Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә: «Дүртенче җәйнең 27 июлен синсез каршы алам»

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхинең вафатына дүрт ел. Сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина аны бик сагынуы турында язган.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә: «Дүртенче җәйнең 27 июлен синсез каршы алам»
Салават Камалетдинов

«Һәр таңга, зәңгәр күккә, төнлә калыккан айга сагынумны, саргаюымны сөйләп, үз алдыма җыру көйләп, ике яңагым буйлап бертуктаусыз күз яшьләре агып, берчә елап, берчә үзәк өзелүдән ыңгырашып, дүртенче җәйнең 27 июлен синсез каршы алам, Кояшым.

Фирүзә апа тормыш иптәше, дүрт саннары да төгәл балалары, оныклары, торыр йорт-җире, туганнары булса да, Хәния апасын бик юксынуын әйтә. «Бар да бар, ләкин син. син, син генә юк, минем җанымның яртысы, һәрбер күзәнәгемнең сәламәтлеге, күңел түремне җылыткан, балкыткан Кояшым — Хәния апам минем.

Мин сине, истәлекләреңне, безнең бер оядагы балачакны, балигъ булгач, уртак серләрне, син бүләк иткән һәр бүләкне, синең җырларыңны, кечкенәдән йөрәгемә сеңеп калган һәр киңәшеңне кыйммәтле ядкарь итеп саклыйм. Белсәң икән, ничекләр сине өзелеп сагынганымны аны аңлатып та, язып та булмый. Бу тормышта исәннәрне сагынып, күрешүләрне көтеп яшәүдән дә татлырак, кыйммәтлерәк хис юктыр…

Бик шашып сагынгада, Кояшым, ярый әле энҗе бөртекләрең — кызларың Алия, Алсуың бар. Аларга карыйм да, сокланам. Аларның бит һәр күзәнәге, сулаган сулышы, төс-кыяфәтләре, барлык әгъзалары синеке, синең дәвамың.

Алар мин бәрелеп-сугылып, ярсып, әрнеп бөгелеп төшкәндә дә «Фирүзә апа, җитәр инде сиңа, әни һәрвакыт көчле булды, ул көчсезләрне яратмый иде, җитәр, суга салма, зинһар», — дип икес ике яктан сабый баланы юаткан кебек юата.

Апау, кадерлем. йөрәк парәм, Кояшым минем, синең рухыңны беркайчан нурсыз итмәм, онытмам. Син исән чакта ук вәгъдә иткән безнең гаилә тарихын чагылдырган повестьне тәмамларга, туган җиребездә «Хәния» музее ачарга, синең җырларыңны җырларга, бәгыреңнән өзелеп төшкән сабыйларыңны яратып кадерләргә, тормыш иптәшең — җизни белән туганлык җепләрен өзмәскә, рухыңны шатландырып. хәер-догадан калдырмаска вәгъдә бирәм…» — дип язган Фирүзә ханым.

Пост астында Хәния Фәрхинең тугры тамашачылары да «яратабыз, сагынабыз» дип язып калдырган.

Хәния Фәрхи Башкортстан АССРның Тәтешле районында 1960 елның 30 маенда туган. 2017 елның 27 июлендә вафат булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100