Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәтта елмая әле». Төмәндә нәни кызны вәхшиләрчә үтергән кеше балалар белән эшләгән

Виталий урамга йөрергә чыккан баланы юмалап, фатирына алып керә, скотч белән бәйләп куя, көчли һәм буып үтерә. Мәетне берничә көн суыткычта саклый.

news_top_970_100
«Хәтта елмая әле». Төмәндә нәни кызны вәхшиләрчә үтергән кеше балалар белән эшләгән
https://sledcom.ru

Төмән шәһәрендә 8 яшьлек кыз баланы үтерү турында эшне тикшерү дәвам итә. Тикшерү версиясе буенча, бу җинаятьне 40 яшьлек Виталий Б. кылган. Тикшерүчеләр аның башка җинаятьләргә дә катнашы юкмы икәнен тикшерә. Туксанынчы еллар азагыннан башлап биредә сигез бала эзсез югалган. Бу турыда РИА Новости язды.

Виталийны 25 августта эш урынында тоткарлыйлар. Шаһитлар сүзләренчә, ул каршы килми, кәефе яхшы була, хәтта елмая. Шул ук көнне Виталий гаебен таный. Экспертлар аның ДНК үрнәкләре кыз бала мәетеннән алынган үрнәкләр белән туры килүен ачыклый.

Тикшерү версиясе буенча, Виталий урамга йөрергә чыккан баланы юмалап, фатирына алып керә, скотч белән бәйләп куя, көчли һәм буып үтерә. Мәетне берничә көн суыткычта саклый, аннары Оброчное күле буена илтеп яшерә. Мәетне 19 августта табалар.

Виталийның хезмәттәшләре дә, танышлары да шок халәтендә. Аның турында бары яхшы сүзләре генә сөйлиләр. Төмәнгә ул 2015 елда килә, төрле эштә эшли. Соңгы вакытта җиһазлар ясый торган фабрикада эшли.

Аның хәзерге эш бирүчесе, эшмәкәр Константин П. сүзләренчә, Виталий «аралашучан, конфликтсыз, аек кеше».

«Былтыр ноябрьдә безгә урнашты. Бер айда бер тумбочка куярга, яки ике кухня җыярга мөмкин иде. Шәхси тормышы белән кызыксынмадым. Аның хатыны, баласы бар дип ишеткән идем. Һәрчак тыныч булды, бер шик тә тудырмады. Әле дә ышана алмыйм бу хәлгә», — ди ул.

Виталий Сургутта туып-үскән. 2000 нче еллар башында Асбестта спецназ бригадасында хезмәт итә. Төньяк Кавказга командировкага бара. 2003 елда өйгә кайта, өйләнә, ике баласы — кызы һәм улы туа. Әле үги кызын да тәрбияли.

2000 нче еллар азагында Ханты-Мансийск округының Нягань шәһәренә күченәләр. 2008-2011 елларда участковый ярдәмчесе булып эшли. Хезмәттәше аны мәрхәмәтле һәм позитив иде дип бәяли. «Мин аны 2010 елдан бирле күргәнем юк. Аның турында начар сүз әйтә алмыйм», — ди ул.

«Бик мәрхәмәтле кебек күренә иде. Хайваннарны яратты. Этен ярата иде. Алкоголь белән проблемалары булды — күп эчә иде», — ди танышы Алена.

Нягань шәһәрендә Виталийның хатыны Ирина зур йортны арендага алып, шәхси ясле ясый. Ире ярдәм итә, иртәнге чараларда еш катнаша. Бу яслегә өч яшькә кадәрге утызлап бала йөри. 2012 елда санитария нормаларын бозган өчен, яслене ябалар. Ирина штраф түли.

Хәзер Виталийның нәни кызны үтерү сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Ул баланың мәетен полиэтилен кисәгенә төрә, картон тартмага сала, аннары суыткычка куя, бераздан күл буена илтә. Бу урынны волонтерлар караганда, мәет әле анда булмаган дип фаразлыйлар.

Сабый кыз 30 июньдә югала. Аны волонтерлар, полиция эзли, бала турында белешмә өчен миллион сум вәгъдә итәләр. Виталий да баланы эзләшеп йөргән була, дигән белешмә дә бар. Волонтерлар бу хәбәрне расламый да, кире дә какмый.

Мәрхүмә кыз бу урамга еш кына баргалый, алар биредә вайфай таба. Кызның гаиләсе яхшылар рәтендә булмый. Аны еш кына урамда ялгыз йөрүен күрәләр. Баланы үтергәннән соң, аның олы апасын һәм нәни сеңлесен социаль-реабилитация үзәгенә алып киткәннәр.

Мәрхүмә кызны 28 августта җирлиләр, диелә хәбәрдә.

  • «Эт тапмаслык итеп яшергән». Июньдә югалган бала табылган урынга чәчәкләр китерәләр, дип язган идек.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100