Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мистика!» – Гүзәл Уразованың сәхнә күлмәге югалган

news_top_970_100
«Мистика!» – Гүзәл Уразованың сәхнә күлмәге югалган
"Татар-информ" архивы

Җырчы Гүзәл Уразованың озын пирчәткә белән кия торган бер җиңле, тәненә сыланып торган теге кара сәхнә күлмәге юкка чыккан. Бу турыда ул үзе, аптырап, социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

«Бу күлмәк башка юк. Туймазы концертларыннан соң күлмәк юк булды. Ул, гадәттәгечә, костюм «кофры»на эленергә тиеш иде. Минем концерт эчендә сәхнәгә киеп чыга торган 11 костюмның берсе юкка чыкты. Туймазы мәдәният йортының бер генә эзләмәгән почмагы калмагандыр. Хәтта урамдагы чүплекне дә актарып чыктык. Кемгә кирәк булды икән, аңламыйм.

Бу күлмәкнең дизайнердан лекларын шалтыратып сораган идем. Анда да – мистика! Бөтен күлмәкнең леклары, фотолары сакланган, ә бу күлмәкнеке – юк... Тегелеше буенча авыр күлмәкне рәсеме буенча гына тегәргә ризалашучылар күп булмады. 2 көн эчендә Оренбургта (көне-төне шунда басып торып!) шушы күлмәкне тектереп бетердем. Ольга Николаевна, Инесса, кызлар, зур рәхмәт инде сезгә. 2 тәүлек, өйләренә дә кайтмый, тегеп бирделәр. Хәзер инде тыныч күңел белән Саратовка кузгалабыз. Иртәгә киеп күрсәтәм», – дигән җырчы.

«Сәхнә артында камера юк идеме соң? Карап чыгарга», «Әле шунды хәлләр дә буламени?!» – дип аптыраганнар Гүзәлнең виртуаль дуслары.

«Алла сакласын, сихер ясамасыннар», «Кеше бик әшәке, күз тия сезгә. Өшкерүче әби кирәк», «Оятсыз кешеләр бар икән», – дип тә язганнар.

«Ярар инде, бәлки, кемнеңдер киясе килгәндер, бик ошагандыр. Бәлки, берәр ир-ат хатынына бүләккә алып киткәндер», – дип, уенын-чынын бергә кушып, комментарий калдыручы да булган.

Фотолар: Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100