Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрам акча кая илтә? (Зәмирә Сәмигуллина)

«Син ашыктырма, артыңнан кабатлап өлгерә алмыйм. «Нәс»не өйрәнү дә җиткән, син әйткәнчә гел укып сыпырам, барыбер файдасы юк, — дип орышып алды хатын дустын. — Балалар чит илгә алып барыр да, операция ясагач бер дигән итеп күрә башлар әле күзләрем, икәү кара-каршы утырып чәй эчәрбез».

news_top_970_100

— Яхшы булыр иде дә. Чәен дә эчәрбез, бәлешен дә салырбыз. Хәзергә менә шушы догаларны өйрәнә торыйк әле, догалар күзләрең ачылгач та комачау итмәс, — дип кенә тукталып калды Чулпан.

Чит илгә операциягә алып бару турында балалары күптән онытканын әйтеп үпкәләтәсе килмәде күршесен. Барыбер Чулпан гаепле булып калачак. Моннан элек бер әйткән иде, үз балаң булмагач, минекеләрне көнлисең, дип бер атна сөйләшми йөрде. Мунча ягып кертәсе булгач, үзе беренче булып дәште. Ул вакытта күзләре начарлана гына башлаган иде әле. Ә бүген менә ике күзнең берсе дә күрми.

Балаларына өметләнеп яшәве аңа көч өсти өстәвен. Алар кайтыр, чит илгә алып барырлар, дип ышанып яши бит ул. Ә ышаныч билгесезлеккә караганда рәхәтрәк. Кайчан да булса бер булыр, дип көтәсең. Үстергән балаларыңнан ярдәм көтүе бигрәк тә яшәргә көч өстидер. Бишектән алып, олы тормыш юлына чыгарганчы тәрбияләгән балалардан үзең олыгайгач, ярдәмгә мохтаҗ булып калгач ярдәм көтү тиеш әйбер кебектер ул. Чулпан шулай уйлый гына, үзе бала үстермәгәч ул кадәр нечкәлекләрен белеп бетерми.

Ә күршесе балалары өчен аз тырышмады. Колхоз идарәсендә хисапчы булып эшләгән хатынның бөтен эшләгәне балалары өчен булды. Өч кыз үстерде ул ире белән.

Cәкинә Ташкенттан кунакка гына кайткан кыз иде. Әти-әнисенең туган авылында төпләнеп тә калды. Авылның иң тыйнак егетенә кияүгә чыкты. Рафис йөзгә әллә ни күз төшәрлек булмаса да, акыллы, эшчән икәнлеге аз сүзле булуыннан ук күренеп торды. Башка иптәшләре кебек сүз югында да сүз ясап, мактанып, сүгенеп сөйләшә белмәде ул. Сәкинәгә шул ошады да, тотты да кияүгә чыкты. Авыл кибетендәге сатучы пенсиягә киткәч, җай гына эш тә булды.

Уналты еллап эшләде кибеттә, шул вакытта өч кыз алып кайтырга да өлгерде. Бервакыт колхоз рәисе, идарәгә синең кебек җитез, чая хисапчы кирәк, сине эшкә чакырырга кердем, уйлап карале, дигән тәкъдим белән керде. Ире белән киңәшкәч, тәвәккәлләде Сәкинә. Бер атна эчендә исәп-хисап ясап, идарәгә күчте. Яңа эш урынында бөтенләй дә рәхәткә тиенде. Эше дә, сәүдәсе дә бергә барды.

Элекке сатучы булгач, алып куйган нәрсәң юкмы, дип төн уртасында аракы сорап керүчеләр дә өзелмәде йорттан. «Кеше күрә күрмәсен», — дип яшереп кенә куйган шешәләрне төнлә хәйран озатты хатын. Бер юлын белеп алгач, ирләр дә, хатыннар да килде. Баштагы мәлдә күпләп сатмады, бер-ике тартма алып куя да, бик кирәк иде, дип өзгәләнеп керүчеләргә генә биргәләде. Төнлә белән яшьләр, көндез ялгыз карт-карчыклар булды баштагы мәлдә сатып алучылары. Авылда аннан башка бер эшне дә җайлап булмас кебек. Шуңа күрә ялгыз карчыклар кичтән үк хәстәрен күреп куялар. Авылда алты-җиде ир-ат бар шулай көнлеккә эшләп йөрүчеләр. Колхоз эшкә чакырганда аек көннәре юк. Шешә күрсәтеп, башта бер рюмка җиффәреп тотынсалар, бар эшне дә ялт иттереп куялар. Яз җитүгә күзәтеп йөри башлыйлар: кайсы карчыкның түбәсеннән кар төшерәсе, тирес чыгарасы, баздан бәрәңгесен чыгарып бирәсе…Шуннан бакча, җәйге эшләр китә.

Бер дә керемсез яшәмде Сәкинә. Авылга күченеп кайтучылар да аның файдасына булды. Күченеп кайткан алты гаиләнең дүртесе дә шешә яратучылар. Авылның аек саналган ирләре дә сугылгалады кайчак. Ирләре, туганнары исереп өйгә кайтып тавыш чыгаргач, хатыннары ярсып Сәкинәгә килде килүен. Хатын-кыз чәпчеп ни кыла инде? Чебен дулап тәрәзә ватылмаган кебек, Сәкинә ишек төбендә елый-елый сөйләүдән гайре берни эшли алмадылар. Судка бирәм, күз яшьләрем төшәр, дигән сүзләрнең көче юклыгына нык ышанган иде ул. Кулдан тотмаган карак түгел. Син ник аракы сатасың, дип зар белдереп килүче хатыннарга, кайчан күрдең минем сатканны, дип, үзләрен яла ягуда гаепләп чыгарган көннәре дә күп булды. Бер шундый сүз ишеткәч, икенче кат кем килсен инде зар белдереп. Судка да бирә алмыйлар, һаман да шул сүз, тотылмаган карак карак түгел. Сәүдәдә эшләгәндә урыннарда эшләүче абзыйлар белән дә дуслыгын ныгытып калуы файдага булды. Исерткеч сыекча тутырылган шешәләрне очсыз бәягә китереп торучылар да табылды. Ике як өчен дә табышка эшли башлады Сәкинә.

Бервакыт колхоз рәисе үз кабинетына чакырып, ярамаган эшеннән туктарга кирәк, дип йодрык төйнәгән иде дә, чая холыклы хисапчы тиз авызын япты.

– Синдә генә түгел кызлар, миндә дә бар. Тик, минем мал тулы фермам юк, синең кебек мин дә алты-җиде үгезне яшен сукты, дип ялган документ ясатып, берьюлы сатып җибәрер идем дә, бик тиз генә машина алып бирер идем, — диде күзен дә йоммый.

Колхоз рәисе Сәкинәгә ул көнне генә түгел, башка бервакытта да сүз әйтеп булмаслыгын аңлады. Ут белән бер икән бу, моның эшләренә күз йоммый чара юк. Күбрәк күрә башласаң, үзеңне дә чагуы бар. Ә ул идарәдә ниләр генә булып ятмый. Бөтен хисап эше аның аша башкарыла бит. Идән юучы Хәлимә түти әйткәндәй, бер табактан ашыйлар.

Сәкинәнең осталыгы артканнан-арта барды. Берара спирт кебек сыекча тутырылган литр ярымлы шешәләр дә саткалады. Ни икәнен тәгаен генә үзе дә белмәде. Алып килүчеләрнең берсе самогон, икенчесе спирт, диде. Баштарак курку булды. Литр ярым шешәсен йөз илле сумга гына саткач, сәрхушләр йөгереп кенә йөрде алар капка төбендә. Бу кадәр эчүгә үлмәсәләр ярар иде, дип борчылган көннәре булды. Бер дә үлми тормады ирләр. Табиб куйган диагнозлары азмы-күпме гомер буе аракы эчүгә бәйле булса да, исерек вакытында үлеп китмәгәч, үзен гаепле санамады. Бавыры беткән, бөерләре эшләми башлаган, дип әйтсәләр дә, бер аракы эчмәгән кешенең дә бавыр-бөере бетә, дип кенә уздырды.

Исереклек аркасында хатынын кыйнап яшәгән, балаларын куалап чыгарган ирләр тормышын ул бөтенләй күз алдына китерә белмәде. Чөнки үзе хәлвә ашаган кеше, бар кешене дә хәлвә ашый, дип белә дигән сүз бар бит халыкта. Бу очракта да нәкъ шулай. Башка гаиләдә дә аның йортындагы кебек тынычлык, муллык кебек тоелды. Хәтта кайбер өйләнмәгән картая баручы ирләр әниләреннән яшереп, өйдәге келәм, затлы савыт-сабаларны сатып эчсә дә. Һич исе китмәде. Чөнки аның күз яшьле, исеректән кыйналулы тормышны күргәне булмады. Күпме балалар ул кичләрдә дәрес әзерли алмыйча, икенче көнне укытучыларыннан начар билге алды, киләчәккә ышанычлары, якты хыяллары өзелде. Үз кызларын зур акчалар түләп берәм-берәм укырга кертә алганына күкрәк сугып мактанды. Имеш, аныкылар укымышлы, үз белемнәре белән, бюджет бүлегенә укырга кергән. Кергәннәр, ди! Дөнья түгәрәк ул. Өч кызының да түләүле бүлектә укыганын, ул акчаларның кайдан килгәнен яхшы аңлый авыл халкы. Авыл кешесе мал карап, тирес арасыннан чыкмый, дип көлсәң дә, Сәкинәдән зирәкләре күп.

Ире Рафис әллә ничә тапкыр әйтеп карады. Ярамый торган эш, ташла, диде. Тыңламады хатын. Рафис күңеле белән риза булмаса да, хатынына башка сүз әйтеп мәгънә юклыгына төшенде. Авылдашларыннан уңайсызланып йөри торгач, басынкыланды, үз эченә бикләнде. Болар эзсез узмады, ир илле дүрт яшендә йөрәк белән китеп барды. Ирен озаткач, Сәкинә дә әллә ничек югалып калгандай тоелды. Ни дисәң дә, акчага гына бәйле түгел икән тормыш. Яныңда терәк кирәк икән. Исереклектән арына алмыйча, ирләре үлеп ялгыз бала үстергән аналар, менә син дә яшәп карале, дип әйтә кебек иде. Әмма бу халәт озакка бармады. Үзен беркайчан да гаепле санамады ул. Ике кызына да кияүне байлар арасыннан үзе тапты. Кызлары бай кияү кочагыннан бик сирәк чыккаладылар. Әниләре янына кайтулары сирәгәйде. Кече кызы утыз яше тулса да, кияүгә чыгарга ашыкмый. Үз фатиры, машинасы бар, чит илләргә командировкаларга йөри. Анысы апалары кебек, хисапчылык түгел, тәрҗемәче эшен сайлады.

Сәкинә зур йортында үзе генә утырып калгач, ялгызлыкның ни икәнен аңлады. Болай да күз күрүе бик үк яхшы түгел иде. Көн-төн кәгазь арасында саннар санап утыра торгач, тагын да көч килгәнме, алтмышы да тулмады, күзләре бөтенләй күрми башлады хатынның. Кызларына хәбәр иткәч, әни акча салабыз, үзебезнең кайтырга вакыт юк, колхоз идарәсеннән машина сорап, хастаханәгә барып кайт, дип киңәш иттеләр. Шулай эшләде дә. Элекке колхоз рәисе пенсиядә инде. Яңа рәис - шушы авылда үскән егет. Сәкинә апасының хәле шәптән түгеллеген күреп, акча сорамады, машина бирде. Шофер Илнар кайчандыр Сәкинәнең клиенты булган, җайлы ир. Хастаханәдә йөртергә Чулпан барды.

– Теге хатыныңдагы балалар тормышлымы? — дип сорап куйды Сәкинә юлда.

– Әйе, кыз кияүдә, онык бар, малай быел өйләнде, — дип җавап бирде Илнар.

– Сине айныта алмыйча тәки икенче иргә китеп барды ул, — диде Сәкинә ярага тоз сипкәндәй.

Бу хатын һаман да үзендә бер дә гаеп эзләми икән, дип уйлады Илнар бу минутта. Бик бәхетле яшәгәннәр иде алар. Юктан гына эчә башлады да, туктый алмады. Эчеп алгач, холык та нык кына кыза. Ничә тапкыр гына елап килде аның хатыны Сәкинәгә.

– Мин аларның авызына егып аракы салмыйм. Иреңне үзең айныта алмагач, миннән гаеп эзләмә, — дип шарт итеп капкасын ябып куяр иде.

Елап та, ялварып та аңлата алмагач, аерылды хатыны. Аннан соң да бер ел эчте әле. Дуслары эчеп үлә башлагач кына айнып китте Илнар. Әнисе белән генә яшәде. Менә хәзер әнисе дә үлде, бер ялгызы.

Гел язмышка гына да сылтап булмый. Язмышларны да үзебез язабыз бит. Сәкинәгә дә өеннән яшертен генә аракы сатарга дигән язмыш язылмагандыр тәкъдир китабында. Бу хакта кисәтү ясагач, авыл хәзрәтенә:

– Тормыш алып барасы, яшисе бар бит, хәзрәт. Нишлим, бер хезмәт хакына гына карап утырсаң, ерак бара алмыйсың, — дигән иде дә үзен хаклыга санап.

Менә кая алып барган икән хәрам акчалар хатынны. Көмешкә, аракы саткан акчаларына саулык сатып ала алмый хәзер. Караватында тик кенә утырып тора. Ашатып-эчертеп, көндәлек йомышларында ярдәмгә ярый әле ялгыз күршесе Чулпан бар. Бәлки ул да моның кадәр тәрбия кылмас иде. Әниләренә әйтми генә балалары караучы итеп яллады үзен. Ялгыз хатын булса да, Чулпанның да тормыш алып барасы бар. Йортының шифер түбәсен калайга алмаштырып булмасмы, дип кенә ризалашты караучы эшенә…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100