыз белән төзегән өй бит. Шактый күп акча тыгылган, бөтен акча шул өйгә китеп бара иде.
Кухня гарнитурлары, челтәр-пәрдәләр янды, суыткыч эреде. Киемнәр корымга батып бетте. Кием белән проблема юк, кеше күп ярдәм итә, киемнәр китерәләр.
Бүген түбәләрне ябарга 39 меңгә такта алып кайттык. Кешеләр, беренче чиратта, бөтен пәрдәләрне алмаштырып, түбәне ябып, эченә җылылык җибәрергә кирәк, диләр, чөнки ул юешләнгән бит инде. Әгәр шулай калдырсак, йортның үзенә берәр зыян килергә мөмкин, дип әйтәләр, – дип аптырашта булуын сөйләде гаилә башлыгы.
«Сез минем бүлмәне кайчан ясап бетерәсез», – дия иде
Хәйруллиннар 4 бала үстерә. Иң кечкенә улларына 1 яшь тә 2 ай, кече кызларына – 6, олырак кызларына 8 яшь, олы малайларына 12 яшь.
– Кечкенә кызым залда йоклый башлаган иде, залны ясап бетерергә биш такта кагасы калган иде. Соңгы ике-өч көндә кич белән килә иде дә, «сез минем бүлмәне кайчан ясап бетерәсез» дия иде. Залда йоклый башлаган иде кечкенә кызыбыз. Залны үз бүлмәсе дип хис итә иде.
Янгын турында олыраклары белде, кечкенәләрен әлегә әбиләренә җибәрдек. Ремонт ясыйбыз әле, дип, дөресен әйтмәдек, – ди Руслан.
Шушы сынаудан соң, ул үзе өчен нәтиҗәләр дә ясаган. Күңел дәфтәренә теркәп куйганнарын ул безнең белән дә уртаклашты.
– Беренче чиратта, сак, уяу булырга, куркынычсызлык чараларын күрү кирәк. Аннары эмоцияләргә бирелмәскә. Андый вакытта иң беренче эш итеп, мәсәлән, шланг тыгу өчен тәрәзәне ватарга була бит. Ә мин ул тәрәзәгә кагылырга курыктым. Өйгә зыян итәсе килмәде. Андый очракта салкын баш белән уйларга кирәк. Бер тәрәзәне ватсаң ватарсың, калган әйбер исән калырга мөмкин.
Өй төзегән кешеләргә дә әйтәсем килә. Ул гел шулай булгандыр инде, өйгә акча күп китә дип, кеше экономия ясарга, ниндидер эшләрне үзе эшләргә тырыша. Куркыныч тудырган әйберләрне белгечләр яллап эшләтергә өндәр идем.
Мин электр чыбыкларын үзем сузган идем, дөрес, янгынга алар сәбәпче түгел иде, ләкин автоматларның кайберләре никтер сүнде, кайберләре сүнмичә калды. Электр утын ясаганда, төрле саклагычлар (предохранительләр) куясың бит, ул ярдәм итәргә тиеш иде, никтер эшләмәде. Шуңа аларны да күпмедер вакыттан соң специалистларга биреп тикшертеп алырга кирәк. Ә мин шундый хәл булырга мөмкин дип гел уйламаган идем.
Шулай ук, янгынга каршы көрәшү өчен, ишегалдында берәр зур савыт тотарга кирәк. Мөмкинчелек булса, насос, янгын помпасы алып куйсыннар. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, утны тиз арада сүндереп карарга була.
Балалар үсте инде дип, аларны бераз вакытка гына калдырып, каядыр чыгып киткән очраклар да була иде. Аларга күз-колак булырга, калдырмаска тырышырга кирәк, дип уйлап куйдым. Берәр шундыйрак хәл була калса, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатырга кирәк. Белеп торсыннар.
Электр челтәре, газ белән сак булырга, өйдән чыгып киткәндә, балалар калган очракта да, газ плитәсенең кранын сүндереп чыгарга кирәк. Бәләкәй балалар боргаларга ярата бит, ул әйбердән сакланырга кирәк, – дип, үзе өчен сабак итеп алган киңәшләрен җиткерде.
Татарстанда күп балалы гаиләләргә, өлкәннәр яши торган йортларга янгын чыкканда хәбәр сала торган сигнализация җайланмаларын тараталар. Андый җиһаз Хәйруллиннарда да булган. Авыл җирлеге советы рәисе ярты ел элек биргән иде, алар да эшләде, ди Руслан.
Янгын алдыннан Хәйруллиннар гаиләсендә сәеррәк күренешләр дә булган.
– Тормыш иптәшем такталар борганнан соң буяу белән буйый иде. Кичә миңа әйтә: «Бөтен бүлмәләрне күңелем тартып, рәхәт итеп буядым, залга никтер күңелем бармады», – ди. Аннары аның әбисе дә янгында үлгән иде. Аның төшенә гел шул өй, әбисе керә иде. Мин инде андый төшләрне әллә нәрсәгә юрамыйм да, тик шулай да...
Шөкер, үзебез исән-сау, кеше, исән булганда, әллә ниләр төзи ала. Иң мөһиме – исәнлек, тынычлык, ышану, кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булу, мөмкинчелек булганда кешеләргә ярдәм итү, – дип, Руслан сүзен яхшыга өметләнеп төгәлләде.
«Өйгә кайтып җиткәнче, бездә булмаса ярар иде, дип тели-тели кайткан идем...»
Русланның тормыш иптәше Рания дәрес вакытында шушы начар хәбәрне ишетә.
– Дәрес вакытында коллегам кереп, «сезнең адрес буенча янгын дип әйтәләр, дөресме икән, сезгә хәбәр итәргә куштылар», дип әйтте. Тиз генә өйгә чаптым. Янгын сүндерүчеләр эшли иде. Өйгә кайтып җиткәнче, «бездә булмаса ярар иде» дип, тели-тели кайткан идем. Кызганыч, янгын сүндерүчеләр безнең капка төбендә иде.
Ничә еллар тырышып-тырмашып эшләгән эш биш минут эчендә юкка чыкты. Дөнья малы бер көнлек шул. Бу өйне тырышып, һәр кадагын үзебез кагып салган идек. Соңгы ремонтларыбызны эшләп бетереп маташа идек. Кызганыч, эшләп бетереп булмады. Андый кайгылар башка кешегә килә күрмәсен. Авыл халкы, танышларыбыз да зур ярдәм күрсәттеләр – секундында килеп булыштылар. Аларга зур рәхмәт. Авыл җирлеге советына да рәхмәт, бусын рәткә китергәнче, яшәп торырга йорт бирделәр.
Өйдә хәзерге вакытта чистарту эше бара, иптәшем, туганнар, дуслар белән чистарталар, янган әйберләрне чыгардылар. Без аны эчтән агач белән тышлаган идек. Хәзер инде аларны кубарып ташлыйбыз, аннары шлифлап карыйбыз, диделәр, исе бетәме-юкмы – билгесез бит әле, шуңа борчылабыз. Түбәсен җәйгә генә кагарбыз, кыш көне маташмабыз, диделәр. Түбәгә дә зыян килгән, аны ныгытып куярга кирәк. Алмаштырасы калайлары да бар. Әлегә эчен карарга кирәк, диделәр.
Балаларның ике зуррагы аңлый инде, улыбызга инде янгынның үзен күрергә насыйп булды, кызыбыз күрмәде, мәктәптә иде. Бәләкәйләре бакчада иде. Алар әле белмиләр, без аларны әбиләренә илттек. Монда рәтләп урнашып беткәч алып кайтабыз.
Әбием – әткәйнең әнисе белән абыйсы да янгында ис тиеп үлделәр минем. Сарман районында кышын 2011 елның 8 гыйнвар көне иде ул. Беренче улым туган гына иде әле. Үлеменнән соң әби гел төшкә керде. Бездә сынаулар күп булды. Әби төшкә кергәне кайгылар, проблемалар килгәч искә төшә иде, шуңа булган икән, дип уйлап куя идем. Күптән түгел генә сәер генә төш күргән идем. Әле янгын чыккач искә төште, иптәшемә дә әйттем.
Хәзер иң авыры ир җилкәсенә төшә инде, яңадан торгызырга кирәк бит. Янгын сүндерү частенда да, машиналар сервисында да эшләп, шул ике эштән соң, төнлә бергәләп өй төзи идек. Бергә идәнен җәйдек, стеналарын җыйдык. Ничек өч смена булган, хәзер дә шулай эшләргә туры килә инде... – дип көрсенеп куйды Рания.
Төзелеш материаллары бик чыгымлы. Йортны яңадан эшләп чыгарга, төзәтергә, яңартырга шактый күп көч, акча кирәк булуы көн кебек ачык. «Ил төкерсә, күл булыр» дигән мәкальне истә тотып, балигъ булмаган дүрт балалы Хәйруллиннар гаиләсенә кулдан килгәнчә ярдәм итсәк иде.
Ярдәм өчен реквизитлар: 4081 7810 9620 0228 1349 (8-919-69-28-642 номерына беркетелгән – Хәйруллина Рания Расимовна исемендә.