news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең сеңлесе җырчының сәхнә күлмәкләрен Казаннан Тәтешлегә алып кайткан

Фирүзә Ибәтуллина туган ягында җырчының музеен ачарга җыена.

news_top
Хәния Фәрхинең сеңлесе җырчының сәхнә күлмәкләрен Казаннан Тәтешлегә алып кайткан
Салават Камалетдинов

Тәтешледә Хәния Фәрхи музее ачылачак. Бу хакта инстаграмда аның сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина яза. Ул Казаннан җырчының сәхнә күлмәкләрен алып кайткан, аларны инстачыларга да күрсәткән. Җырчы белән бәйле истәлекләр тупларга халыктан да ярдәм сораган.

«Ходай насыйп итеп, изге теләкләребез кабул булса иде. Кояшымның туган ягында музей ачарга теләгебез. Бу изге эшкә сезне дә чакырып калам. Минем күз нурым бик тә бүләк бирергә ярата иде. Әгәр аны хәтерләткән якты истәлек булса, музей ачылуда сезнең дә өлешегез булыр иде. Мәңгелек бер моң булып туган моңлы сандугачыбызның иҗаты мәңгелек булуына иманым камил», — дип яза сеңлесе.

«И, Фирүзә, изге эшләр белән йөрисең, Ходай уң кылсын иде. Хәниябезнең җаны сөенеп ятсын», «Күлмәкләренә хәтле якын. Таныш күлмәкләрен карый башладым. Күрмәгәннәре дә бар икән әле», «Бу күлмәкләр барлык татар тамашачысына да искиткеч якын», Киемнәре бигрәк затлы, матур, зәвык белән тегелгән, үзенә бик тә килешеп тора торган иде шул», — дип искә алганнар җырчыны инстачылар.

Хәния Фәрхинең кызы Алия Гәрәева әнисенең барлык концерт костюмнары, аяк киемнәре, концерт әйберләрен өендәге кабинетында саклаулары турында сөйләгән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар