Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова: «Ялган мәгълүмат тарату аша милләтне бетерү сәясәте бара»

Ялган мәгълүмат тарату, татар мәдәниятен үзләштерү аша милләтне бетерү сәясәте бара. Моңа ничек каршы торырга? Бу турыда Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Иҗтимагый фикер һәм диннәр тарихы бүлеге баш фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Фоат кызы Вәлиева-Сөләйманова белән сөйләштек.

news_top_970_100
Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова: «Ялган мәгълүмат тарату аша милләтне бетерү сәясәте бара»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Гүзәл Фоатовна, Сез күптән түгел Тарих институты галимнәре составында Чиләбе өлкәсендә булып кайттыгыз, чит илләр катнашында Бөтенроссия фәнни конференциядә, түгәрәк өстәл утырышларында катнаштыгыз. Варна авылында узган түгәрәк өстәл утырышының резолюциясе бик кызыклы тоелды. Анда, Идел буе һәм Урал төбәкләрендә ачыкланган төрбәләрне ниндидер фәнгә билгесез «башкорт ханнары» белән бәйләргә нигез юк, диелгән. Резолюциянең хикмәте нидә?

Башкортстанның Чишмә районында Алтын Урда чорыннан калган төрбәләр бар. Чишмә районы территориясе урта гасырларда Алтын Урда дәүләтенең чик буе җирләренә кергән. Хәзер Башкортстан хакимияте шул төрбәләр янында, борынгы татар каберлекләре өстендә «Күчмә халыклар цивилизациясе музее» төзергә җыена. Янәсе, Чишмә районы җирләрендә башкорт күчмәннәре яшәгән һәм андагы төрбәләрдә моңарчы фәндә билгеле булмаган ниндидер «башкорт ханнары» җирләнгән.

Чынлыкта, төрбәләр татар зиратында урнашкан. Зиратта XIV гасырга караган кабер ташлары бар. Аларны утрак халык, ягъни татарлар төзегән, ә башкортларның, күчмә халык буларак, урта гасырларда төрбәләре булмаган. Күчмәннәр курганнарда җирләнгән. Зираттагы кабер ташлары да, төрбәләр дә татар мәдәниятенә карый. Резолюциягә Башкортстан хакимиятенең тарихны бозып күрсәтергә омтылуына җавап салынган.

Фото: © Илнур Миргалиев

Резолюцияне кабул итүчеләр рәтендә Башкортстан галимнәре дә бар иде, дип беләм.

Әйе, түгәрәк өстәл утырышында Башкортстаннан берничә галим – Башкорт дәүләт педагогия университетының баш фәнни хезмәткәре Владимир Иванов, Россия Фәннәр академиясенең Уфа федераль тикшеренү үзәгенең кече фәнни хезмәткәре Алексей Нечвалода һәм башкалар бар иде. Алар Чишмә районы төрбәләре Алтын Урда мирасы булуы белән килеште һәм резолюция белән ризалашты.

Чынлыкта, төрбәдә Тура-хан җирләнгәнме?

Анда бернинди Тура-хан юк. Тура-хан – ул уйлап чыгарылган, халык арасында йөри торган бер миф. Төрбәләрнең берсендә җирләнгән кешенең кем булганын төгәл белүче юк, шуңа күрә «Тура-хан» дигән уйдырма ясап, халыкка тараттылар. Элегрәк төрбә «Кәшәнә» дип атала иде. Ул «кече ханә» сүзләреннән алынган, дигән фараз яши. Беренче төрбәдә кем җирләнгәне әлегә билгесез. Күренекле Уфа археологы Геннадий Гарустович анда 4 каберлек тапты. Аларда олы яшьтәге хатын-кыз, ике ир-ат һәм бер яшүсмер җирләнгән. Әле дә анда казынулар бара. Аларның нәтиҗәләре әлегә басылмаган.

Икенче төрбә Хөсәен бәкнеке. Ул өйрәнелгән. Анда кабер ташы бар иде. Хөсәен бәкне Төркестаннан ислам динен таратырга килгән кеше, дип беләбез. Төрбә эчендә кабер ташы сакланган. Аны татар археологы Һарун Йосыпов 1960 елларда укыган. Язуда «хаҗи Омар бәк улы Хөсәен бәк күмелгән» дип гарәпчә язылган.

Төрбәләр, гадәттә, зур дәрәҗәле кешегә куела. Андый корылма теләсә кемнең кулыннан да килми. Аны дәүләтле халык кына төзетә алган, ә күчмә халыкларның дәүләте булмаган. Далада йөргән күчмәннәрнең буш урынга килеп, архитектурасы катлаулы бина салуын күз алдына китерә аласызмы? Бу тарихи чынбарлыкка һәм архитектура фәненә туры килми.

Чишмә районындагы төрбәләр Болгардан китерелгән ташлардан төзелгән. Геннадий Гарустович ташларга палеомагнит ысулы белән экспертиза ясап, аларның Болгардан китерелгәнен исбатлады. Ул бу турыда төрбәләргә багышланган китабында яза.

Архитектура ягыннан да төрбәләр Болгардагы биналарга охшаш.

Алар бит бер үк таштан, бер үк архитектура буенча төзелгән. Андый бинаны теләсә кем төзи алмый. Төрбәләрнең калын диварлары өстенә гөмбәз утыртылган. Гөмбәз өстенә сигез почмаклы чатыр төзелгән. Куб сигез почмаклы корылмага күчкән урында өч почмаклы авышлык ясалган. Ул «мәмлүк авышлыгы» дип атала. Мондый архитектура борынгы чорлардан килә һәм Урта Азиянең зур дәүләтләренә карый. Без аны Көнчыгыш классицизм дип йөртәбез. Нәкъ шундай биналар хәзер Мисырда, Кырымда саклана. Алтын Урда дәүләтендә архитекторлар, төзүчеләр мөселман дөньясы архитектурасын яхшы белгән булып чыга. Димәк, безнең борынгы бабаларыбызның Мисырдагы мәмлүкләр белән элемтәләре булган һәм төзүчелек өлкәсендәге казанышлар Кырым аша Идел Болгарстанына килеп барган.

«Кара пулат», Болгар

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Гөмбәзле бина төгәл исәпләүләрсез төзелә, гасырлар буе тора алмый. Хәзер генә ул дүрт дивар өеп менгерәләр дә, җиңел материаллардан түбә ябып куялар. Урта гасырларда түбә таштан ике катлы итеп ясалган. Ташта конденсат җыелмасын өчен, ике ярус арасында һава йөри торган һәм су ага торган урыннар калдырылган. Түбәнең авырлыгы почмакларга төшмәслек итеп уйланылган. Андый катлаулы конструкцияләр хәзерге төзелештә кулланылмый. Кабатлап әйтәм, дәүләте булган халык кына урта гасырларда төрбәләр төзи алган. Ул чорда татар дәүләтле булган.

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ни өчен Башкортстан хакимияте Чишмә районы төрбәләрен күчмәннәр мирасы дигән фикерне алга сөрә?

Бу – сәяси мәсьәлә инде. Монда тарих фәненең катнашы юк. Аларга Башкортстандагы чын татар районнары җирләрен борынгыдан башкортларныкы булган дип күрсәтергә кирәк, күрәсең. Чынлыкта, Чишмә районында электән татарлар яшәгән. 1641 елда бу җирләргә руслар килгәч, карта төзегәннәр. Ул Россиянең Борынгы актлар дәүләт архивында (РГАДА) саклана. Картада Ык белән Агыйдел арасындагы җирләр князьләрнеке һәм тарханнарныкы, дип күрсәтелгән. Башкортларда кенәзләр дә, тарханнар да булмаган.

Чишмә районы Алтын Урда территориясенә кергән, дидегез.

Әйе. Алтын Урда чикләре төньякка таба киңәеп, хәзерге Башкортстанның төньяк-көнбатышын үз эченә алган. Алтын Урда таркалгач, ул җирләр Казан ханлыгының Агыйдел олысына кергән.

Татарларны башкортлаштыру сәясәтенә каршы торуга сезне, галимнәрне, нәрсә этәрә?

Татарларны башкортлаштыру сәясәте – ул безнең халыкны бетерүнең яңа формасы. Элек татарларны көчләп чукындырып, туган җиреннән куып юк итәргә тырышкан булсалар, хәзер ялган мәгълүмат тарату, татар мәдәниятен үзләштерү аша милләтне бетерү сәясәте бара. Әгәр без моның белән ризалашсак, берничә дистә елдан «татар дигән милләт юк» дип тә ышандырырга мөмкиннәр. Мирассыз һәм тарихсыз халыкның киләчәге юк. Бүгенге көн белән генә яшәүче гади халык боларны аңламый бит, ә без, галимнәр, милләтне бетерүгә каршы торырга тиеш.

Күптән түгел Казанда башкорт үзәген җитәкләүче Тимур исемле егет бер интервьюда «Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярты башкорт» ди. Янәсе, әнисе башкорт булган.

Мине дә берсендә бер чарада «башкорт» дип атадылар. «Сез үзегезнең башкорт икәнегезне белмисез генә», – дип башны бутыйлар. Казанда да шундый сәясәт баргач, Башкортстанны әйткән дә юк. Тишков фикеренчә, мифлар кешенең үзаңына көчле йогынты ясый. «Татарлар элек башкорт булган» дигән миф юкка гына таратылмый.

Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Тарихи дөреслекне торгызып булырмы? Хәзер безгә нишләргә?

Үзебезнең татар икәнебезне күрсәтеп торырга, мирасыбызны беркемгә дә бирмәскә кирәк. Риза Фәхретдинне, Галимҗан Ибраһимовны китапларда «башкорт» дип яза башладылар инде.

Күптән түгел Мәскәүдән килгән бер журналист миннән: «Өчпочмак башкортныкы түгелмени?» – дип сорады. Ул өчпочмак турында «Википедия»дән укыган икән. Анда безнең милли ризык күчмәннәрдән килгән дип аңлатыла. Янәсе, далада йөрүчеләр өчпочмак тишегенә шулпа салып, җылы ризык ашый торган булганнар. Аны уйлап тапкач, ашарга пешерү өчен озак тукталышлар кимегән, имеш. Без моннан: «Дала халкы үзләре белән мич ияртеп йөргәнмени», – дип көлдек инде. Өчпочмакны казанда пешереп булмый бит. Аннары, ул җылыда озак саклана торган, күчмәннәр өчен уңайлы ризык түгел. Шулай итеп, интернетта татар мәдәниятен бозу бара. «Википедия»дә үз линиябезне алып барырга кирәк.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 13 ноябрь 2023
    Исемсез
    Татарский шрифт юк, напишу на понятном. Эта апайка сильно заблуждается. Во-первых есть также карты 18 века, где нынешние земли Чишминского района отчетлево заселены башкирами (точки на карте) и там татары только на краешке, возможно даже за пределами. Во-вторых, у башкир были тарханы. Более того, тарханы - самые часто упоминающиеся личности в истрии Башкирии. К примеру можете взять историю Баймакского района. Так и далее, в словах историка есть нестыковки. Хотя переписание истории это конечно сейчас актуально.
  • 11 ноябрь 2023
    Исемсез
    Бу башкортлар ник татар белән булыша гел, нәрсә җитми аларга ☹️
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100