Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең "Бәйрәм" ансамблендә кем җырлаячак?

"Бәйрәм" төркеме алга таба эшләячәк, әмма хәзер аның башка солисты була алмый. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә "Бәйрәм" төркеме алып баручысы Ленар Насыйров әйтте.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең "Бәйрәм" ансамблендә кем җырлаячак?
"Тик халык моны Хәния апа исеме артында акча эшлиләр дип уйламасын иде. Бу коммерция түгел. Без моны Хәния апаның җырлары мәңге яшәсен өчен эшлибез", - диде Ленар. 

Ленар киләчәктә "Бәйрәм" төркеменең солисты Хәния Фәрхи кызы Алия булырга да мөмкинлеген әйтә. "Әмма әлегә Алия әзер түгел. Аның балалары бик кечкенә", - ди ул. Төркем әлегә Хәния Фәрхи җырларының аранжировкаларын яңартып, аны үзләре башкарырга җыена. 


Хәния Фәрхинең "Бәйрәм" ансамбле алга таба Дәниф Шәрәфетдинов белән эшләп карарга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә "Бәйрәм" төркеме алып баручысы Ленар Насыйров әйтте.


"Әлегә Дәниф Шәрәфетдинов Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Хәния Фәрхине искә алып үткәрелгән "Истә калсын!" концертларында катнаша алмады. "Чөнки аның Чаллыда үз концертлары бара. Әмма без аның белән сөйләштек инде. Ул риза. Дәнифнең үзенең дә безнең белән эшләп карау теләге булган. Аның Хәния апа белән җырлаган бик матур җырлары бар", - диде Ленар Насыйров.

Дәниф Шәрәфетдинов 1996-2001 елларда Хәния Фәрхи төркемендә эшләгән җырчы. Тумышы белән Актаныш районыннан. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлаган. Дәнифнең сәламәтлеге белән проблемалар булып вакытлыча урын өстенә калганлыгы да билгеле. 

 “Бәйрәм” ансамбленең киләчәге турында башка сәнгать әһелләренең фикерләре “Интертат” электрон газетасында соңрак тәкъдим ителәчәк.

 Искәртеп үтәбез: Тукай исемендәге филармония залында Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхине искә алу концерты узды. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100