«Гыйбадәтең кылдыңмы, Дездемона?»: Тинчурин театрында тагын бер премьера
Менә бит - Тинчурин театры сезон азагында «десертка» «Отелло»ны чыгарып куйды. Ирексездән «Берегись автомобиля» фильмындагы канатлы фраза хәтердә яңара: «А не замахнуться ли нам на Вильяма, понимаете ли, нашего Шекспира?» Булдырдылар тинчуринлылар: әйттеләр – эшләделәр.
«Отелло» – Шекспирның иң билгеле (аеруча финалы, әлбәттә) пьесаларының берсе. Эчтәлеген белмәгән кеше дә Отеллоның көнчелектән Дездемонаны буып үтерүен белә.
Татар театры тарихында бер генә Отелло бар дип беләм – репрессияләнгән күренекле актер Мохтар Мутин. Сүз уңаеннан, быел Александр Далматов Мохтар Мутин турында нәфис фильм элементлары белән документаль фильм төшерә.
Туфан Миңнуллин истәлекләреннән: Татарның иң чибәр артисткаларыннан берсе Галимә апа Ибраһимова Шекспирның «Отелло» трагедиясендә Дездемонаны уйнаган. Мохтар Мутин – Отелло. «Төнгә каршы гыйбадәт кылдыңмы, Дездемона?» – дип, мине буып үтерергә өстемә килгәндә, аның кыяфәтен күреп, чынлап курка идем. Чынлап торып буып үтерер сыман иде, – дип сөйләде Галимә апа. – Кара гримга буялган бармаклары муеныма якынлашканда куркудан Дездемона булып түгел, Галимә булып кычкырасым килә иде. Ләкин Мохтар ага тамашачы ишетмәслек итеп кенә: «Курыкма», – дип, үзенең артист икәнлеген исемә төшерә иде».
Тинчурин театрында «Отелло»ны Ленсовет театры (Санкт-Петербург) актеры, СПбГИКИТ педагогы Александр Крымов чыгарды.
«Крымов? Әйе, Крымов, ләкин башка Крымов» - спектакль чыгачагы турында сүз була башлагач шундыйрак сөйләшүләр булып алды. Шулай итеп Казан театраллары үзләре өчен яңа Крымовны ачтылар. Айдар Җаббаров Александр Крымовны Ленсоветта спектакль чыгарганда ачкан һәм, менә – безгә дә шундый мөмкинлек тудырды. Шәхсән минем өчен шунысы да мөһим – Александр Крымов Казанга Бутусов атмосферасын китерде кебек, спектакльдә аның стиле, аның рухы, аның вайбы, ниһаять, тоемлана. Бу да бик табигый: чөнки Александр Крымов заманында Бутусов белән эшләгән, аның шәкертләренең берсе.
- Режиссер иҗади команданы да үзе белән алып килгән. Сценограф һәм костюмнар буенча рәссам — Дарья Здитовецкая, ут кую буенча рәссам — Андрей Лебедь, видео буенча рәссам — Ярослав Рожин, пластика буенча режиссер — Римма Саркисян, саунд-дизайнер — Даниил Колотов.
Әлеге спектакльне карарга килгәндә үк Тинчурин театрының «Кураж ана»ны куйган вакытлары хәтердә яңарды. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, легендар Исламия Мәхмүтова уйнаган Кураж ана искә төште. Әйе, театр заманында шундый әсәрләр белән эш иткән, театр үзенең фойесында «Гамлет»ны чыгарганын да хәтерлим. Артем Пискунов – Гамлет, Резеда Сәлахова Офелия иде. Аннары театр әкренләп «Алмагачлары»ма кереп батты, «Кияү урлау»лар белән маташты. Хәер, бу күчеш Тинчурин театрының гына михнәте һәм дучарияты (обреченность) түгел, бу татар театры узган юл: татар театры Шекспирлардан ерагаеп, татар драматургиясен булдыру юлыннан киткән һәм, әлбәтттә, уңышлы гына табышлары да булган.
Аннары татар тамашачысы тәрҗемә әсәрен карамый дигән миф барлыкка килгән һәм зурайган, ныгыган, чын булып тоела башлаган. Җәмәгать, моның «фейк» икәнен танып һәм танытып татар тамашачысының да дөнья классикасын карый алуын һәм карарга теләвен аңлыйк инде. Татар тамашачысы тәрҗемә карамый түгел, татар тамашачысы начар куелган тәрҗемә әсәрен карамый. «Катыргыдан корыштырып куелган» тәрҗемә әсәрен караганчы, ул беркатлы татар әсәрен карый – минемчә шулай.
Тинчурин театрының баш режиссеры Айдар Җаббаровның «Отелло»сы (үзе куймаса да, Айдар инициативасы белән куелган. Авт) менә шушы мифны какшату юлында бер адым булырмы, әллә Фәнис Мөсәгыйтов җитәкчелегендәге административ группаның нервларын кытыклау (билет сатасы бар бит) гына булып калырмы – монысы инде барыбыздан да тора, шул исәптән, журналистлар һәм блогерлардан да.
Тинчурин театрына килеп «Отелло» спектаклен караган тамашачы үзен «затлы тамашачы» дип атый ала, тирән мәгънәләр эзлисе килмәгәндә артистларның яхшы уенын карау да ләззәт инде менә – тамашачы шуны белеп бу спектакльгә йөрсен иде.
- Рольләрдә: Отелло – Зөлфәт Закиров, Дездемона – Зәринә Сафина, Яго – Артем Пискунов, Кассио – Эдуард Никитин, Эмилия – Резеда Сәлахова...
Сюжет нигезендә хатыны Дездемона хыянәт итә дигәнгә ышанып, аны үтергән талантлы полководец Отелло тарихы ята. Спектакльнең аннотациясендә «Тинчурин театрында әлеге мәшһүр пьеса яңача укыла», дип язса да, алай дип кискен бүлеп куймас идем – миңа калса, ниндидер эксперименталь куелыш түгел. Бары тик кичә булган, бүген була алган һәм иртәгә дә булырга мөмкин вакыйгалар вакытка бәйләп куелмыйча талантлы итеп тасвирланган – шул гына. Вакыйгалар фаҗига белән тәмамлануга карамастан, сәхнә әсәре ирония, гротеск белән сугарылган, теләгән һәр кеше үзе теләгән, үз күңеленә якын булган, үзен борчып яки җылытып торган мәгънәне таба алуга корылган.

Театрда бәллүрдән ясалган кебек яшь актриса Зәринә Сафина бар – миңа калса, театрда Зәринә кебек актриса булмаса, «Отелло»ны чыгарып булмас иде. Талантлы актрисалар күп, әмма һәр хәрәкәтендә чисталыгы чагылган Зәринә кебекләр юк. Ел дәвамында без аны «Нәни принц» нигезендә эшләнгән «Кечкенә Мирза» клоунада спектаклендә нәни принц ролендә дә, «Казан егетләре»ндә авыл кызы буларак та күрдек, хәзер менә остазы Зөлфәт Закиров белән «Отелло»да уйный.
Әйе, Зәринә Сафина Казан театр училищесында Зөлфәт Закиров остаханәсен тәмамлаган. Отелло – Зөлфәт Закиров. Тинчурин театрына Әлмәт театрыннан килгән актер Рамил Минханов һәм Резеда Сәлахова пары белән икенче состав та (өлкәнрәкләр составы) булырга мөмкин булган. Әмма, күрәсез, бер состав белән чикләнелгән. Бердәнбер Отелло – Зөлфәт Закиров. Аның Отеллосы яшь Дездемонаның башын әйләндерерлек чибәр дә, шушы матурлыкны юк итәргә сәләтле псих җүләр дә. Дөньяның классик кабахәте Яго ролендә – Артем Пискунов. Дөресен әйткәндә, беренче бүлектә әсәргә «кереп китә» алмыйча интектем. Минем күңелдәге Яго образы Пискунов Ягосына туры килми иде – эче «урод» булса да, тышы ул кадәр «урод» булырга тиеш түгел кебек иде. Әмма икенче бүлектә Артем Ягоның үзе сурәтләгәнчә булырга тиешлегенә ышандырып бетерде. Аның марионеткалар белән уйнаган курчак театры артисты кебек хәрәкәтләре үзен яраттырды.

Кайчандыр «Гамлет»та Офелияне уйнаган театр примасы Резеда Сәлахова «Отелло»да Эмилия ролендә. Театрда прималык табигый юл белән Зәринәгә күчеп бара. Әмма бу спектакльдә Резеда Сәлахова «өйдә кем хуҗабикә икәнлеген» бер монолог белән күрсәтте. Ягъни, җәмәгать, Резеданың шушы монологы хакына сез билет алып «Отелло»га килә һәм спектакль финалына кадәр утыра аласыз – үкенмәссез. Резеданың монологы гаҗәеп инде менә – актриса һәр хатын-кызның күңелендә була алган хисләрне югары кимәлдә дә, түбән дулкыннарда да аңлаешлы итеп тезеп салды.

Спектакльдә Зөлфәт Закировка да, Артем Пискуновка да, алда әйткәнемчә, Резеда Сәлаховага да үзләрен күрсәтергә шанс бирелгән – чып-чын татарча итеп бәргәләнеп һәм шуның аша тамашачы күңелен айкап чыгарып, үз порция алкышларын алу мөмкинлеге бирелгән. Дездемонаның андый мөмкинлеге юк. Аңа монологларсыз, бәргәләнүләрсез генә үзен күрсәтергә кала һәм ул аны тутырып караган күзләре, бәллүрдәй гәүдәсе, хореограф куйган сыгылмалы пластик хәрәкәтләре белән дә эшли.
Спектакльдә Кассио ролен башкарган Эдуард Никитинга да комплиментларым бар. Дөресен әйткәндә, театрның беркатлы комедияләре килешми иде аңа, кайбер артистка ятып тора андый рольләр, Никитинга чит иде. Ә «Отелло»да хәйран килешкән үзенә – бик оста йөреп тора.
Спектакльдә күмәк рольләрдә театр артистлары белән бергә Казан театр училищесы студентлары катнаша. Таныдым – II курс студентлары – Зөлфәт Закиров остаханәсеннән. Егетләр-кызларның өйрәнчек сәхнәдә генә түгел, театрның зур сәхнәсендә ныгуы бик яхшы.
Сценография, бер караганда, гади генә. Сәхнә өстенә эленгән ак ефәкләрне күргәч, моннан 2 ел чамасы элек Зөлфәт Закиров чыгарган «Таһир-Зөһрә» спектакле искә төште. Шул ук бәллүрдәй Зәринә Сафина шундый ук ак күлмәктән уйнады анда да.
Текстның финалында тел турында да берничә сүз. Театр Габдулла Шамуков тәрҗемәсен кулланган. Әйе, күптәнге тәрҗемә. Ә тел тере, ул бер урында гына тормый, шуңа урыны-урыны белән сәер тоелган урыннары бар. Әмма спектакль турында фикер алышканда журналист-блогер Альберт Шакиров әйтмешли, «Гыйбадәтеңне кылдыңмы, Дездемона?» сүзен «Тәһарәтеңне алдыңмы, Дездемона?»га алыштырып куеп булмый бит инде, гәрчә бүгенге халыкчан телгә шунысы туры килсә дә, шуңа тамашачының бер өлеше югары стильдәге шигъри телне 100 процент аңламаса да, мөгаен, телне гадиләштерелмәве һәм заманчалаштырылмавы дөресрәк булгандыр. Эчтәлеге белән экспериментлар юк, җәмәгать, Шекспир язганча куелган: Отелло буып үтерә Дездемонасын.


