Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Организмны кислородка баета торган унтугыз ризык

Әлеге мәгълүмат коронавирус пандемиясе вакытында аеруча файдалы булыр.

news_top_970_100
Организмны кислородка баета торган унтугыз ризык
Владимир Васильев

Кан составындагы гемоглобинда кислород дәрәҗәсен арттыру өчен майлы кислоталар ярдәм итә. Кеше организмында майлы кислоталарның күпчелеге барлыкка килми. Шуңа күрә балык, җитен мае, зәйтүн мае, әстерхан чикләвеге кебек ризыклар ашарга кирәк. Аларда майлы кислоталар һәм омега-3 маддәсе була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Канны кислородка баету өчен антиоксидантларга бай булган ризыклар да ярдәм итә. Бу — кузаклылар, яфраклы яшелчәләр, кәбестә, алма, груша, лимон, яшелчә соклары, җиләкләр.

Шулай ук кишер, авокадо, банан, кара карлыган, сельдерей, сарымсак һәм хөрмә җимеше (финик) организмны кислородка баета. Әлеге ризыклар икеләтә файдалы, алар кан басымын көйләргә дә ярдәм итә.

Әлбәттә, ризыклар гына организмга ярдәм итеп бетерә алмый. Саф һавада йөрү, физик күнегүләр белән шөгыльләнү, җитәрлек күләмдә су эчү кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100