«Халыкның сабыры төкәнгән иде» - Казахстандагы күтәрелеш турында фикерләр
Көн кадагындагы төп вакыйгаларның берсе - газ ягулыгы бәясенең ике тапкыр артуы нәтиҗәсендә, Казахстандагы митинглар. 2 гыйнварда Жанаозен шәһәрендә башланган протестлар бөтен илдә сәяси протестларга әйләнде. "Интертат" Казахстандагы баш күтәрүләр хакында җәмәгатьчелек фикерен туплады.
Филология фәннәре кандидаты, көнчыгыш илләр белгече Азат Ахунов:
— Нәрсәдер әйтергә иртә әле, чөнки вазгыять үзгәреп тора. Сәгать саен яңа хәбәр килеп ирешә. Хөкүмәтнең отставкага китүе һәм башкалар…
Гомумән, без Украина белән бәйле вакыйгаларны истә тотып, каяндыр читтән оештырылган дип сөйләргә күнеккәнбез, ләкин кыргызлар һәм казахлар — алар башка төрле халык. Алар үзләре дә мөстәкыйльлеккә, азатлыкка омтылучан, басым астында яшәү алар өчен… Алар бит инде күчмә халык, шуңа күрә протестларга чыгу аларның табигатенә хас. Кыргыз, казахны кайчак бутап, бергә дә куштылар, алар бер-берсенә бик якын халык. Бу алар менталитеты белән бәйле.
Искә төшерсәк, беренче протестлар 1986 елда Советлар Союзы вакытында Казахстанда башланып китте. Нәкъ 30 ел элек, Мәскәү Колбин исемле кешене беренче секретарь итеп куйгач, казах халкы протестка чыга. Совет чоры чәчәк аткан вакыт, анда әле бернинди Америка да, берни дә юк иде.
Гомумән, соңгы елларда Кытайга каршы да, башкаларга каршы локаль протестлар күп булган, шуңа монда бернинди яңалык юк, гәрчә сәбәп зур түгел кебек. Газ белән бензинга бәя болай да Россиягә караганда түбәнрәк иде. Сәяси система ничек кенә яхшы булса да, кеше бер кешедән арый башлый ул. Мәсәлән, кеше бер үк фатирда гомер буе яши икән, обойларын алмаштыра, яңа җиһазлар ала. Монда да шулай: никадәр яхшы кеше булса да, нәрсәнедер үзгәртәсе килә. Кешене ничек бер ризык туйдырса, монда да шул ук әйбер. Система бит үзгәрмәгән. Барыбер Назарбаев системасы. Бөтен Хөкүмәт Назарбаев кулында. Протестта бу төп сәбәпләрнең берседер, мөгаен. Бензин, газ — бу инде икенчел сәбәп кенә. Халык ниндидер үзгәрешләр көтә, шуны көтеп башланган протестлар бу.
Әллә нәрсә үзгәрмәс дип уйлыйм. Россиягә карата да… Кыргызстанда өч тапкыр революция булды, әллә ни үзгәрмәде. Сугыш башлануларга юл куймаска кирәк. Ничек бар, үзләре хәл итәрләр. Тыныч карарга кирәк.
Блогер Азат Сәйфетдинов:
— Мин мондый әйберне көтмәгән идем, Казахстан турында әллә ни белмим дә кебек. Кешеләргә газга ике тапкыр бәяне күтәрү шактый кыенга туры килгәндер. Халыкны аңлап була, тормыш дәрәҗәсен төшерә бит инде.
Бәлки, Казахстанда демократия дә җитмидер. Ул бит кешенең урамга чыгуы бер, аның бит тирән сәбәпләре дә бар. Кешеләр сәяси вазгыять, хөкүмәттәге планнар белән канәгать түгелдер. Бәлки, коррупция дә бардыр. Әгәр халык Хөкүмәткә ышанса, бәяләр күтәрелсә дә, халык түзә, өмет итә. Ышаныч булмау, өметсезлек кешене урамга чыгарга мәҗбүр итә.
Нәрсә булып бетәчәген әйтү кыен. Соңгы елларда күпмедер халык Белоруссиядә Лукашенкога каршы чыкты, әмма Лукашенко урынында калды, күпмедер көч кулланып, кемнәрнедер кулга алып… Казахстан андый адымга бармас кебек. Хөкүмәтнең отставкага китүе, бәлкем, күпмедер кешене канәгатьләндерер. Төп нәтиҗә шул: төп сәбәп ул бәяләр күтәрелү генә түгел, тирән сәбәпләр дә бар — демократия булмау, Хөкүмәткә ышанмау. Назарбаев 20 елдан артык утырды, ләкин әле бөтенләй үк китмәде, бәлки, аның кешеләре калгандыр…
Сәясәт белгече Руслан Айсин:
— Бу кинәт кенә башланган әйбер түгел. Моңарчы да андый хәлләр булгалый иде, Казахстанның төньягында, көнбатышында кече җүз дигән төркем яши. Алар бик актив, пассионар җәмгыять. Социаль-икътисади вазгыять катлаулана бара. Андагы хөкүмәттән, гибрид авторитаризмнан кеше арды, ул табигый әйбер. Нурсолтан Назарбаев, аның гаиләсе 30 елдан артык хакимлек итә, шуңа кеше ара, яңа буын үсте. Дөньяда сәяси, икътисади кризис, пандемия психологик яктан кешене какшатты.
Митинглар булуы, минемчә, кинәт кенә чыккан әйбер түгел. Күренеп тора: бернинди оештыручы көч юк. Төрле шәһәрләрдә кинәт кенә килеп чыкты. Уртак лидерлары да юк, бернинди сәяси фирка да оештыручысы булып чыкмады. Әйтүчеләр бар: имеш, көнбатыш моны җитәкли, ул кешеләр соңрак килеп чыгарга мөмкин, бу шулай ук табигый әйбер. Гомумән, инкыйлаб ул шулай башлана. Башта икътисади таләпләр, аннары халык сәяси таләпләргә күчә. Шуннан бер лидер килеп чыга.
Уртак лидер күрмим, позицияләре тын утыра. Назарбаевка каршы чыккан кешеләр чит илгә качканнар. Яисә сәяси көрәш шул клан эчендә генә бара, анысы сер түгел, киеренкелек бар, алар да бу вазгыятьтән табыш алырга мөмкин. Күрәсең, ул протест бөтен дөньяга күчәчәктер. Пандемия шартларында утырган җәмгыятьнең тискәре энергиясе каядыр чыгарга тиеш. Дөнья элиталары яңа сәяси һәм технологик яссылыкка күчәргә ашыкмый. Ә ул, күрәсең, типик парадокс: чор алга китте, ә идарә системалары шул ук калды. Шуңа күрә бу парадокс шулай чишелә дә. Тарихка каршы барып булмый, аның үз кануннары бар.
Тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев:
— Бәяләрнең кинәт артуы халыкта һәрвакытта ризасызлык тудыра. Иң әһәмиятлесе — уртак фикер тапсыннар, тынычлык урнашсын. Борчулы күренеш инде. Бөтен нәрсә җитәкчелектән тора. Җитәкчелек егетлеген күрсәтә алса, Нурсолтан Назарбаевның роле дә булырга тиеш, ул бит инде тәҗрибәле сәясәтче. Ул да халыкны тынычландырса, дөрес адым булыр иде дип саныйм.
Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов:
— Газга бәяләр арту ул инде гади халыкка нык тәэсир итә торган әйбер. Казахстанда гади халыкның икътисади халәте бик үк әйбәт түгел иде. Газның бәяләре бөтен дөньяда арта, мондый чуалышлар башка илләрдә дә булырга мөмкин. Казахстан җитәкчелеге бик авыр хәлдә хәзерге вакытта.
Казахстан халкы — ирек сөюче халык. Тарихтан беләбез, Казахстан халкы үзгәртеп кору башында ук үз фикерен әйтеп, Мәскәүнең карарына нык каршы чыгып, протестлар оештырганнар иде. Үзгәртеп коруга да, илдәге сәяси хәлгә дә нык тәэсир иткән вакыйга иде. 1986 елда булды ул, берничә елдан Назарбаев Казахстанның беренче секретаре, җитәкчесе булып киткән иде.
Жанаозенда 2011 елда икътисад та, сәясәт тә каршылыклар бергә үрелеп барды, ул шундый бер сигнал иде, Жанаозен вакыйгалары кабатланды дип әйтеп була, бөтен ил буйлап таралды. Ниндидер әзерлек бар иде дип әйтеп була. Халык 2011 елдагы вакыйгаларны истә тотып, каршылык күрсәтте.
Өченче сәбәп — Казахстан күп кенә илләрнең мәнфәгатьләре, кызыксынулары арасында, якында Кытай, Россия… АКШ мәнфәгатьләре дә юк түгел. Тышкы тәэсир дә булырга мөмкиндер. Казахстан әле күчеш чорында. Элекке җитәкчедән бүгенге яңа җитәкчегә хакимият күчә, бу процесс әле тәмамланмады, шуңа күрә бу сәяси вазгыятьтә чагылыш таба.
Журналист Эльвира Фатыйхова:
— Казахстанга 2018 елда барганда ук халыкның сабыры төкәнгән иде инде. Болар ничек һаман да күтәрелеп чыкмый икән дип аптырап кайткан идем. Ришвәтчелек шул дәрәҗәгә җиткән иде ки, урамда көнбагыш кабыгы төкереп ашап торуыңны полиция күрсә дә, аның кулына 500 тенге ришвәт биреп, тыныч кына китеп була иде. Хакимияттәге әшнәлектән һәр очраган кеше зарланды.
Анда газ бәясен ике тапкыр күтәреп куюлары махсус эшләнде дип саныйм. Аңлатып карыйм. Казахстанда бик күпләр вахта белән газ чыгаруга, нефть эшенә йөреп эшли. Бу Казахстанның төрле төбәкләрендәге гаиләләргә турыдан-туры кагыла торган һәм аларны берләштерә торган тема. Хәтерләвемчә, халык күтәрелеше 2 гыйнварда нәкъ менә нефть чыгаручы шәһәрдән башланды һәм башка төбәкләр аңа шунда ук кушылды. Бу газ темасы сабыр савытының тулып ташуы булды, шуңа газ бәясен төшерү турындагы шигарьләр азактан сәяси шигарьләргә, сәяси таләпләргә әйләнде дә.
Хәзер менә бу күтәрелешне әйдәп баручыларны, гаеплеләрне, оештыручыларны эзлиләр. 200ләп кеше кулга алынды бугай инде.
Хакимият вакытлыча бәяләрне дә төшерер, аларны тыңлагандай итеп бераз чигенгән кебек итәр. Премьерлары отставкага китте инде. Шул ук вакытта «чистарту» эшләре дә алып барачаклар. Гадәттән тыш вакыйга игълан иттеләр, интернетны сүндереп куйдылар. Мин дә үз танышларым белән элемтәгә чыга алмадым. Президент тарафыннан: «Яшьләр, үз тормышыгызны, якыннарыгызның тормышын бозмагыз», — дигән сүзләр әйтелде. Бу бит инде турыдан-туры янау дигән сүз. Шушы шау-шуда лидерларны чүпләп алачаклар, ышанычлы тугры кешеләр барланачак. Бу иң түбән катлаудан иң югары катламгача оештырыла торган чистарту булачак. Полиция хезмәткәрләре арасында да халык ягына чыгучылар булды бит. Хәзер ил буйлап кадрлар алыштыралар, полиция начальниклары алышынды, мәсәлән.
Анда акиматны яулап алып, халык хакимиятне тулаем куып тараткан очракта да, хакимияткә барыбер шул элеккеге җитәкчеләрдән калган яраннар киләчәк. Украинадагы сыман, мәсәлән. Шулай да мин бу халык күтәрелешен Казахстан өчен минус түгел, ә плюс дип саныйм. Хакимият алышынып тору, төрле идарә системаларын гамәлдә сынап карау торгынлыкны булдырмый. Хәрәкәттә булмаган су сазга әйләнеп сасыган сыман, бер генә хакимият халыкны сазга батырып, төпкә тарта дип саныйм.
Бу мәсьәләгә бит әле җирле масштабта гына түгел, глобальрәк тә карап була. Казахстан - бик зур территорияле ил һәм анда нибары 17-18 миллион чамасы кеше яши. Глобаль масштабларда караганда, бу бер эксперименталь мәйдан гына булды. Россиядә дә шуңа охшаш хәл булачак. Металлга, төзелеш материалларына, торакка, коммуналь түләүләргә бәяләр ничек үсте. Безнең Татарстан масштабында гына караганда да транспортларда куар-кодлар белән халыкны ничек мыскыл иттеләр. Хәзер инде полициянең вәкаләтләрен арттыручы кануннар, эвакуация режимы турындагы закон кабул итеп, хакимият үзе үк шушы сценарийга әзерләнә дип саныйм. Бөтен дөньяда халык күтәрелешләре бара, телевизордан күрсәтмиләр икән, ул әле юк дигән сүз түгел. Ковид паспортларга, номер сугуларга каршымы ул, газга каршымы — халык бу кысулардан арды. Бу сценарий котылгысыз.
Марий Эл республикасының Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәре Рамай Юлдашев:
– Казахстандагы вазгыятьне инкыйлаб дияргә була. Беренчедән, социаль сәясәт, коррупция... Халык Назарбаевның 30 елдан артык хакимияттә булуын каршылык күрсәтә. Халык курыкмыйча кулларына дубинкалар, щитлар тотып чыга...
Назарбаев та, Токаев та, Россиядәге кебек фиркаларны да бетерде, үзләренә лояль структуралар булдырды, доминант оешма да юк. Халык арасында лидерлар бар, ләкин гомуми бер лидер юк дияр идем. Бу үзенчә кыргызларның, Украинаның үрнәге...
Коррупцион хакимиятләр Төркмәнстанда, Әзәрбайҗанда да... Бу халыкара вазгыять. Назарбаев та, Токаев та Россия ягында, шул сәясәттә булдылар, Казахстанга яңа хакимият килеп, төрки илләр, Төркия белән мөнәсәбәтләр урнаштыру, демократик юл белән баруы Россиягә зур тәэсир ясый.
Халыкта хакимияткә нәфрәт, чөнки бик күп дәүләт компанияләре Кытайларга бирелде – элеккеге Советлар Союзыннан калганнары – газ, нефть, күмер, тимер рудасы һәм башка тармакларда... Шулай ук яхшы җирләр кытайларга жир эшкәртергә бирелде. Коррупция бик көчле Казахстанда: бөтен дәүләт, административ чиновниклар, МВД структуралары моның белән чолганып алынган. Нурсолтан Назарбаевның кланы да һәм аның туганы Булат Назарбаев, кияве Кулибаевның кулларында бик зур милек тупланган.
Бу ярымач халыкның нәфрәте һәм бик аз керем, түбән эш хаклары Казахстанда инкыйлаб башлануына сәбәп булды.
Казахстандагы бүгенге көндәге Жанозенда, Мангистауда элеккеге ногайлар яшәгән. Бүгенге көндә казах милләте составына кергәннәр җирендә инкыйлаб беренче булып башланды һәм үрнәк буларак икенче регион һәм шәһәрләргә күчте.
Шулай ук сәяси тоткыннар да бик күп Казахстанда, инкыйлабчылар аларны азат итүне дә таләп итә.