Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Эт тапмаслык итеп яшергән». Июньдә югалган бала табылган урынга чәчәкләр китерәләр

Төмәндә югалган сигез яшьлек Настяның мәетен кырыклап пакетка төреп, тартмага салганнар, тартманы кабат пакет эченә тыгып куйганнар.

news_top_970_100
«Эт тапмаслык итеп яшергән». Июньдә югалган бала табылган урынга чәчәкләр китерәләр
Владимир Васильев

Төмәндә июнь азагында югалган сигез яшьлек Настяның мәетен күл буенда тапканнар. Җинаятьче баланың гәүдәсен этләр дә таба алмаслык итеп яшергән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Баланы Урман базасы микрорайонындагы күл буенда табалар. Ул пакет эчендә була.

Настя 30 июньдә көпә-көндез югала. Ул әтисе яши торган пансионаттан чыга, биредәге кибеткә керә, аннан китә һәм эзсез югала. Кара футболка, сары шорты, алсу төсле сланцы кигән баланы бөтен шәһәр эзли. Туганнары аның исән булуын өметләнә. Тикшерүчеләр җинаять эше ача.

Үтерүче кеше баланың мәетен кырыклап пакетка төргән, каты иттереп бәйләп куйган, зур тартмага салган һәм тартманы кабат пакетка тыгып куйган. Ул мәетне этләр дә таба алмасын өчен шулай яшергән булуы ихтимал.

Настяның мәетен табар алдыннан, шәһәрдә ике нәни малайга бер ир-ат һөҗүм иткән, ул балаларны подвалга алып кергән. Балалар исән калган. Бу кешене тоткарланганнар. Настяны да шушы кеше үтергән дип шикләнәләр. Ул Настя белән күрше йортта гына яши.

Тикшерүчеләр башка версияләрне дә карый.

Төмән халкы Настя табылган урынга чәчәкләр китерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100