Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Һәр 8нче юл-транспорт һәлакәте балалар катнашында булган»

Кайсы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу кешеләр үлеменә китерә, күпме исерек йөртүче җинаять җаваплылыгына тартылган һәм руль артында исерек йөртүче булуы турында кая хәбәр итәргә? Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Гарипов сөйләде.

news_top_970_100
«Һәр 8нче юл-транспорт һәлакәте балалар катнашында булган»
Рөстәм Гарипов Татарстандагы машина йөртүчеләрдән куркынычсызлыкка аерым игътибар бирүләрен сорады
Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан, аларда үлүчеләр саны кимегән

Татарстан юлларында аварияләр саны артуын дәвам итә – олылар һәм балалар һәлак була, кемдер җәрәхәтләнә һәм гомер буена инвалид булып кала. Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Рөстәм Гарипов Татарстандагы автомобильчеләрдән куркынычсызлыкка аерым игътибар бирүләрен, автомобильнең куркыныч объект булуын истә тотуларын сорый. Бу хакта «Татар-информ»да Елена Фенина яза. 

Рөстәм Гарипов статистика саннары белән таныштырды – юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан, шул ук вакытта аларда һәлак булучылар саны кимегән.

«Быелның 5 аенда республика юлларында 1196 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 85 кеше һәлак булган һәм 1458 кеше яраланган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда үлүчеләр саны 20 кешегә кимрәк булган. Һәлак булучыларның төп өлеше автомобильләрнең бер-берсенә бәрелүе (55 процент), җәяүлеләрне бәрдерү (22 процент), киртәләргә бәрелү (9 процент) кебек аварияләргә туры килгән», – дип сөйләде Рөстәм Гарипов.

6 кеше руль артындагы стажлары 2 елдан да кимрәк булган тәҗрибәсез шоферлар аркасында һәлак булган. Шул ук сәбәптән 104 кеше имгәнгән.

«Автобус йөртүчеләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу сәбәпле 42 авария теркәлгән, аларда 54 кеше яраланган, һәлак булучылар юк. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре санының 11 очракка артуы һәм яраланучылар санының 10 кешегә артуы теркәлгән, бу 22 процентка күбрәк», – дип сөйләде Рөстәм Гарипов.

Мисал итеп, ул 2 майда булган вакыйганы искә төшерде. ДПС хезмәткәрләре салонында 9 кеше булган һәм чит төбәктән килгән автобус йөртүчесенең исерек булуын ачыклаган. Бәхеткә, аны вакытында туктатып өлгерәләр.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Бәла-казалардан саклану өчен, исерек шоферлар турында хәбәр итегез»

Алкоголь һәм юл – болар бер-берсенә туры килми торган ике әйбер, әмма алкоголь кулланган кешеләр моны еш кына оныта. Юлда автоинспекторлар очрамас, дип өметләнеп, кемдер өчен зур кайгыга сәбәп була алуларын уйламый. Быел шундый 50 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 6 кеше һәлак булган һәм 62се җәрәхәтләнгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы сүзләренчә, бу күрсәткечнең кимүе куандыра – узган ел бу сан 37 процентка югарырак булган.

«Исерек йөртүчене күрәсез икән, бу хакта шунда ук хәбәр итәргә кирәк. Республика халкыннан исерек йөртүчеләр турында вакытында хәбәр итүләрен сорыйм. Аларны җәзалау өчен түгел, бәла-казалардан саклану өчен. Күпләр моны «әләкләү» дип әйтә. Аны ничек кенә атасалар да, без юлларда бәла-казаларны булдырмау турында уйларга тиеш», – ди Гарипов.

Исерек йөртүче турында хәбәр итәр өчен, 112, 02 номерларына шалтыратырга яки һәр патруль машинасына ябыштырылган QR-кодны кулланып сылтама буенча үтәргә кирәк. ТР Дәүләт автоинспекциясендә, хәбәр авторының анонимлыгы сакланачак, дип ышандыралар.

«Исерек йөртүчене күрәсез икән, бу хакта шунда ук хәбәр итәргә кирәк».

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Әмма ЮХИДИ хезмәткәрләренең тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кайбер шоферларны җәза туктатмый – йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп, штраф түләгәннән соң да, алар яңадан исерек килеш руль артына утыралар. Кабат эләккәннәрне җинаять җаваплылыгына тарталар, әмма кайчак бу да ярдәм итми – иреккә чыккач, алар яңадан исерек килеш руль артына утыралар, дип сөйли Гарипов.

«Быел 5568 хокук бозучы исерек хәлдә руль артында утырган өчен административ җаваплылыкка һәм 125е җинаять җаваплылыгына тартылды. Алар үзләрен һәм башкаларны да һәлак итә. Спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә юлга чыгудан тыелмаган кешеләр аркасында һәлакәтләр була», – ди Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы.

Быел һәлак булганнарның 19ы – җәяүлеләр, шуларның 13е юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмау корбаны булган. 326 җәяүле машина бәрдергәннән соң җәрәхәтләр алган.

«Кызганыч, без республика халкына кагыйдәләрне үтәүнең мөһимлеген берничек тә аңлатып бетерә алмыйбыз. Зебрага кергәндә светофорда юлдан чыгарга рөхсәт итү сигналы янарга тиеш, һәм барлык автомобильләр дә туктап торырга тиеш», – ди Рөстәм Гарипов.

Татарстан юлларында аварияләр саны артуын дәвам итә – олылар һәм балалар һәлак була, кемдер җәрәхәтләнә һәм гомер буена инвалид булып кала.

Фото: © Рамиль Гали / «Татар-информ»

«Һәр 8нче юл-транспорт һәлакәте балалар катнашында булган»

Иң куркыныч статистика – балалар үлеме белән бәйле. Быел юллардагы саксызлык 3 баланың гомерен өзгән.

«Һәр 8нче юл-транспорт һәлакәте балалар катнашында булган. Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең яртысы диярлек пассажир балаларга туры килә. Ел башыннан алар катнашында 72 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 бала һәлак булган һәм 82се имгәнгән», – дип сөйләде Гарипов.

Балалар катнашындагы аварияләр саны узган елгы дәрәҗәсендә калды, дип өстәде ул.

«Актаныш районындагы юл-транспорт һәлакәтен искә төшерәм. 26 февральдә «Kia» шоферы куркынычсыз тизлекне сайламый, юл коймасына бәрелә, аннары каршы як полосага чыга һәм «МАЗ» йөк машинасы белән бәрелешә. Алынган җәрәхәтләрдән «Kia» автомобиленең 2 пассажиры: 7 яшьлек малай һәм 4 яшьлек кыз һәлак була. Ике бала да махсус утыргычларда утырган була, әмма бәрелү көче бик каты булу сәбәпле, аларны утыргычлар коткарып кала алмый», – дип сөйләде Баш дәүләт автоинспекторы.

Юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре – юлда бер-береңә юл кую кагыйдәләрен үтәмәү, дистанцияне дөрес сайламау, автомобильнең юл өлешендә урнашу кагыйдәләрен бозу. Шул ук вакытта ата-аналарның үз балаларын махсус утыргычларга утыртмавы. Ата-аналарны 3000 сумлык штраф та куркытмый, әмма иң хәтәре – алар балаларының тормышы һәм сәламәтлеге өчен дә курыкмый.

«Махсус утыргычның баланың гомерен саклап калуы турында мисал китерәм. 2 гыйнварда Бөгелмә районында «Honda» автомобиле белән идарә итүче хатын-кыз куркынычсыз тизлекне сайламаган, каршы як полосага чыккан һәм «Opel» автомобиле белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Honda» автомобиле йөртүчесе һәм аның 2 пассажиры юл-транспорт һәлакәтендә һәлак була. Honda автомобилендә исән калган бердәнбер кеше – 3 яшьлек бала, ул балалар автокреслосында була. Ул җиңелчә генә җәрәхәтләр алган», – дип сөйләде Рөстәм Гарипов.

Кызганыч, җәйге каникуллар вакытында балалар катнашында аварияләр саны арта. Мәктәп укучылары велосипедта һәм самокатларда йөри, юл кырыена чыгалар, анда аларны үлем куркынычы көтә.

Мопед яки скутер белән 16 яшьтән «М» категорияле йөртү таныклыгы булганда идарә итәргә рөхсәт ителә.

Фото: © «Татар-информ»

«Механик транспорт чаралары белән идарә итүче балалар катнашындагы аварияләр борчу тудыра. Алар катнашында быел 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 3се имгәнгән. 6 майда Әлмәт районында «Opel» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм 2006, 2008 елгы яшүсмерләр идарә иткән «Минск» һәм «ИЖ» мотоцикллары белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Минск» мотоциклының 15 яшьлек пассажиры һәлакәт урынында ук вафат була. Җәрәхәтләнгән мотоцикл йөртүчеләре хастаханәгә китерелә», – дип мисал китерде баш дәүләт автоинспекторы.

Рөстәм Гарипов әйтеп узганча, мопед яки скутер белән 16 яшьтән «М» категорияле йөртү таныклыгы булганда идарә итәргә рөхсәт ителә. Хокук бозган өчен акча түләргә туры киләчәк, ата-аналарга 5000 сумнан 15000 сумга кадәр штраф салыначак.

«Тагын бер популяр, шул ук вакытта куркыныч транспорт чарасы – квадроцикллар. Алар белән гомуми файдаланудагы юлларда йөрергә рөхсәт ителми. Квадроцикл белән идарә итү өчен А1 категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алырга кирәк, ә аны 16 яшькә җиткәч алырга мөмкин. Спас районындагы вакыйга турында искә төшерәм. Чәчәкле авылында 4 яшьлек бала квадроцикл белән өлкәннәр контроленнән башка гомуми файдаланудагы юлларда йөргән. Бәхеткә, ул зур йөк автомобиле тәгәрмәчләре астына кермәгән. Автоинспекторлар бу хокук бозуны күреп алып, баланы ата-аналарына тапшырды. Билгеле булганча, бала Казаннан дәү әнисенә кунакка кайткан булган», – дип сөйләде Рөстәм Гарипов.

Балалар әти-әниләренең машиналары руле артына утыру очраклары да була. 2018 елда Яшел Үзән районында 5 яшьлек малай әти-әнисеннән машина ачкычын алып, рульгә утыра. Әлбәттә, бала машина белән идарә итә алмый, сулыкка барып төшә һәм шунда һәлак була.

Икенче очрак быел Балаларны яклау көнендә булды. Лениногорскида автоинспекторлар шикле машинаны күреп алалар һәм туктату билгесен күрсәтәләр – алар руль артында 12 яшьлек бала булуын белми. Алар машина артыннан куып китә, озак та бармый, малай баганага барып бәрелә һәм җитди җәрәхәтләр ала.

Әгәр бала 7 яшьтән кечерәк булса, ул олылар күзәтүе астында гына йөрергә тиеш.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Скутерлар, монотәгәрмәчләр, гироскутерлар һәм сигвейлар хәзер болар «СИМ»

Автоинспекторлар өчен тагын бер сезонлы «баш авыртуы» – велосипедчылар, байкерлар һәм самокатта йөртүчеләр.

«Әлмәт районында самокат белән идарә итүче баланы таптату факты бар инде. 18 майда «Ford» автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, җәяүлеләр кичүеннән читтә самокат белән юл аркылы чыгып баручы 12 яшьлек кызны таптаткан», – диде республиканың баш дәүләт автоинспекторы.

Ул 1 марттан юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелүен искә төшерде, анда аерым төшенчә – индивидуаль мобильлек чарасы, кыскача – «СИМ» барлыкка килде.

«Элек самокатлар, монотәгәрмәчләр, гироскутерлар һәм сигвейларны нинди категориягә кертергә кирәклеге аңлашылмаса, хәзер аларның төгәл билгеләмәсе һәм кагыйдәләр җыентыгында үз урыннары бар. Аларның барысы да хәзер транспорт чарасы булып санала. Билгеләмә белән бергә «СИМ» белән идарә итүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары да барлыкка килде», – диде Гарипов.

Мондый җайланмаларда хәрәкәт итү тизлеге сәгатенә 25 километрдан артмаска тиеш. Әгәр дә сез тротуарда йөрергә телисез икән, аның авырлыгы 35 килограммнан артмаска тиеш. Өстәвенә, караңгы вакытта җайланмада фаралар кабызылган булырга тиеш. Әгәр бала 7 яшьтән кечерәк булса, ул олылар күзәтүе астында гына йөрергә тиеш, 14 яшькә кадәргеләргә юл кырыена чыгу катгый тыела. Моннан тыш, юл хәрәкәте кагыйдәләрендә «Шәхси мобильлек чараларында хәрәкәт тыела» дигән яңа билге барлыкка килде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100