Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яндыр син аны, кулыңа да алма!» – Гүзәл Уразованың югалган сәхнә күлмәге табылган

news_top_970_100
«Яндыр син аны, кулыңа да алма!» – Гүзәл Уразованың югалган сәхнә күлмәге табылган
Фото "Татар-информ" архивыннан

Җырчы Гүзәл Уразованың Туймазы концертында озын пирчәткә белән кия торган, бер җиңле, шәп «разрезлы», тәненә сыланып торган кара сәхнә күлмәге юкка чыккан иде. Күлмәкне эзләмәгән урын калмавы, хәтта чүплекләрне дә тикшерүләре турында язган иде артист.

Җырчы 2 көн эчендә, Оренбургта, көне-төне тегүче янында басып торып, шундый ук күлмәкне тектереп, гастрольләрен тыныч күңел белән дәвам иткән иде. Тик бер атнадан шул күлмәк табылган бит.

«Мистика!» – Гүзәл Уразованың сәхнә күлмәге югалган.

«Минем югалган күлмәк 1 атнадан соң табылды. Туймазы мәдәният йортыннан Әлфия Газимовна бу хакта безгә хәбәр итте. Мин инде яңа күлмәк тә тектереп кигән идем, бу күлмәкнең югалуын да кабул иткән идем. Яңадан тагын сөендем инде. Рәхмәт яусын тапкан кешеләргә», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырчы күлмәкнең ничек табылуы турында хәбәр итмәгән. Ул куйган фотоларда табылган күлмәкнең пычранган булуы күренә, бәлки, чыннан да, «каядыр төшеп яткан» дип уйларга мөмкин. Әмма бу хәлгә ышанып булмый. Хәзер мәдәният йортларына ремонт ясалып тора. Туймазы мәдәният йортында күлмәк төшеп китәрлек ярык булуына да ышанасы килми. Булган очракта да, тырышып эзләүчеләр күлмәкне идән ярыгыннан шул ук көнне тартып та чыгарыр иде...

«Бу күлмәкне чәлдергән кеше кире урынына куйган инде, оят булып киткәндер», «Размеры туры килмәгәч кире кайтарганнар», «Кем урласын инде, каядыр төшеп яткан инде. Безнең клубта да артистларның әйберләре кала» дигән фикерләр язган тамашачы.

Халык, бертавыштан, табылган күлмәкне алмаска, кимәскә, яндырырга киңәш итә.

«Тапкан күлмәкне кимә, чибәрем»;

«Гүзәл! Кимә инде бу күлмәкне! Алла сакласын! Саулык – зур байлык! Хәерлегә булсын! Яңа тектергән күлмәкне генә ки инде! Кем белә – кая булган, нишләткәннәр аны. Ник югалган, аннан табылган?»;

«Гүзәл, яндыр син аны, кулыңа да алма! Көнчеләр күп»;

«Син – 4 бала анасы, ул күлмәкне алма инде. Күлмәкләрең җитәрлек. Бозым да ясалган булырга мөмкин бит», – дип борчылып язган алар.

«Барысы да Аллаһ кулында. Бернәрсә дә булмый, юкны сөйләмәгез. Табылган икән – бик яхшы, һәрбер нәрсәне яхшыга юрарга кирәк. Шулай булырга тиеш булган. АллаҺы Тәгаләдән узып, берсе дә бернәрсә дә булдыра алмый. Ул кеше концертны өзә алмаган. Мәчеткә барып хәер сал да күлмәк табылган хакыннан, тормыш юлыннан тагын да алга атла», – дигән фикер дә калдырганнар.

«Хәзер сезнең бертөрле 2 күлмәгегез булды», – дип, җырчының шатлыгын уртаклашкан берәү.

 

Фото: © Фото: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 19 февраль 2023
    Исемсез
    Бик зур югалту һәм бик куанычлы табыш булган бу!Хәзерге вакытта мондый чүп чарлар турында зурлап шауламасагыз да ярый иде, җырлаучы ханым!
  • 19 февраль 2023
    Исемсез
    Пиар остендэ пиар🙆‍♀️. Анын кулмэге кемгэ хажэт 🤷‍♀️ узе уйлап табып сойлэп йори инде шунда🤔
  • 19 февраль 2023
    Исемсез
    Кая чишенгэнендэ белмэс хэлдэ икэн микэнни?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100