news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Һади Атласи оныгы Әлфия: «Бабам туган телнең фән һәм мәгариф теле булуы өчен көрәшкән»

Кичә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә «XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында төрки-татар җәмгыятендә тарихи фикер һәм мәгърифәтчелек үсеше» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Конференция тарихчы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласиның тууына 150 ел тулуга багышланган.

news_top
Һади Атласи оныгы Әлфия: «Бабам туган телнең фән һәм мәгариф теле булуы өчен көрәшкән»
Фото: © «Татар-информ», Владислав Безменов

Һади Атласи оныгы Әлфия: «Бабам үз тарихын белгән халык беркайчан да юкка чыкмас, дип ышанган»

  • Һади Атласи (1876-1938) – күренекле тарихчы, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, җәдитчелек хәрәкәтенең күренекле вәкилләренең берсе. Ул хәзерге Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында мулла гаиләсендә туган. Буадагы «Нургали» мәдрәсәсен тәмамлап, Оренбург төбәгендәге мөгаллимнәр курсында белем ала. 1903 елдан Әлмәттә имам-хатыйб һәм мәдрәсә мөдәррисе булып эшли, мәдрәсә каршында кызлар мәктәбе ача. 1907 елда Бөгелмә өязеннән II Дәүләт Думасына депутат итеп сайлана.
  • Атласи татар тарихына багышланган «Себер тарихы», «Сөембикә», «Казан ханлыгы» хезмәтләре белән дә танылган. 1917 елдан милли-демократик хәрәкәттә катнаша. 1929 елда кулга алынып, Соловки лагерена җибәрелә, 1933 елда сәламәтлеге начарлану сәбәпле азат ителә. 1936 елда кабат репрессияләнә. Вафатыннан соң аклана.

Һади Атласиның оныгы Әлфия Атласова бабасының укытучылык эшенә һәм туган телне саклау мәсьәләсенә аерым игътибар биргәнлеген искә алды.

«Бабам, иң беренче чиратта, укытучы булган. «Үз тарихын белгән халык беркайчан да юкка чыкмас», – дип ышанган ул. Аның бөтен эшчәнлеге бер фикерне раслый: «Тел анда сөйләшкән, укыган һәм язган халык булганда гына яши». Татар теле гаиләдә яңгыраса, сакланачак, ләкин өйдә генә калган тел әкренләп ваклана бара. Телне белү мәҗбүри булмаса, әти-әниләр гади генә фикер йөртә башлый: «Нигә тормышта кирәк булмаганны өйрәтергә?» Шулай итеп, тел башта мәктәптән, аннары гаиләдән китә.

Бабам туган телнең көнкүреш теле генә түгел, ә мәгариф һәм фән теле дә булуы өчен көрәшкән. Шуңа күрә татар теленә тормышның барлык өлкәләрендә – мәгарифтә, эштә, дәүләт оешмаларында – ихтыяҗ булырга тиеш. Шул вакытта гына ул сакланачак», – диде ул, саф татар телендә чыгыш ясап.

Рифкать Миңнеханов: «Һади Атласиның тормышы – тарихи хакыйкатьне әйтү хакының нинди бәягә төшү мисалы»

ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов Һади Атласиның хезмәтләре милли тарих фәне үсешендә мөһим урын тотуын билгеләп үтте.

«Аның «Себер тарихы», «Сөембикә», «Казан ханлыгы» хезмәтләре милли тарих фәненең алтын фондына керде. Дәүләт Думасы әгъзасыннан репрессияләргә дучар ителүеннән алып, вафатыннан соң аклануына кадәрге язмышы тарихи хакыйкатьне әйтү хакының нинди бәягә төшүен искә төшерә. Бүген тарихи хакыйкатьне яклау – суверенитет һәм милли иминлек мәсьәләсе», – диде ул.

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Алинә Хисамиева Һади Атласи өчен тарихның фән генә түгел, халыкка хезмәт итү чарасы булуын ассызыклады.

«Тарихны тирәнтен аңлау аша ул кешеләргә таяныч һәм киләчәккә юнәлеш бирергә омтылган. Аның эшчәнлеге язучылык эше белән дә бик тыгыз бәйләнгән булган. Аның хезмәтләре фәнни эш тә, шул ук вакытта публицистика да. Ул аны белгечләр генә түгел, ә киң аудитория укысын өчен яза», – дип искәртте ул чыгышында.

Сахалинда яшәүче Зәкия Вәлитова: «Ике атна элек Һади Атласиның безнең туганыбыз икәнлеген хәбәр иттеләр»

Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәисе Зәкия Вәлитова үзләренең Һади Атласи белән туганлык җепләрен ачыклау тарихы турында сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Зәкия Вәлитова

«2008 елда без үз нәселебезнең шәҗәрәсен ясатырга сораган идек, ләкин аны ясап бетермәделәр. Быел яңадан ясатып карарга булдык, чөнки үзебезнең туганнарыбызны дүртенче буынга кадәр генә беләбез. Балаларыбыз, оныкларыбыз бар, инде ничәнче ел утрауда яшибез, ә безнең нәселнең кайдан чыкканлыгын белмибез. 2 атна элек кенә безгә Һади Атласиның туганыбыз икәнлеген хәбәр иттеләр. Бу – безнең өчен бик шатлыклы хәбәр», – диде ул.

Зәкия Вәлитова: «Һади Атласинын әтисе Хәмди һәм минем бабам Хәмит – бертуганнар». Һади Атласиның әтисе ягыннан шәҗәрәсе

Фото: «Интертат»ка Зәкия Вәлитова тәкъдим итте

  • Конференциянең икенче көне бүген Чүпрәле районында уза. Программа кысаларында Түбән Чәке авылындагы мәктәпкә бару, аңа Һади Атласи исемен бирү планлаштырылган, шулай ук Һади Атласиның тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган күргәзмә белән танышу һәм секцияләр эшчәнлеге каралган.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар