news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәмдүнә Тимергалиеваның «любимчигы» белән соңгы биюе видеосы чыкты

Бу видеоны «Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты Илнат Фәрхуллин куйган.

news_top
Хәмдүнә Тимергалиеваның «любимчигы» белән соңгы биюе видеосы чыкты
https://www.instagram.com/ilnatfarkhullin/

«Казан егетләре» төркеменең элеккеге солисты Илнат Фәрхуллин легендар җырчы Хәмдүнә Тимергалиева белән сәхнә артында биегән видеосын куйган. Видео янына: «Любимчик» дип йөртә иде. Хәмдүнә апа, киңәшләрең өчен рәхмәт!» — дип язган ул.

Инстачылар бу кайгылы хәбәргә ышанасы килмәүләрен, «карап искә алырбыз», «өлкәннәрнең күңелен күрүче бит син, Илнат», дип язганнар.

  • Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында туа. Уфа элемтә станциясендә монтер булып хезмәт куя. 1976-1987 елларда Татар дәүләт филармониясендә эшли. Репертуарында меңләп җыр бар, шуларның 200е татар халык җырлары.
  • Җырчы турындагы якты истәлекләрне «Интертат» барлады.
  • Хәмдүнә Тимергалиева үләр алдыннан, Хәния Фәрхинең сеңлесе төш күргән.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар