
Гүзәл Уразова социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә төпчек кызы Ариана белән сөйләшеп барган видеосын урнаштырган. Видеога ул: «Ариана бездән инде 2 атна Әмир исемле малайны таптыра. Аның туган көне икән. Бәлки, сез беләсездер Әмирне? Әйтегез әле, без бүләкләр белән киләбез», – диеп язып та куйган.
Аннары җырчы кызы белән видеода сөйләшүен дә күрсәтә.
Ариана бүген өйдә. Нигә балалар бакчасына бармадың?
Миңа балалар бакчасы ошамый.
Әлбәттә инде (көлә). Үзе «кайтмыйм» ди. Иртәгә барам, бүген өйдә калам инде, дип калды. Ә нәрсә синең иреннәрең белән, кая җыендың, кызым?
Әмиргә туган көнгә.
Ул Әмирне эзләгән кебек инде, Ходаем...
Ул кечкенә, пустышкалы әле...
«Иң кызыгы: безнең ул Әмирне күргәнебез юк, белмибез әле кем икәнен, ләкин күпме туган көненә җыенабыз. Безне белгән кешеләр барысы да ул тарих турында беләләр инде. Әмма, без Әмирне таптык бугай, шуңа күрә без бүләкләр алабыз да аны котларга барабыз», – дип тәмамлый видеоны Уразова.