Хәзерге заман хәйриясе: татар гаиләсе, бар мөлкәтен сатып, авыл өчен клуб салган
Чиләбе өлкәсенең Арыслан авылында Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская чорындагы хәйриячелек үрнәген күрсәткән гаилә бар. Роза белән Вадик Мөхәрәмовлар гаиләсе үз акчасына авылда клуб салып чыккан.
Таныш булыгыз — Роза ханым Мөхәрәмова — Чиләбе өлкәсе Арыслан авылы мәдәният йорты мөдире, «Ләйсән» фольклор ансамбле җитәкчесе.
Роза Мөхәрәмова — кредитлар алып туган авылына клуб салган кеше. Күз алдына китерәсезме?
Арыслан (Араслан) — Чиләбе өлкәсендә урнашкан татар авылы. Ул өлкәнең Нязепетровский районына карый. Авыл Чиләбе өлкәсенең шактый чигенә урнашкан. Авылда мәктәп бар — димәк, киләчәкле авыл. Шактый искергән булса да, җыйнак кына агач клуб та булган. Әмма көннәрдән бер көнне ул янып киткән…
Роза Мөхәрәмова: «2014 елда клубыбыз янып китте. Агач бина иде. Яңа клуб төзү өчен федераль проектка керә алмадык. Шуңа күрә клубны үзебезгә салырга туры килде. Ирем белән уйлаштык та, кредитлар алып матур гына итеп салып куйдык. Мин акча алып китереп тордым, ирем Вадик төзеде. Залына 100дән артык кеше сыя. Өстә кредитлар тора, өч елдан, Алла бирсә, түләп бетерәбез».
Роза ханым шушы авыл кешесе. Мәдәният-агарту училищесын тәмамлаганнан бирле 40 елдан артык Арыслан авылы клубында эшли. Авыл традицияләрен югалтмаган — үз йолалары, милли киемнәре бар. Клубта эшләп килгән «Ләйсән» фольклор ансамбле милли традицияләрдән сәхнә әсәре ясый. Авыл ханымнары ансамбльгә бик яратып йөри. «Ләйсән”не бөтен Россия белә — өлкә, регионара, халыкара фестивальләрдә катнашалар. Татарстан гамәлгә куйган «Түгәрәк уен» бөтенроссия фольклор фестивале дә «Ләйсән»сез узмый. Менә шулай матур гына яшәп ятканда, ут ялмап йотты дип клубсыз торып калыргамыни?
Роза Мөхәрләмова: «Авыл халкы аңламады инде, Роза белән Вадик кибет төзи дип уйладылар. Кешеләр башта бик каршы иде, хәзер безнең авылыбызда мәдәният йорты булуга куаналар. Авыл халкы рәхәтләнеп җырларга-биергә йөри. Клуб барысына да ачык.
Авыр булды инде, өйне, машиналарны саттык, бәләкәй генә кибетебез бар иде — аны да саттык. Хәзер бернинди бизнесыбыз да юк, бу эшебезне яратабыз: рәхәтләнеп баянда уйнап, җырлап-биеп яшибез.
Кредитны түләве авыр — хезмәт хакыбыз да, пенсиям дә шуңа китеп бара — мин алты ел инде пенсиядә. Ирем дә, балалар да мине аңлый — алар минем бу эшемнән башка тора алмавымны белә. Музыкальлек безнең каннан килә инде, әтиебез дә шундый кеше иде. Биш бала үстек, барыбыз да баянда уйный, ике абыем гитарада уйный. Без музыкасыз тора алмыйбыз».
хх
Район татар авылына ничек булыша дисәгез, мәдәният бүлеге, клубка урындыклар биргән, яңаларны түгел инде, шулай да, залда утырып концерт карарлык. Тагын бер бик зур ярдәм — клубны җылытырга мәдәният бүлеге утын белән тәэмин итә.
Әйе, җәмәгать, утын! Клубта мич бар, ул утын ягып җылытыла. Чөнки Арыслан авылына газ кермәгән. Аның керү проектта да каралмаган.
«Районда газ бар, авылга килеп җитмәде. Мәктәпкә брикет ягалар, авыл йортларында мичкә утын ягабыз. Кем кертсен инде татар авылына ул газны? Ниндидер трубалар туры килми, имеш», — диде Роза Мөхәрәмова.
Клубны салганда хакимият 500 мең сум субсидия биргән булган. Әмма килешүнең бер пунктын үтәп булмау сәбәпле, Роза Мөхәрәмова клубта эшләп алган хезмәт хакы белән әлеге субсидия акчасын әкренләп кире кайтара бара. Хәзер район бу клуб өчен Мөхәрәмовларга аренда акчасы түли, ул акча да кредит түләүгә китеп бара. Кыскасы, Мөхәрәмовлар клуб өчен аена 45 меңләп бурыч түли.
ххх
«Минем яхшы гына жакетым бар иде, шуны саттырдым да җыйнаулашып берничә көн ашадык».
«…мин ломбардка калфагымны салып, ашауны аз-маз рәтләдек».
Роза ханым Мөхәрләмова белән сөйләшкәндә күз алдыма Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская хатирәләреннән шушы юллар килде.
Татарларның үз мәктәпләрен үзләре тотуларын беләбез, Кариевлар, Гыйззәтуллина-Волжскаялар мең газап кичеп татар театрын ачкан. Бүген «Адымнар» кебек мәгариф комплексларыбыз ачыла, татар дәүләт театрлары бар дип горурлансак… калфагын ломбардка салган Сәхипҗамаллар кебек, кредит алып клуб салган Розалары бар икән бит татарның.
ххх
Сүз уңаеннан, быел «Ләйсән» фольклор ансамбле «Түгәрәк уен» фестиваленең I дәрәҗә лауреат исемен алды.
ххх
Ә хәзер Арыслан авылын Казан белән бәйләгән ике тарих.
Чиләбе һәм Свердловск өлкәләре арасында урнашкан татар авылының килеп чыгышы Казанга бәйле. Авылның легендасына караганда, бу җирләргә Казан якларыннан Арыслан исемле татар кешесе килеп утырган, имеш. Егет башкорт кызына гашыйк булып, аны урлап кайткан диләр. Башкортлар аны куа чыкканнар, әмма татар егете тоттырмаган. Үзенең сыер тиресеннән эшләнгән кыйнырак дип аталган аяк киеме белән тауга җиңел генә менеп киткән дә, шуып кына төшкән — тота алмаганнар. Тоталмагач, ул егеткә «Бускак, бускак» дигәннәр. Арыслан варислары яшәгән авылга бу кушамат ябышып калган һәм әлегәчә онытылмаган ди.
Казан белән бәйле икенче тарих бик гади: моннан берничә ел элек Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясаганнан соң Бөтендөнья татар конгрессы рәисе булган Ренат Закиров «Ләйсән» ансамбленә гармун һәм автобус вәгъдә иткән иде. «Гармунын бирде, автобусын — юк. Көтәм инде ул автобусны», — ди Роза Мөхәрәмова.
Арыслан авылында 7 ел элек фотограф Рәмис Нәҗмиев булган. Авыл турында күзаллау тудыру өчен аның шәхси блогындагы фотоларны тәкъдим итәбез.