Халык синоптиклары: «Кара карганың симезләре алдан кайтты — ел уңышлы булыр»
Халык синоптиклары - Балтач районыннан Әмир абый Шәрәфиев һәм Арча районыннан Рәис абый Шәкүров белән киләсе яз һәм җәй турында сөйләштек. Нинди һава торышына әзер булырга? Фаразлар белән «Интертат»та таныша аласыз.
Балтач районы Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев кыш тотрыклы суыклары белән килер дип фаразлаган иде. Ул фараз туры килмәде дип үзе үк әйтеп куйды. Ул салкыннар кыш ахырына туры килергә тиеш иде, ә февраль аеның соңгы көннәре үзен бөтенләй киресенчә тотты. Кар күп була дигәне дөреслеккә туры килде. Аның өчен быелгы кышның бик мөһим күрсәткече — Крещение - Качману бәйрәмендә суыклар булмау. Ә ул суыклар тик торганнан юкка чыга алмый.
«Бөтен суык язга калды»
Крещение суыгы булмады, хәзер бөтен суык язга калды инде. Салкыннар була әле. Егерме көнләп суык булыр әле, 25 мартка кадәр сузылуы ихтимал. Февраль ае бик җылы килде, мин мондый җылы февральне хәтерләмим дә. Былтыр февраль салкын иде, уртача температура минус 18 градус булган. Быел соңгы сигез көне апрель башы кебек булды, уртача температура минус 4,4 градус иде. Элек февраль ахырында бер җылы булып ала иде, ул инде каз-үрдәкләргә йомырка сала башларга сигнал булып тора. Быел ул ике атнага сузылды.
Бу җәйгә бик нык тәэсир итәчәк инде. Бу әле яз да озакка сузыла дигән сүз. 21 февраль көнне кара каргаларны күрдем инде. Алар күренде, хәзер урманда югалып торалар булса кирәк. Бу инде яз озакка сузыла дигән сүз.
Җәйнең башы матур булыр. Былтыр май ае коры иде, 15 майдан җәй башланды. Дүрт айга сузылган җәй коры булды, быел алай булмас дип фаразлап торам. Быел җәй корылык белән газапламас, яңгырлар булыр. Июль ае да матур гына булыр. Менә җәйнең икенче яртысында, август аенда, уңышны җыйганда салкынча, яңгырлы көннәр күп булыр кебек тоела. Февраль җылысы августта ямьсез көннәр бирергә мөмкин, август февраль аена карап килә.
Ә уңыш үзе әйбәт булыр. Бәрәңге алганда, сентябрь аенда һава торышы бик әйбәт торыр, әйбәт кенә әбиләр чуагы да булыр, — дип сөйләде ул.
«Июнь аенда кырау төшү ихтималы бар»
Әмир абый хайваннар дөньясын да күзәтеп бара.
Фенологик күзәтүләргә килгәндә — каргалар иртә килде, хәзер аптырашып йөриләр инде. Оя да кормыйлар. Саесканнар да оя кормый. Песнәкләр дә урманга китми әле, димәк әле суык була. Урманда кар тирән әле, шуңа куяннар авылга якынлаша, азык эзләп киләләр. Сливаны бик яратмасалар да, яшь ботакларын кимергәннәр.
Август ае явым-төшемле булгач, томан төшү күзәтелә. Хәзер томан төшүнең дә куркынычы бар. Бик күп җирдә фитофтора авыруы күзәтелә бит. Яңгырдан соң ул пар белән күтәрелә, һәм томан төшкәндә кире яфракларга утыра, яфрак системасын бетерә. Август дымлы булса, фитофтора көчәя.
Гадәттә, Крещение суыклары булмаса, май аенда кырау төшә. Майда шомырт һәм балан суыгы да бар әле. Соңга калган кыраулар быел да булырга мөмкин, июнь башына туры килүе бар. Шунысын әйтә алам: бездә 8 июньнән соң кыраулар күзәтелми инде. Крещение суыклары 2017 елда да юньләп булмады, анда да кырау төште. Безнең помидорларны бәргән иде. Ул түбән урыннарда бигрәк тә күзәтелә, — дип сөйләде Әмир абый.
«Печән әзерләүчеләргә авыррак булыр»
Арча районының Ашытбаш авылында яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров кыш карлы, буранлы, гадәттәгечә булыр дип фаразлаган иде.
Август суык булыр быел. Явым-төшем күп булыр дип уйлыйм. Ел бай булачак, мин шуңа сөенәм инде. Шәһәр халкы кар күп дип борчылган иде, без дым була дип сөенәбез генә, ул бит икмәк була дигән сүз. Икмәккә бәя дә төшәчәк, җәй буе яңгырлы салкынча һава торышы булыр. Май аенда да явым-төшем әйбәт булыр. Печән әзерләүчеләр өчен җәй бик әйбәт булмас. Печән киптерү авыррак булыр шул. Киптерә алмасалар, сенаж итеп салырлар инде.
Кыш буенча аяз көннәр саны унга да тулмады, шуңа яңгырлы булыр дим. менә 11 февральдән худ суыгы башланды, февраль ягы җылы булды, мартның 20 көне суык килсә, җәй җылырак булуы да бар. Менә әле әйтеп булмый. Бәлки, яртысы явым-төшемле, яртысы җылы булыр әле. Худ суыгы булган елда җәй әйбәт килә иде.
«Быел ташу бик көчле булырга мөмкин»
Рәис абый ел бик уңышлы килер дип фаразлады.
Культураларга килгәндә, быел солы яхшы булачак, ә печәннән кындырак (костер) уңар, өч тапкыр да чабып алып булачак, киптерү ягы гына бар. Башкалары да начар булмас инде аның.
Җиләк-җимешләрдән алма начар булырга мөмкин. Бал кортлары 14 градустан җылы булганда гына оча бит, май суык килсә, җиләк-җимеш бик булмаска да мөмкин. Шау чәчәк атып утырса да, серкәләнә алмый.
Бәрәңге өчен һава торышы әйбәт булачак. Бәрәңгене күп итеп утыртырга теләсәң, орлыгы юк инде аның, былтыр аз булды бит. Көздән яхшы орлыклар алып, киләсе ел өчен тырышырга кирәк иде.
21 февраль көнне кара карга килде, гадәттә мартның егермеләрендә генә кайталар. Бу инде чәчүгә бер атна алдан чыгалар дигән сүз. Карганың бик симезләре килде. Ботлары бройлерныкы кебек тырпаеп тора. Менә башта симез каргалар килсә, ул ел бай дигәнне аңлата. Әти дә аны күзәтә иде. Каргалар күп килде, әмма кайтып бетмәделәр, көчсезрәкләре соңыннан кайта инде.
Мартның егермеләреннән соң безнең якта су кузгалыр дип уйлыйм. Быел ташу бик көчле булырга мөмкин. Төнлә туңдырып, көндез һава җылы торса, ул көчле булмый, ә менә кисәк кенә китереп бәрсә, төнлә дә туңдырмаса, су басулар да булырга мөмкин. Елга буенда яшәүчеләргә сак булырга инде, дамба ишекләрен ачып куймасаң, анысын агызып китәргә мөмкин, кар катламы галәмәт күп, бер метрга җиткән урыннар бар, искиткеч. 1984 елда шундый кар булган иде, анда су басулар да булды. дамбага кадәр су күтәрелде. сыер савучыларны трактор белән йөртә идек. Иң мөһиме — еллар тыныч булсын, — диде ул.