Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәлим Җәләй турында сәхнәдәшләре: «Театрның тел сакчысы, күпкырлы талант иясе иде»

Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Хәлим Җәләй вафат. Хәлим абый бөтен гомерен Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрына багышлаган шәхес. «Интертат» сайты артист турында сәхнәдәшләренең истәлекләрен туплады.

news_top_970_100
Хәлим Җәләй турында сәхнәдәшләре: «Театрның тел сакчысы, күпкырлы талант иясе иде»
Владимир Васильев

Илдус Әхмәтҗанов: «Хәлим абый театрыбызның тел сакчысы иде»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдус Әхмәтҗанов: 

«Минем өчен бу бер дә көтелмәгән хәбәр булды. Хәлим абый белән бер көн элек кенә телефоннан сөйләштек. Кәефе бик әйбәт, тавышы көр тоелды. Кичә бакчада идем, шуңа шалтырата алмадым. Бүген иртән хәлен белешим дип торганда, Хәлим абыйның вафатын җиткерделәр… 

Безнең татар сәнгате бик зур югалтуга дучар булды. Театрның ниндидер бер шәмдәле сүнде кебек. Яңадан кайтарып булмый торган яктылыгы сүрелде. 

Әле күптән түгел генә аның автобиографик китабы басылып чыкты. Ул шулкадәр матур, җор тел белән язылган. Анда ул үзенең балачагыннан алып, бүгенге көнгә кадәр бөтен тормышын бәян иткән. Хәлим абый — сугыш чорында үскән бала. Тормышның ачысын-төчесен татып үссә дә, ул шушы авыр балачагын ниндидер романтик рухта, шаян тел белән язган ки, аны укыганда аерылып булмый. Авыр заманда, авыр тормыш кичерсә дә, балачак елларында күргән кайгы-хәсрәтләре өчен, Хәлим абыйның күңелендә беркайчан да яшәешкә, кешеләргә карата үпкәсе юк иде. 

Хәлим абый — күпкырлы иҗат әһеле, талант иясе иде. Популяр артист кына түгел, язучы, драматург, тәрҗемәче, нәфис сүз остасы. Радио-телевидениедә аның бихисап күп шигъри һәм проза әсәрләренең язмалары саклана.

 Безнең театрда СССРның халык артисты Габдулла Шамуковтан соң андый күпкырлы артист булганы юк иде әле. 

Шуның өстенә ул театрыбызда тел сакчысы иде. Телнең бөтен нечкәлекләрен белә һәм шул белүе белән файдалана да иде. Башкаларда тел кимчелекләре күрсә, бик каты кәефе төшә. Сәхнәдә ялгыш сүз, тиешсез сүз ташлаган кешегә бик каты, принципиаль рәвештә бәйләнә. Театрның чып-чын тел сакчысы булды ул. Чөнки аның дәрәҗәсендә тел белүче артистлар театрда күп түгел.

Хәлим абый бик күп шигырьләр иҗат итте, тәрҗемәләр эшләде. Аның тәрҗемәләре күп театрларда куелды. 

Шулай ук аның иң көчле ягы — балалар өчен язган әкиятләре. Аларны балалар гына түгел, без — өлкәннәр дә, балачагыбызны искә алып, яратып укыйбыз. 

Без аның белән гомер буе дус булып яшәдек, һәрвакыт эч-серләребезне сөйләшә идек. Гастрольләр вакытында кунакханәләргә бер номерга төшә торган идек. Ул күңеле белән йомшак күңелле кеше иде, ләкин бервакытта да турысын әйтергә курыкмады. Худсоветларда бик принципиаль чыгышлар ясый иде.Тәнкыйтьләүдән тайчынмады, яхшы эшне күреп, мактый да белә иде. 

Хәлим абый бик шаян, җор телле кеше. Аннан театрда бик күп канатлы гыйбарәләр калды. Үзе янында да, үзе юкта да, аның сүзләрен кабатлап сөйләшәбез. Аның канатлы гыйбарәләре әле озак еллар театрда яшәячәк». 

Илдар Хәйруллин: «Хәлим Җәләй халык күңелендә Шәкүр образы белән калачак»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин:

«Безнең театрга индивидуаль кешеләр җыелган. Хәлим абый да үзенә күрә бик кызык, үзенчәлекле, характерлы артист иде. Шәүкәт Биктимеров — Әлмәндәр, Хәлил Әбҗәлилов — Хуҗа Насретдин булып язылса, халык күңелендә Хәлим Җәләлов хулиган Шәкүр булып калачак. 

Хәлим абыйның ниндидер бер кабатланмас сәхнә сөйкемлелелеге бар иде. Аны күрүгә кеше үзеннән-үзе елмая башлый, кәефе күтәрелә.

Хәлим абый үлеп шигърияткә гашыйк кеше иде. Балачактан, училищеда укыган вакытларыннан ук шигърият белән мавыгып, шигырьләрне куен дәфтәренә күчереп, ятлап, сәхнәдән укып йөргән кеше ул. Татар шигъриятен халыкка пропагандалаучы артист иде. Төнлә уятып берәр авторны әйтсәң, шунда ук ул авторның шигырен укып күрсәтер иде. 

Хәлим абыйның һәрвакыт үз фикере булды. Кешеләргә яки вакыйгага карата, беркайчан да, үзенең карашын белдермичә калмады. Ул фикер беркайчан да ординар булмас иде. 

Театрыбыз зур югалту кичерә. Шәхсән минем өчен, ун яшькә олырак булса да, якын дус иде ул. Без театр училищесында укыганда ук масса күренешләрендә бергәләп катнашып, дуслашып киткән идек. Аның белән тетарда, кулга-кул тотынышып, илле елдан артык эшләдек. Бик әйбәт, ышанычлы, ярдәмчел кешебезне югалттык без бүген».

Равил Шәрәфиев: «Балачагы җиңел булмады»

Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев: 

«Без Хәлим белән авылдашлар булгач, бер-беребезне балачактан белеп үстек. Мәктәптә чакта ук клоун Вәли белән клоун Гали булып, мәктәп кичәләрендә бергәләп уйный идек. Балачагы бер дә җиңел булмады аның. Әнисе 7 бала белән тол калып, бер үзе тәрбияләп үстерде аларны. 

Хәлим бар булганы белән артист иде. Театрга килгәндә осталыгы булмыйча, тырышлык белән генә алдырган артистлар да була. Ә ул бар яклап килгән, бар булмышы белән чын артист иде. Төп рольләрне генә түгел, башка пландагы рольләрне дә халык күңеленә керерлек итеп, үткәреп уйнады ул. 

Иҗатын, артист буларак үзен яратып кабул итсәм дә, кайбер мәсьәләләрдә карашларыбыз үзгә иде. 

Хәлимнең арабыздан китүе бик кызганыч. Ләкин бер нәрсә бар — «яшьли китте» дип үкенә торган түгел. Яшисен яшәп, искиткеч спектакльләр уйнап, үзе артыннан матур, онытылмас эз калдырып китте».

Миләүшә Шәйхетдинова: «Хәлим абый соңгы көннәренә кадәр

театрда булды»

Татарстанның атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинова: 

«Хәлим абый — әтиемнең (Наил Шәйхетдинов) курсташы. Хәлим абый турында әтинең җылы итеп сөйләгәннәре гел күз алдымда тора. Хәлим абый гаиләсе белән Казанда яшәгән. Шуңа авыллардан килгән барлык студентларны җыеп, җылы ризык ашасыннар дип, үзенә алып кайта торган булган. Каникулларда әти Хәлим абыйны үзенең туган авылы Лашманга алып кайткан. Шул вакытларда якынаеп киткәннәрдер, алар аның белән гомер буе аерылмас дуслар булдылар. Гомер буе бергә бардылар. 

Бүген минем күңелемә бик авыр. Бу хәбәрне ишеткәч әни дә елады. Чөнки Хәлим абый гаиләбезнең иң якын кешеләренең берсе иде. 

Хәлим абый театрыбызда телебезнең әдәбилеген, матурлыгын саклап торучыбыз иде. Барыбызның да сөйләм теле буенча остазыбыз иде. Без — артистлар, нәкъ Хәлим абый өйрәткәнчә, матур, аһәңле итеп сөйләшергә тырыштык. 

Без әле бу сезонда бергәләп «Сагынырсызмы?» спектаклен чыгардык. Хәлим абый репетицияләрдән кайтып кермәде, соңгы көненә кадәр театрдан аерылмады. 

Соңгы тапкыр бергәләп «Дон Жуан» спектаклендә уйнадык. 

Театрга килгәч, дустының кызы булгангамы икән, миңа үз баласыдый якын итеп карый иде. Һәрвакытта да авыл, әти турында истәлекләре белән уртаклаша. «Менә моны укы әле», — дип, миңа китап, журнал, газеталар, кызыма үзе язган әкиятләрен алып килә…

Хәлим абый бик таләпчән һәм төпле кеше булды. Аның белән бәйле бөтен нәрсә җиренә җитәргә тиеш иде. Әгәр кеше нәрсәгә дә булса салкын карашлы булса, аның кәефе китә. Һәр нәрсәнең тәмен, мәгънәсен белеп эшләргә яратты һәм безне дә шуңа өйрәтә иде. 

Хәлим абый бик азартлы кеше дә иде әле. Марсель абый вакытында артистлар шахмат уеннары уйнарга, карта сугарга яраталар иде. Шунда оттырса, аның йөзе гаҗәп үзгәреп китә. Хәтта шул уенда оттыруына да җитди карый иде. Беренче булырга, җиңүче булырга яратты. 

Кызганычка каршы, авыруын гына җиңә алмады. Урыннары оҗмахта булсын. Озак яшәр, картаймас, гел арабызда булыр кебек иде, югыйсә. 

Апрель аенда театрның кече залында бик матур юбилей кичәсе узды бит аның. Менә шуннан соң авырып китте ул. «Эх, Хәлим абый ут яндырды. Күз генә тигәндер», — дидек. Күрәсең, ул бөтен энергиясен биреп шул юбилейны эшләгән дә, кабат сулган инде…»

Наилә Гәрәева: «Театр аның җаны иде»

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева:

Хәлим бик тере җанлы кеше иде. Аның арабыздан китеп баруына берничек тә ышанып бетә алмыйм. Без бер буын, бер чор кешеләре. Уртак фикерләребез, карашларыбыз бар иде. Мин аны шуңа да аерып якын иттем. 

Хәлим Рифкать Бикчәнтәевның шәкерте булуы белән бик горурланып йөрде. Аның алымнарын да, күпмедер дәрәҗәдә үзенә сеңдергән актер ул.

Безгә аның белән бик күп спектакльләр куярга туры килде. Аеруча күңелдә калган спектаклем — «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектакле. Мин — Диләфрүз, ул Шәкүр роле белән танылдык без. Хәлим белән уйнау үзе бер рәхәт иде. Ул үзен шундый табигый, шундый иркен тота, ирекле итеп хис итә иде сәхнәдә.

Хәлим дин кешесе. Безнең арабыздан дингә иң беренчеләрдән булып ул кереп китте. Бергәләп зиратка барганда «Ясин», «Табәрәк» сурәләрен укый, барлык әрвахларыбызга багышлап, матур итеп догалар кылыр иде.   

Аның гаиләсе дә бик матур гаилә булды. Аларның Флера белән тигез, матур гомер итүләренә, акыллы балалар үстерүләренә бик соклана һәм шатлана идем.

Хәлим театрсыз яши алмады. Театр — аның җаны иде.

Шушы «Диләфрүзгә дүрт кияү”не уйнаганда бер кызык вакыйга булганы хәтердә. Шәкүрне уйнаганда кызлар Хәлимнән: «Син болай да ямьсез. Сиңа грим да салырга кирәк түгел», — дип көлешәләр. Берсендә мин моңа: «Ой, Хәлим, нигә сине ямьсез диләр? Син бит бик матур, бер дә кимсенерлегең юк, сөбханалла», — дип куйдым. 

Икенче көнне бергәләп спектакль уйныйбыз. Хәлимнең аягы авыртып, аксап йөри башлады. «Ни булды?» — дим, аптырап. «Синең генә күзең төште, менә хәзер синең аркада агачка да менә алмыйм инде мин», — ди миңа. 

Күз тию булгандырмы, юкмы, ләкин менә шундый бер шаян нәрсә булып алган иде. 

 Мин Хәлимне үзем исән вакытта гел исемдә тотармын, бервакытта да күңелемнән төшермәм. Инде рухлары шат булып ятсын, урыннары җәннәттә булсын».  

Айгөл Абашева: «Мин саклаучымны югалттым»

Галиәсгар Камал театры артисты Айгөл Абашева:

«Мин Хәлим абый турындагы сүзләремне йөрәгемдә ничек бар, шулай сөйлим. Институтта рус төркемен тәмамлап, театрга эшкә килү белән, аны миңа остаз итеп билгеләделәр. Сәхнәдә кеше бер төрле күренә бит инде ул. Татарча сөйләшергә мине Хәлим абый өйрәтәсе булгач, баштарак югалып калдым, борчуга төштем. 

Бер дә юкка булган икән. Әркен генә, каты бәрелмичә, минем барысы да килеп чыгачагына чын күңеленнән ышанып булышты ул миңа. 

Мин Хәлим абыйга бик рәхмәтлемен. Тора-бара укытучыма гына түгел, чын дустыма, якын кешемә, бабаема әверелде ул минем.

Хәлим абый шундый тормышны яратучан кеше иде. Ул кешеләргә һәрвакыт шат булды. Беркем турында да начар итеп сөйләмәде. Бөтенебез өчен борчылып, барысы да тәртиптәме дип, йорт, гаилә хәлләрен сорашып торды. 

Кичә генә телефоннан сөйләштек. «Аллаһы Боерса, тереләм, барысы да әйбәт булачак», — диде бит ул миңа. Тереләчәгенә ахыргача өметен өзмәде. 

Бөтенбезнең кәефен күтәрергә, дәртләндереп җибәрергә тырыша иде. «Синең килеп чыга, тырышырга гына кирәк», — дип гел рухландырып торды. 

Без җиде елга якын аның белән аралашып яшәдек. «Кызым, шалтырат, сүзләреңне бергәләп укыйбыз», — дип әйтә, гел булыша иде. Театрда эше булмаса да минем өчен, миңа сөйләм телен өйрәтер өчен эшкә килә иде. 

Ул һәрвакыт бөтен кешегә ярдәм итте. Мине бөтенләй үз канаты астына алды, яклады һәм саклады. «Кызым, үзем исән чакта, мин сине саклармын. Бер кешегә дә кыерсытырга бирмәм үзеңне», — дип әйтә иде. Миңа бүген бик авыр. Иртәдән бирле күз яшьләремне тыя алмыйм».

«Татар-информ» редакциясе Хәлим абыйның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100