
Җырчы Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар гаиләсендә тагын бер җырчы үсеп килә. Артистларның олы кызы Эллари, уртанчысы Камилла һәм уллары Самирның иҗади сәләтләре булуын белә идек инде. Гүзәл белән Илдарның төпчек кызы Ариана да абый-апаларыннан калышырга уйламый.
Балалар бакчасында узган «Саекмасын моң чишмәсе» дигән концертта сабыйның дебюты булган. Ариана әнисе белән бергәләп, аның репертуарыннан «Мин яратам сине, тормыш» җырын башкарган.
Самими видеоны Гүзәл Уразова социаль челтәрләрдә күрсәтте.
Әлеге ихлас видео бихисап күп комментарийлар җыйган.
«Җимеш», «Шундый матур, йөрәк эри. Күз яшьләрен китерерлек видео бу. Рәхмәт, Гүзәл, Ариана», «Минем яратып карый торган курчагым да сәхнәгә менде», «Әнисенең үзендә булган барлык матур сыйфатларын балаларына да бирүе – күркәм күренеш», – дип язалар аларга.