Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык санын алучы нинди сораулар бирергә тиеш?

Җанисәп сораулары алдан ук уйланган һәм анкетада язылган.

news_top_970_100
Халык санын алучы нинди сораулар бирергә тиеш?

15 октябрьдә Бөтенроссия халык санын алу башланды. 18 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр халык саны алучылар өй саен йөреп чыгачак. Алар өйдә яшәүчеләр әйткән мәгълүматлар буенча планшетларында электрон исәп бите тутыра. Бу хакта «Аргументы и факты» сайты яза.

Халык санын алучыларны яктылык кайтаргыч элементлары булган бөркәнгеч һәм җанисәп логотиплары төшерелгән шарфларыннан танырга була. Шулай ук аларның үзләре белән планшет өчен сумка-портфельләре, халык санын алу өчен бланклар һәм караңгы вакытта эшләр өчен фонариклары булырга тиеш. Халык исәбен алучыларның һәрберсендә дә рәсми таныклык була, паспортны һәм шул таныклыкны күрсәтүләрен таләп итәргә мөмкин.

Халык санын алучы нинди сораулар бирмәячәк?

Халык санын алучылар хезмәт хакы күләме турында сорамый. Анкетада бары тик керем чыганагы турында гына сорау бар. Мәсәлән, ялланып эшләү, пенсия, пособие, стипендия, иждивение.

Шулай ук сан алучылар җанисәптә катнашучы кеше яшәгән фатирның яки йортның хуҗасы кем булуы белән дә кызыксынырга тиеш түгел.

Сан алучылар нинди сораулар бирә ала?

Җанисәп сораулары алдан ук уйланган һәм анкетада язылган. Алар арасында җенес, яшь, гражданлык, милләт, туу урыны, яшәү урыны, белем, телләр белү, торак, көнкүреш уңайлылыклары турында сораулар бар. Җанисәп бланклары формасы хөкүмәт тарафыннан расланган. 

Халык санын алучы кеше респондентның исем-фамилиясен, әтисенең исемен сорый ала. Бу бер кеше җанисәптә ике тапкыр катнашмасын өчен эшләнә. Бу белешмәләр җанисәп бите белән бергә сакланачак, шуңа күрә барлык җаваплар да аноним булып кала.

Халык санын алучы паспортны күрсәтүне сорый аламы?

Юк, сан алучы паспортны яки башка документы күрсәтүне сорарга тиеш түгел. Барлык җаваплар да бары тик катнашучының сүзләреннән генә языла.

Әгәр кеше җанисәпне дәүләт хезмәтләре порталында узарга теләсә, әмма аның анда теркәлгән бите булмаса гына документлар кирәк була. Сайтта теркәлү өчен паспорт һәм СНИЛС мәгълүматларын язарга кирәк була. Ләкин порталда анкетаның үзен тутыру өчен документлар таләп ителми.

Әгәр халык санын алучылар сезнең керем күләме, милек хуҗасы белән кызыксына, җанисәп бланкында булмаган башка сораулар бирә, паспортны яки башка документны күрсәтүне таләп итә икән, бу мошенник булырга мөмкин. Аннан таныклыгын һәм паспортын күрсәтүен сорагыз һәм якындагы җанисәп пунктына шалтыратып, аның шәхесен раслагыз. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100