Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхи истәлегенә концерттан фоторепортаж

Бүген Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә концерт узды. "Интертат" концерттан фоторепортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
Хәния Фәрхи истәлегенә концерттан фоторепортаж
Хәния Фәрхи соңгы концертлары белән май азагында Филармониядә чыгыш ясаган иде. Бүгенге концерт та аның 30 нчы май концертыннан өзек белән башланды, видеоэкраннарда Хәния филармония залына "килеп керде" һәм җырлый башлады. Анда" истәлеккә калсын" дигән юлларына тамашачы күз яшен тыеп кала алмады. Аннары җырчының иң беренче тапкыр сәхнәгә чыккан мизгелләре, иң популяр җырларыннан өзекләр видеоэкранда күрсәтелде. 

Концерттан репортажны Интертат сайтында укый аласыз.











































































Татар эстрадасының йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткачйөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Фоторепортажны сылтама аша карарга мөмкин. Хәния Фәрхинең биографиясе - тормышындагы 14 факт һәм җырлары.

Хәния Фәрхинең кырыгын искә алу. Хәния Фәрхи истәлегенә флешмоб.









Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100