news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хөрмә яратучы нәни малайга табиблар тугыз сәгать операция ясаган

Баланың ашказанында 250 грамм чамасы авырлыктагы төен барлыкка килгән.

news_top
Хөрмә яратучы нәни малайга табиблар тугыз сәгать операция ясаган
https://pixabay.com

Кытайның Фуцзянь провинциясендә биш яшьлек малай хөрмә ашый. Дүрт җимешне ашап бетергәч, аның эче каты итеп авырта башлый. Әти-әнисе куркуга кала һәм баланы хастаханәгә китерәләр. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Хастаханә табиблары балага УЗИ ясый һәм авырту сәбәбен таба. Баланың ашказанында 250 грамм чамасы авырлыктагы бер төен барлыкка килгән. Аның озынлыгы 7 см, киңлеге 3 см була. 

Табиблар аңлатканча, хөрмә бик авыр үзләштерелә. Аның составындагы кислоталар ашказанындагы аксымнар һәм клетчатка белән реакциягә кереп, бик тыгыз төен барлыкка килгән. 

Бу төенне ваклау өчен табибларга 9 сәгать тырышырга туры килә. Хәзер бала исән-сау, аны өенә кайтарып җибәргәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар