Халык исәбен алучы хатын-кызлар: «Бер абый чәйгә чакырды, кочакламакчы булды»
Җанисәп ахырына якынлашып килә. Халык исәбен алган кешеләр инде тәҗрибә туплаган: төрле кешегә, төрле хәлләргә юлыккан. Алар, нигездә, кичен, кешеләр өйдә булган вакытта йөргән. Хәзер караңгы да иртә төшә бит. Кызлар-апалар үзләрен ничек каршы алулары турында сөйләде.
Казанда яшәүче Алинә Гыйльметдинова укытучы булып эшли һәм магистратурада укый. Ул Әпсәләмов һәм Четаев урамнарында урнашкан йортларда йөргән.
«Дорфа сөйләшүчеләр күп булды»
Башта үзем теләп язылган идем. Без коронавирус белән бәйле вазгыятьне дә аңлыйбыз бит инде. Шул шартларда йөрергә тиеш идек, курку да булды. Кешеләр дә аңлый бит инде. Бер кеше ишекне ачты да: «Китегез, миндә коронавирус», — дип куып чыгарды. Ишекне ачмаучылар да булды. «Сез баш тартасызмы?» — дип сорыйм да, алар «әйе» дигәч, планшетта шулай дип билгелим.
"Кирәкмәгән сораулар күп", - дип ачуланучылар да булды. Бланкта, чыннан да, сораулар күп иде. Анда милләттән кала, хезмәт хакы, белем дәрәҗәсе турында да сораулар бар. «Нигә сез аны сорыйсыз?» — дип кешеләрнең ачуы килә. Бер ир-ат: «Нәрсәгә андый мәгълүмат сорыйсыз?» — дип бөтенләй котырды миңа. Куркып калдым. Хатыны тынычландырырга тырышты: «Аларга да кушылган эш бит инде, нигә тавышланасың?» — ди.
Башта мин хезмәттәшем белән йөрдем, аннан соң үзем генә чыктым. Үзең генә йөрергә куркыныч икән. Бәйләнүчеләр дә булды. Исерекләргә дә туры килдем. Бер ир-ат чәй эчәргә чакырды, кочакламакчы була. Мин полиция чакыртам, дим. «Ә мин сез миңа бәйләнәсез дип әйтәм», — ди. Аның яныннан тизрәк качтым инде.
Беләсезме, татар әбиләре, хатын-кызлар шундый кунакчыл. Бер әби, минем арыганны күреп, подъездга урындыклар да алып чыгып куйды, алар аңлый. Тагын бер кызыклы татар әбисе туры килде, ул күршесен дә яздырырга ярдәм итте, чәйгә дә чакырдылар.
Эштән соң, сәгать җидедән тугызга кадәр йөрдем. Башта дүртләрдә чыга идем, тик ул вакытта кешеләрне өйләрендә тотып булмый. Четаев урамындагы алты катлы йортны өч сәгатьтә йөреп чыккан идем. Соңыннан чирләп киттем һәм баш тартырга туры килде.
Үзем өчен нәтиҗә ясадым. Бер татар бабае: «Сеңлем, әйт әле: нәрсә өчен ул җанисәп? Менә ун ел үтте. Шул вакыт эчендә тормыш яхшы якка үзгәрдеме? Яхшы якка үзгәрмәде. Ул бит инде халык өчен уңайлы шартлар булдыру өчен эшләнелә. Беләсезме, форма һәм эчтәлек бар. Бездә форманы гына алып баралар, эчтәлек юк», — диде. Мин аның белән килешәм.
Кешеләр төрле. Дорфа сөйләшүчеләр күп булды, мин инде моңа игътибар бирмәскә тырыштым. Әлеге шартларны күз уңында тотып, һәр кешене аңлап була. Алай да, мин тагын халык исәбен алырга чыкмас идем - куркыныч, — дип сөйләде ул.
«Барыбыз да бер үк акчаны алабыз»
Казанда яшәүче Равия Гарипова Авиатөзелеш районында йөргән. Ул болай да шомлы район дип санала әле.
Бу арада гына әле нәтиҗә ясап утырдым. Коммунист, пионер, комсомол булган кешеләр җанисәптә катнашуны үзләренең бурычы итеп саный. Алар стационар пунктларга да үзләре килә. Без өйдә булмаган кешеләрнең почта тартмасына хат салып калдырабыз, стационарга килеп катнашу мөмкинлеген күрсәтәбез. Алар эшләре булса да, бала карашса да, килә. Мин өйдә булмадым, шуңа үзем килдем», — дип 70-80 яшьлек әбиләр үзләре килә.
Миңа Ленинград урамында урнашкан өч тулай торак эләкте, анда күбрәк 30-40 яшьтәгеләр тора. Алар коридор белән аш бүлмәсе арасында йөри. «Минем вакытым юк», — диләр. Алар сиңа ниндидер тәнкыйть белән карый. Яннарында үземә дә уңайсыз булды. Мин анда шимбә-якшәмбе көннәрендә килгән идем, кайчан килим соң дип сорадым. Госуслуги сайтыннан узабыз, диделәр. Көтәм-көтәм, анда мәгълүмат килми. Тагын бардым, анысында инде ишекне ачмадылар...
Олы яшьтәгеләр белән бик җайлы. Фатирларга кергән вакытта: «Кер, чәй эчәбез», — дип чакыралар. Ашыгам дип, йомшак кына аңлатам. Явыз, кул күтәрә торган кешеләр очрамады, Аллага шөкер. Коронавирус белән бәйле рәвештә кертмәүчеләр булды. Домофоннан шалтыраткач ук, авырыйбыз дип җавап бирүчеләр булды. Аларны «ковид» дип билгеләп куйдым. Балалары ярдәме белән сайт аша узуларын сорадык.
Олылар бөтен сорауга да рәхәтләнеп җавап бирә. Яшьрәкләр арасында тискәре караш булды. Анда яшәү мәйданы турында, соңгы 12 айда чит илдә булдыгызмы дигән сораулар бар. «Ул сезгә нәрсәгә?» — диләр. Ирләр арасында гаилә хәлен күрсәтүгә шулай җавап бирүчеләр булды. Соңгы 12 айда керем алдыгызмы, дигән сорау бар. Ул сорауларга бик җавап бирәсе килмәде.
Каршы килгән очракта, без ул пунктны берничек тә билгеләмибез. Яшәү шартлары турындагы сорауларга җиңел генә җавап бирәләр. Фамилиясен, туган көнен яздырырга теләмәгән кешеләр дә булды. Алган мәгълүматны гына язабыз инде, программада андый мөмкинлек бар.
Милләтне яздырганда: «Мине керәшен татары дип языгыз. Дөрес яздыгызмы, күрсәтегез», — дип әйтүче ханымнар булды. Бер бабай: «Мине мишәр дип яз, мин — мишә -ә-ә-р», — диде.
Ялгыз әби-бабайлар үз тормышлары турында сөйләп китә, ул йөрәккә тия. Аларның утырып сөйләшәсе, аралашасы килә. Без кырыклап сорау бирәбез. Яшьләр: «Нигә шулай күп?» - ди, ә олылар: «И, беттемени инде?» - дип сорыйлар. Ул сорауларны биреп чыкканчы инде аркадан тир ага, чөнки өстә кием, кулда ноутбук, аның сумкасы бар әле, шарфны да салырга ярамый, удостоверение асылынып тора…
Эштән соң йөрүе авыр булды. Ул вакытта эшләмәсәң, җайлы булыр иде. Үземә инде «башка йөрмим» дидем. Арыта, курку хисе дә бар. Мине борчыган бер сорау бар. Планшетларга безгә туры килә торган йортлар кертелгән иде инде. Кемгәдер тугыз катлы алты подъездлы бер йорт, кемгәдер зур йорт һәм тагын тулай тораклар туры килә. Бүленүе гадел түгел. Җыелыш вакытында ул сорауны биргән идем, «Фатирда язылган кеше саны белән бүлдек», — диләр. Ул алай да туры килми. Кемдер биш йөз кешене, кемдер җиде йөз кешене яздыра, тик шул ук акчаны алабыз. Ул гадел түгел дип уйлыйм.
«Мине бик җылы каршы алдылар»
Гөлнара Әхмәтова Казанның Совет районында йөргән.
Үзем 25 ел яшәгән Кече Клыки бистәсенә туры килдем. Андагы мәктәптә 15 ел укыткан идем. Кызганыч, мәктәп ябылды. Мине бик җылы каршы алдылар. Капкалары яки ишекләре ябык булса, күршеләре аларга шалтырата иде, шулай да ярдәм иттеләр. Үзем укыткан укучыларның әти-әни булып, балалар үстереп, гөрләтеп яшәүләренә сөендем. Шунысы да кызык: элеккеге укучыларымның балалары мин укыткан мәктәптә укый. Сәерсенеп караучылар булмады. Юлда очраган кеше хәлләрне сорашты, уңышлар теләделәр. Шундый нәтиҗә ясый алам: халык иле, туган теле өчен җаваплылык хисен тоя, киләчәккә зур өметләр баглап яши, — ди Гөлнара Әхмәтова.
Шәһәрдә халык санын алып йөрүче хатын-кызларның күбесе икенче тапкыр андый эш белән шөгыльләнергә әзер түгел.
Аноним калырга теләгән кешеләр арасында мондыйрак фикерләр дә булды: үлгән кешеләр бик күп, авыручылар да күп, халык бик ачулы, ачарга теләмиләр. Казанның Азино якларында йөргән бер апа да тагын катнашырга теләге булмавын әйтте. «Җанисәп алу ошамады, чөнки төрле кешенең карашы да төрле. Теләмичә генә каршы алучылардан күңелгә авыр булды», — ди ул.
Шәһәрдә, аңлашыла инде, бер дә таныш булмаган кешегә ишекне ачасы да килми. Алардан шикләнеп, ишекне ачмаган, аннан соң үзләре күпфункцияле үзәккә яки стационарга барып җанисәптә катнашкан кешеләрне дә беләм.
«Авылдан-авылга кызым машинада йөртте»
Авылда исә бөтенләй икенче төрле мохит. Ул кешене халык белә, беркем дә ишеген бикләп куймый. 2010 елгы җанисәп вакытында үзем дә әнкәйгә ияреп йөрдем. Сүз артыннан сүз китә, аннан чәйгә үк чакыралар, кем конфет тоттырып чыгара.
Биектау районы Казаклар авыл җирлегенә караган авылларда Илһамия Шәрипова йөргән. Ул биш йөздән артык кешене яздырган. Кызының ярдәме дә кирәк булган.
Халык бик уңай каршы алды. Күп кешене үзебез яздырдык, сайт аша язылучылар күп түгел иде. Планшетта эшләргә кызым өйрәтте. Авыллар арасында йөрү өчен транспорт бирелмәде, анда да кызым машинада алып йөрде, юллар әйбәт, Аллага шөкер.
Сорауларга ризасызлык белдерүчеләр булмады, авыл халкы җанисәпне кирәкле дип саный. Авылда бит бер кешегә керсәң, тиз генә чыгып китеп тә булмый, сөйләшеп тә утырасың. «Килүегезне көттек инде», «кирәк әйбер, санны алырга кирәк», дип әйтүчеләр дә булды. Төш вакытына кадәр кеше өйдә булмый, төштән соң чыга идем, аннан соң хисап та тотасы бар бит. Бездә татарлар яши, килүчеләр арасында руслар да бар, — дип сөйләде Илһмия Шәрипова.