Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәбәр көтеп яшим (Зәмирә Сәмигуллина)

Нинди генә язмышлы, күңеле тулы сагыш-хәсрәт җыелган кешеләр юк арабызда. Ул хатын-кыз белән Казанга таксида барганда таныштык.

news_top_970_100

Язу белән мавыкканны белгәч, очраклы танышым үзенә чакырды. Башкаларга гыйбрәт булсын, ачык авыз булып ышанып йөрмәсеннәр, сак булсыннар, гел догада йөрсеннәр, дога һәр явызлыктан саклый. Менә шуларны әйтеп язарсың, кил әле, диде. Бардым, сөйләгәннәрен тыңладым да, сезгә дә укытырга булдым.

— Көне буе күзем телефонда, гел хәбәр көтәм. Туганыма бәхиллегеңне бир, дип хет бер туганы шалтыратмасмы, дим. Бу араларда бигрәк тә. Хәле авыр, дип тә ишеткәлим. Үземнең дә тормышта гел каршылыклар чыгып торгач, менә шул карчык үз сүзен әйтер дә, минем дә тормышым җайланып китәр, дип өметләнеп яшим.

Мин бәхиллек биргәч, бәлки ул да савыгып китәр. Җитмеш яшь картлыкның соңгы чиге түгел бит әле. Туксанга, йөзгә кадәр дә яшәүчеләр бар. Телефон номерын белмиләр белүен. Шулай да, хәзерге заманда телефон номерын табу кыен эш түгел. Чит илдә түгелмен, дүрт йөз чакрым ара гына бүлеп тора. Синнән бәхиллек сорый, дисәләр, мең чакрымнарны узарга да ризамын. Бәхиллек бирәмме юкмы, белмим… Бирергәдер… Мәңгелек тормыш бар бит, бу дөньяда без кунак кына. Бәхиллектән бигрәк, ни өчен алай эшләгән, бер гөнаһсыз кыз балага ни өчен сихер ясаткан, менә шуны беләсе килү күпкә көчлерәк.

Илле ике яшемә җиттем. Ә үзем һаман да унтугыз яшьлектә калган кызны, үземнең яшьлегемне кызганып елыйм. Бер гөнаһсыз, бар дөньяга гашыйк булып, һәр нәрсәдән яктылык, матурлык кына күреп йөри торган чагым иде. Мөстәкыйль тормышка омтылып, күрше районга барып эшләп йөри башладым. Ул вакытта юлда җиңел машиналар бик аз. Күбрәк «КамАЗ», «ЗИЛ» машиналарына утырып йөрдек. Маршрутта йөрүче автобусларга өлгермәгәндә. Олы юлга кадәр комбайн, тракторларга да утырып чыккан вакытлар булды.

Ул көнне дә эшемнән сөенеп кайтып киләм, ике чакрымны җәяүләп кайттым. Җәяү йөрергә бик ярата идем. Юл буендагы каеннарга, чыршы-наратларга концерт куеп, җырлап кайттым. Кайбер урыннарда күбәләк кебек очынгалап йөгереп тә кайтам. Тизрәк әни янына кайтып керәсе килә. Авылга кергәч тә кечкенә генә таулы урын бар безнең. Шул тау астында чишмә ага. Чишмәне бик яратам. Ул көнне дә чишмәне күреп китим, дип шул тау аша кайтырга уйладым. Чишмәгә генә төшкән идем, каршыма бер апа килеп чыкты. Яулыгын башыннан әйләндереп, алга күбәләк ясап бәйләп куйган. Безнең авылда бер ул гына яулыгын шулай бәйли.

— Кем кызы әле син? — ди.

Белсә дә юри сораганын белдем. Чөнки әнидәнме, әтидәнме бик нык көнләшеп йөргәнен белә идем. Ялгыз апа иде ул. Әтием минем гармунчы иде. Яшь вакытында бу апаны да озаткан булган әти, әмма күрше авылдан әнине алып кайткан, ул апага өйләнмәгән. Менә шуны кичерә алмаган, күрәсең. Бәлки яраткан да булгандыр. Кем кызы икәнемне әйттем. Исемемне сорады.

— Син үзеңнең исемеңне мыскылланган, көчләнгән дигәнне аңлатканын беләсеңме? Изге китапта шулай дип язылган, — ди.

Тез буыннарым калтырады. Изге китапның ни икәнен һәр мөселман кешесе белә. Китапның исемен язмассың, куркыныч. Ул апаның йөзендәге кырыслык ярты гомерем буена озата барды. Агарынып, йөгереп кайттым да, мунчага кереп кычкырып еладым. Чөнки ышандым. Ул елларда Изге китаплар кибетләрдә бик сатылмый иде әле. Диннең дә безнең якларда бик көчле вакыты түгел. Авылларда мәчетләр юк. Шулай да, эшләгән райондагы мәчеткә барып карарга булыр иде. Никтер, аяк тартмый. Куркыта. Чыннан да шулай булып чыкса, дим.

Әнине, әтине дә үпкәләтәсе килми бит, нигә миңа андый исем куштыгыз, дип. Бер ай буе еладым. Әнидән бу хакта сорыйсым, ул апа турында аның белән сөйләшәсем дә килми. Хәзер инде әти-әниләрем вафат, алар да яшьтән, пенсиягә чыгарга да өлгермичә, бер-бер артлы киттеләр. Эшем буенча күп кешеләр белән аралашырга туры килде. Танышканда исемемне әйтергә ояла идем, шундый оятсыз мәгънәдәге исемне ничек әйтергә кирәк, дип хурландым. Ә исем алмаштыру турында ул чакта никтер уйланылмаган. Ул елларда алай исем алмаштыручылар да юк иде.

Егерме дүрт яшемдә кияүгә чыктым. Иремнең энекәшләре дә бар иде. Шунлыктан буш йорт алып, башка чыктык. Ирем колхозда тракторда эшләде. Бик тыныч, акыллы күренде. Өйләнешеп яши башладык. Бер елдан балабыз туды. Бала тудыру йортыннан шатланып чыгуыма ирем караңгы йөз белән каршы алды. Эшендә берәр нәрсә булганмы икән, дип уйлыйм. Бәби каршыларга килүчеләр янында сорашып та булмый бит. Баланы да карамады, кара инде әтисе, коеп куйган син бит улың дисәләр дә, сонрак, дип җаваплады коры гына. Кайттык, бәби көткән әти-әниләр таралышкач, ир ачыклык кертте. Иң беренче мондый сорау бирде:

— Бала кемнеке?

Уянганда янымда фельдшер утыра иде. Аңымны җуйганмын. Сафлыгыңны бүләк итеп, аннан башка бер адым да атламаган хатыныңа, мең газап белән бала табып кайтуга шундый сорау бирсеннәр әле. Монда ничек аңны җуймаска кирәк?! Йөз процентка үзгәргән иде ир. Минем исем дә үзгәргән. Шул көннән исемем ирем өчен җенгә әйләнде. Боларны үткәрү бик авыр булды. Бала табарга киткәндә алкаларны, балдакны салып куйган идем шкафка. Шуларны киим дисәм, балдак та, бер сыңар алка да юк. Эзләмәгән җир калмады. Ир мине гаепләде.

— Җен генә түгел, сихерче дә икәнсең, сихерләр өчен үзең сихерчегә биргәнсең, — диде.

Тик торганда кайдан килгән аңа мондый уйлар. Хәзер уйлыйм мин аны. Әйтәм бит, йөргән вакытта мине сеңлесе урынына күреп кадерләгән ир күзгә күренеп үзгәрде. Гел каһәрләп, мыскыллы сүзләр әйтә башлады. Минем елавымнан тәм таба иде. Мине хурлавын, түбәнсетүен батырлык санады. Ирнең кадерсезләве бер аяныч булса, туй балдагы, сыңар алка югалу күңелне тагын да тырнады. Тора-бара юып, төнгелеккә кибәргә элгән урын-җир әйберләре, күлмәгем югалды. Аптырагач, күрәзәчегә киттем.

— Ялгызлык теләп, исемеңә бозык ясаганнар. Иреңнән аеру өчен бозганнар, аеру төрлечә була, беләсеңдер, үлемгә дә илтә. Кабер туфрагы сипкәннәр йөрер юлыңа. Гел «Фатыйха» сүрәсе укып йөр. Сиңа атап салынган бозым. Иреңә дә, улыңа да зыяны тими. Әмма ирең белән юлларыгыз ябык. Синнән күпкә олы хатынның якын кешеңә үче булган, шуңа синең ялгызлыгыңны теләгән. Чәченең төсе күренми, башындагы яулыгын уратып, алга күбәләкләп бәйләгән, әйберләреңне танышыңның баласы алып чыгып биргән, карыйм да кире бирәм дип алдап алган, — диде күрәзәче.

Мин тагын аңымны җуйганмын. Уянганга янымда өч-дүрт хатын утыра. Күрәзәче хатын куркуыннан күршеләрен чакырган. Күрәзәчеләрнең бер төре уйларны укый, икенчеләре шайтаннар белән эш итә, диләр бит. Мин барганы кайсы юл белән эш иткәндер, белмим. Үзе дөм сукыр апа иде ул. Сукыр булса да, үз өендә стеналарга тотынып йөри, баскыч төбенә чыга ала иде. Баскыч ишеген таягы белән шакып, күршеләрен чакырырга җайлаштырган.

Тора-бара ирем мине бөтенләй күрә алмый башлады. Җебек кенә тоелсам да, эчке горурлыгым көчле булдымы, баламны алып кайтып киттем. Аерылыштык. Бик күп авырлыклар кичереп, баламны ялгызым үстердем, ирне алимент дип борчымадым. Үзе дә белеп ярдәм итте дия алмыйм. Шөкер, балам тыңлаучан булды, хәзер үзенең гаиләсе бар. Онык сөю бәхетенә дә ирештем. Әмма яшьлектә калган теге кызны, үземнең яшьлегемне, ялгыз тормыш тарткан көннәремне кызганып бик елыйм. Андый хәлләргә төшәрлек кеше түгел идем. Кияүгә сорап килүчеләр күп булды. Араларында дини кешеләр дә, байлар да, карап торышка бик ипле, акыллылары да бар иде. Әмма сөйләшеп ике-өч көн узуга юкка чыгалар.

Кырык яшем тулгач, тагын теге сукыр апага бардым. «Бик каты сихер синдә, бик көчле өшкерүчегә йөреп, гел укытып торсаң гына ярдәме тияр. Тик безнең якта андый көчле өшкерүче юк, шул карчык исемеңә бозыкны өстәп тора, йә исемеңне алмаштыр», — диде. Нишләргә дип бик озак уйландым. Тора-бара исемемне үзгәрттем. Бу турыда туганнарым да, беркем дә белми, баламнан башка. Исемне үзгәрткәч, тормышым җайланып киткән кебек, илле яшемдә кияүгә чыктым, әмма ялгыз узган гомер жәл. Хәзер инде бала алып кайту яше дә узган.

Һәр иртә, кич телефоннан чит номерның шалтыратып, туганыма бәхиллегеңне бир, дигән хәбәр көтәм. Бәхиллек бирермен, узган гомер узган бит инде, нишләтәсең. Ни өчен нәкъ менә миңа сихер ясаткан, менә шуны гына беләсем килә. Үзем дини китаплар укый башлагач, Изге китапны да укып чыккач, бер җирдә дә исемемне тапмадым. Яшь вакытта аның сүзенә ышанганмын инде. Ничек инде Изге китапка исемнәрнең мәгънәсен язсыннар? Шундый беркатлы, ышанучан булганмын. Татар исемнәренең аңлатмалы сүзлегеннән укып белдем. Исемем гарәпчәдән алынган, намуслы, вөҗданлы дигәнне аңлата. Әнидән сораганымны да хәтерлим әле, «Әни, нәрсә ул вөҗдан?» — дип. Әни дә аңлатып бирә алмаган иде. Еллар узгач аңладым һәм акладым дип уйлыйм исемемне. Минем исемдә танылган сәхнә кешеләре дә бар. Әгәр дә мин сөйләгәннәрне язсаң, исемемне язма. Менә шулай, иртән йокыдан уянуга телефоннан хәбәр көтеп яшим.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 19 февраль 2023
    Исемсез
    Бу хэллэргэ ышанам,бар шундый кончел кешелэр,сонгы коннэрендэ Аллаhым узенэдэ бирэ анын
  • 27 гыйнвар 2023
    Исемсез
    Ничек булды бу апанын исеме?
  • 11 август 2022
    Исемсез
    Бар шундый хэллэр, ышанам. Минем гаилэдэ дэ булды сихер.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100