«Авылны яратасың инде, кая барасың шунда туып-үскәч»: Балтачта печән өстеннән репортаж
Яңгырлар еш явып, көннәр салкын торуга карамастан, басу-кырларда эш тынып тормый. Төп максат – терлекләргә җитәрлек сыйфатлы азык әзерләп калу. «Интертат» Балтач районы Тимирязов исемендәге хуҗалык кырларында сенаж әзерләү процессын күреп, «тимер тауларын» иярләгән чын авыл егетләре белән сөйләшеп кайтты.
Иртә яздан караңгы көзгә кадәр басу-кырларда техника тавышы тынып тормый. Сукалыйлар, сөрәләр, чәчәләр, уралар, җыялар – һәммәсе авыл халкы кулларында. Хәзерге вакытта иң мөһим эшләрнең берсе – терлекләргә сыйфатлы азык әзерләп калу. Печән сезоны, сенаж салу сезоны гөрли хәзер.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән мәгълүматлар буенча, Татарстанда 237 830 гектар күпьеллык үләннәр чабып алынган. Бу барлык мәйданнарның 61 проценты чабылган. Инде 840,1 мең тонна сенаж, 91,5 мең тонна печән дә әзерләнеп өлгергән. Кайбер районнар беренче покосны тәмамлап та куйган.
Бу юлы без Балтач районы кырларына барып кайтырга булдык. Балтачның 17 789 гектар күпьеллык үлән җире бар. Шуның 68 проценты – 12 042 гектары инде чабылган.
Авыл хуҗалыгы буенча Балтач районы алдынгылар исемлегендә. Җире кара туфрак булмаса да, кызыл балчыклы туфракны да җайга китереп, мул уңыш һәм сыйфатлы азык алырга өйрәнгәннәр районда. «Кирпеч суга торган кызыл балчык бездә», – районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсен 2013 елдан бирле җитәкләүче Фирдәвес Нәбиуллин.
2022 елгы азык әзерләүне ул яхшы бара дип бәяләде. Шулай да «сыйфатын туры китереп булса ярый инде», – дигән борчылулар да юк түгел икән. 2022 елгы куелган план буенча, балтачлылар 173 696 тонна сенаж, 124 мең тонна силос әзерләргә тиеш икән. Терлекләргә азык әзерләүне дә шушы көннәрдә бетерергә планлаштыралар, иң мөһиме – һава торышы гына әйбәт булсын.
Һава торышы кирәк инде. Көне әйбәт булса, печән алып була. Быелга ике укосны һичшиксез алабыз, Алла боерса. Яңгырның да бер зыяны да юк, чөнки җирләр дә кибә башлаган иде.
Быел печәнне 37 мең тонна булыр дип уйлаган идек. Тик безнең ул кадәр печән булмаячак, чөнки шәхси секторларга да әзерлисе бар. 41 мең баш терлек бар, шуның 16 меңе – шәхси секторларда. Аларга 68 мең гектар җирдән печән, азык әзерлисе, – ди Фирдәвес Рафаил улы.
Азык әзерләү хәзер лабораторияләрдә тикшереп кенә эшләнелә. Үләннең протеины (аксымы) күпме булуын билгеләп, басуга керергәме-юкмы икәнлеген хәл итәләр. Протеин күләме егермәдән дә кимрәк икән, димәк, азыкның туклылыгы аз була.
Хәзер без азыкны цифрлар белән әзерлибез. Һәрбер басуны лабораторияләрдә тикшерәбез. Иң башта протеинын карыйбыз, иң максималь күрсәткечтә булган вакытта чабарга тырышабыз. Тикшереп караганда егерме өч булып, чабып алганда егерме генә калган икән, димәк, өч процент югалту бар дигән сүз.
Аннары «закваска» (оеткы) дигән нәрсә дә бар. Башка елларны да закваска белән эшли идек, быел дымлы булгач бигрәк тә. Закваска белән без 75 процент дымлылыкта булган массаны да сала алабыз. Бер тонна массага 175 сум чыгым дигән сүз дә бу, – ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы.
«Бакчачы булырга теләгән» Булат хәзер хуҗалык җитәкчесе
Балтач районында әлегә 60 318 тоннан сенаж салынган. Балтачка терәлеп торган, алты авыл – Норма, Кариле, Кили, Пүскән, Чапшар, Нормабаш авылларын берләштерү Тимирязев исемендәге хуҗалык кырларына чыгып, азык әзерләүне күреп кайттык.
Тимирязев хуҗалыгы республиканы орлык белән тәэмин итүче хуҗалыкларның берсе. Эшчәнлеге дә башлыча орлыкчылык, игенчелеккә юнәлдерелгән. Оешманың дүрт мең гектар җире бар, шуның 3 700е – сөрүлек басулар. Ике мең ярым баш терлекләре бар. 900ләп сыер, йөз иллеләп ат һәм башка кечкенә терлекләр дә асрыйлар икән бу хуҗалыкта.
Хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов үзе дә эшчеләре белән – «валкообразователь» дигән җайланма тагылган тракторларда эшләүче абыйлар янында, басуда кайнаша иде. «Терлекчелек буенча да күрсәткечләребез яхшы, тик мактанырлык түгел әле. Алда планнар зурдан», – ди җитәкче.
Сенаж әзерләүгә елдагыча беренчеләрдән керешәбез. Беренче укосның соңгы көннәре. Терлекләргә кышка сыйфатлы азык әзерлибез.
Без – орлыкчылыкка юнәлдерелгән хуҗалык. Республиканы орлык белән тәэмин итәбез, яңа сортлар белән дә эшлибез. Район масштабында икенче-өченче урыннарда йөрибез, республика күләмендә бездән дә яхшырак хуҗалыклар бар. Бер сыерга 27-28 литр сөт савабыз. Үсәргә дә үсәргә әле, – ди Булат Исрафилов.
Авылда үскән егетләрнең күбесе барыбер дә җиргә тартыла шул. «Иншаларны күрсәтәләр хәзер. «Бакчачы булырга телим», – дип язган булганмын. Башка һөнәр белмәгәнмен микән инде, – дип көлә Булат Сәйдәш улы. Эшчеләре белән уртак тел таба белүе аның йөзеннән күренеп тора. Яшь булуына карамастан буыннан күчкән тәҗрибәсе дә бар икән. Әтисе дә күп еллар буе хуҗалыкны җитәкләгән. «Гади авыл кешеләре турында күбрәк языгыз инде. Ипинең кайдан барлыкка килгәнен дә белмәүчеләр бар бит», – ди җитәкче. Аның сүзләре белән дә килешмичә дә булмый торган заман килеп җиткән икән.
«Басу эшләре күңелле»
Хуҗалыкта 170ләп кеше эшли. Азык әзерләү дә системага салынган. Комбайннар җыя, КамАЗлар базга ташый, авыр техника таптый, аннары каплап, кышка әзерләп куялар.
«Ягуар» дип аталган азык җыю комбайннары, КамАЗлар ташып җитешмәү сәбәпле, ялга туктаганнар иде. Буш вакыт та файдалы үтә – комбайн фильтрларының тузанын юдырып ята иде егетләр.
Пүскән авылыннан Муса Хисамиев, ветеринар һөнәренә укыса да, күңеле техникага тартканга, хуҗалыкка кайткан. «Басу эшләре күңелле инде», – ди ул.
Ветеринарга укыган идем. Казан тирәсе күңелгә ятмагач, дүрт ел элек авылга кайттым. Күңел техникаларга тарта башлады. Тракторларда, орлык җыючы комбайнда җайлап-җайлап эшлибез. Иртәнге алтыда эшкә чыгабыз. Төшке ашы да басуда. Өйгә кайтып кергәндә тугыз, тугызынчы яртылар була.
Басу эшләре барыбер күңелле инде. Табигать, матур, үзенең романтикасы бар. Дуслар белән бергә-бергә эшлибез, – ди Муса.
Чапшар авылыннан Нурсил Маннановка 31 яшь. Ул да Казанны калдырып, авылга, хуҗалыкта эшләргә кайткан кеше. «Тузан булмаганда эшләве рәхәт», – ди Нурсил дә.
Башта Казанда йөрдек, гаилә төзегәч, авылга кайттык. Җиденче ел авылда яшибез. «Беларус» тракторында да, ашлык суга торган «Акрос» комбайнында да, «Ягуар»да да йөрим.
Районда андый-мондый эш тә юк инде. Бер кереп киткәч, эшләп барабыз шулай. Тузан булмаганда, эшләргә рәхәт инде саф һавада. Басуның бөтенесе дә бертөрле булмый ич. Чәчүдә тузан була инде, – ди Нурсил.
«Авылны яратасың инде, кая барасың шунда туып-үскәч»
Басуның икенче ягында шул ук «Ягуар»да эшләүче Илнур абый Садриев исә Арчаның Пошалым авылыннан килеп эшли икән. «Сөйли белмим бит мин», – дисә дә, «әйе», «юк» дип җавап бирә торган сораулар белән аның турында да бераз белеп алдык. «Авылны яратасызмы соң?» – дим Илнур абыйга.
Әй, кем белгән инде аны... Калдык инде шунда. Авылны яратасың инде, кая барасың шунда туып-үскәч. 1996 елда армиядән кайттым, шуннан бирле эшлим, беркая да китмәдем. Гомер буе шушы хуҗалыкта күп техникада эшләдем, – диде ул.
Менә шушы комбайннар җыйган азыкны КамАЗларга төйиләр. КамАЗлар икешәр арба тагып, юлда тыз-быз йөреп кенә тора. Басудан чыгып барган җиреннән Госманов Илдар абыйның КамАЗын туктаттык. Шушы техникада 2000 елдан бирле йөри икән инде.
83 елда армиядән кайткач утырган идем. 2000 елда шушы КамАЗга утырдым. Гомер буе шушы хуҗалыкта эшлим. Тырышабыз инде, көчтән килгәнчә эшлибез. Хәзер әзрәк картлык та сиздерә, яшь тә бара. Бер җиргә дә китмәдек инде, шушында тырыштык. Тазалык булганча эшләрбез инде, – диде Нормабаш авылыннан Илдар абый.
«Без авыл малайлары, без эштән курыкмыйбыз»
Киләсе этап – сенаж базы. КамАЗлар китереп аударган үләнне базга салып, авыр техникалар таптый башлый. Сенаж салуның да әллә нинди нечкәлекләре бар ул. Өстенә яба торган гадәти бер пленканы дөрес итеп япмасаң да әллә ничә меңлек югалту була, ди.
Сенаж базын башта бер төрле пленка белән каплап чыгалар. Өстенә сенаж сала башлыйлар. Таптап бетергәч, өстеннән 40 микронлы ультраюка пленка белән каплыйлар, аның өстеннән 150 микронлы «защитная сетка» ябалар да, капчыклар белән бастырып куялар.
«Менә сезгә минсельхоз мәгълүматлары. Ике меңлек траншеяга пленка бәясе кырык меңгә төшә. 30 процент югалту – ул 600 тонна. Бер тонна силосның бәясе 1 500 булса, пленканы дөрес япмау аркасында гына 900 меңлек югалту килеп чыга. Бу әле узган елның бәяләре буенча», – ди Фирдәвес Рафаилович.
Сенаж базында сигез тәгәрмәчле, галәмәт зур һәм аңлаешсыз техникага озак карап тордым. New Holland дип аталучы трактор булып чыкты ул. Аны 31 яшьлек Рәлиф Ильясов иярләгән. «Тимер тавы инде бу. Әле үзем дә яңа ияләнеп киләм, рәтен белеп бетерми идем», – ди ул, зәңгәр төстәге тимер атына карап.
Сигез еллап тракторист, комбайнер булып эшләгән идем. Аннары китәргә туры килде. Күптән түгел генә кире кайттым. Кыенлыклары була инде ияләнгәнче, өйрәнгәнче. Мондый техникада эшләгән дә юк иде. Ияләндем инде, була, Аллага шөкер. Без авыл малайлары, без эштән курыкмыйбыз. Яз көне чәчү чәчтем, хәзер сенажда. Көз көне сукага, көзге чәчүгә. Нәрсә кушалар, шуны эшлибез, – ди Рәлиф.
Үземнең традицион сорауны да бирдем инде үзенә. «Ник авылда калдың соң?», – дим. «Шәһәргә китеп кем көтә сине? Авыл җирендә дә Аллага шөкер әле, яшибез, эшлибез, хайваннар тотабыз. Әти-әни, хатын, ике бала белән Чапшар дигән авылда торам», – дип шартлатып җавап бирде Рәлиф.
Аның белән бергә К-700 тракторында, халык телендә әйткәндә «касимсот»та 21 яшьлек Нормабаш егете Нияз Марданов та сенаж таптый. Ул да хезмәттәш абыйсының сүзен хуплап: «Авылда калырга уйладым. Авылда рәхәтрәк. Без эштән курыкмыйбыз бит», – диде.
Авылда туып, эшләп үскән егетләр барыбер дә җиргә тартыла шул. Кызларның күбесе шәһәргә таярга җай эзләгәндә, егетләрнең күпчелеге авылда калуны хуп күрә. Шәһәргә җиңел тормыш эзләп китеп, кире кайтучылар да байтак. Рәлиф Ильясов әйтмешли, кем сине шәһәрдә көтеп торсын, ди.
Аннары җир кешеләре күп сөйләшми дә. Ун кешегә берсе ачылып китәргә мөмкин. Менә шундый аз сүзле, тик күп эшли торган егетләр басу-кырларны тота. Таңнан алып, кояш баешына кадәр тузан дими, кызу дими эшлиләр дә эшлиләр.
«Аллага шөкер, әле авыл хуҗалыгында эшләргә кеше бар»
Балтачта терлекләргә азык әзерләүнең беренче укосы шул рәвешле тәмамланып килә. Аллаһы Тәгалә көнен дә бирсә, ике көнлек эш калды дип фаразлый алар үзләре дә. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фирдәвес Нәбиуллиннан районның республика төбәкләре арасындагы урынын сорагач: «Мактанырга яратмыйм. Мин урынны да санамыйм, без алдынгы урыннарда. 320 тонна сөт савабыз. Урынны түгел, беренчедән җитештергән продукцияне санарга кирәк», – диде җитәкче.
Фирдәвес Нәбиуллин да: «Аллага шөкер, әле безнең авыл хуҗалыгында эшләргә кеше бар», – дип белдерде. Шуңа өстәп, Балтач районында да яшьләрне авыл хуҗалыгы буенча максатчан юнәлештә укыту системасы эшләп килә. Ун мең күләмендә стипендия түләп, Аграр университетта унбер кеше, Ветеринар академиядә – сигез, Балтачның үзендәге агросәнәгать көллиятендә егерме ике бала авыл хуҗалыгында кирәкле һөнәрләр үзләштерә икән.
Институт, көллият бетереп кайтучы яшьләр бар. Тик күпчелек очракта яшьләр колхозда калырга теләми. Әти-әни баласына: «Балам, зинһар өчен авылда калма», – дип, юлны Казанга күрсәтә. Аллага шөкер, әле безнең авыл хуҗалыгында эшләргә кеше бар. Бездә инвесторлар юк, бездә хуҗалыклар гына, – ди ул.
Юкка гына эшчеләрнең яшьләре белән язмадым, билгеле. «Авыл хуҗалыгында яшьләр юк», «синең колхозың кемгә кирәк» дигән кешеләр дә күрсен дип яздым. Дөрес, авылда яшьләр саны кимеп бара, әмма ул авылның тамыры корый дигән сүз түгел әле. Бер агроном абый «авыл беркайчан да бетмәячәк», дигән иде. Авыл бетсә, иген бетә, терлек бетә, продукция бетә. Хуҗалыклар гөрләп утырган чакта бөтен килеш үк корымый әле ул авыл. «Басуда эшләве рәхәт», – дип, шәһәрне калдырып кайткан яшьләр барында корымый ул.