Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хөрмәтне бетерәсез» — челтәр бизнеста эшләүчеләр ярымшәрә видеоларын күрсәтте

Бер төркем челтәрле бизнеста эшләүчеләр бу көннәрдә Мисырда, Кызыл диңгез яр буенда «кызына», «белем ала». Алар арасында җырчы Лилия Муллагалиева, телевидение алып баручысы Зәмирә Рәҗәпова, җырчы Айгөл Шәйхетдинова һәм башкалар бар.

news_top_970_100
«Хөрмәтне бетерәсез» — челтәр бизнеста эшләүчеләр ярымшәрә видеоларын күрсәтте
https://www.instagram.com/zamira266/

«Челтрәвик»ләр халыкны кызыктыру максатыннан җылы якның матурлыгы белән беррәттән үзләренең ничек шәп ял иткәннәрен дә күрсәтеп баралар. Мәсәлән, Зәмирәнең челендж форматындагы видеосында ярымшәрә ханымнар әллә ниләр кыланып беткәннәр. Зәмирә үзе: «Сезнең кәефне күтәрү өчен төшердек», — дисә дә, инстаграм дуслары бу видеоларны аңламаган, бизнесменнарга тәнкыйть сүзләре яудырганнар гына.

«Нигә кирәк бу комедия? Реклама өченме?»;

«Шул ял итә торган акчаларыгызны авыру балаларга бирегез, менә булырсыз кеше. Арт шәрифләрегез белән мактанып утырасыз»;

«Тутырган тавыклар кебек. Гафу, мин шаярттым гына», — дип язалар.

Соңгы комментарий аеруча күңеленә тигән булса кирәк: «Сез дә тиле тавык кебек, уңышсыз шаяртуларыгыз белән. Үпкәләмәгез, мин шаярттым гына», — дип җавап кайтарган бу инстачыга Зәмирә.

Инстаграмда утыручыларга видеоның ахыры — Лилия Муллагалиеваның мул күкрәкләрен күрсәткән минуты аеруча ошаган. «Кульминация — Лилия. Шәп», — дигәннәр.

«Гафу итегез, телевидение кешесенә мондый шәрә күкрәкле хатыннарны бөтен дөньяга күрсәтү матур нәрсә түгел. Үз дәрәҗәгезне, үзегезгә булган бөтен хөрмәтне бетерәсез», — дип язган бер инстачы.

«Мондый шәп яшәү рәвеше хакына сезнең яратмау һәм хөрмәтегез бетүне ничек тә кичерербез. Алга таба көнләшүегезне дәвам итегез», — дип җавап биргән Зәмирә.

Әллә чынлап, әллә уйнап: «Күрсәтер җирләрегез бар», «Фигуралар шәп», — дип комментарий калдыручылар да бар.

  • «Челтәрле бизнес вәкилләре», бөтен «Казан Экспо»ны тутырып, татарча концерт оештырган
  • «Челтрәвик»ләр халыкны административ җаваплылыкка тарту белән куркыта


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100