Салават Фәтхетдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган Илһам Шакиров исемендәге премиягә багышланган матбугат очрашуында җырчы Илдар Хәкимов турында үз фикерен белдергән иде. «Мин Илдарны начар җырчы дип әйтмәс идем. «Кияүгә чыгып» кына харап булды», – дип сөйләде ул.
Илдар Хәкимов, Салават Фәтхетдиновка шактый усал һәм дорфа җавап кайтырды. «Ләйсән апа белән җенси мөнәсәбәтегез дә кызыксындырмый», – дип язды ул «Салават абый»га.
Әлеге хәлләрдән соң, Гүзәл Уразова иренә тынычландыру сүзләре язган.
«Җаным, рәхмәт сиңа булганыңа. Син булмасаң, мин дә булмас идем. Балалар да булмас иде. Сәхнәдә мин Уразова булсам да, тормышта тулысынча Хәкимова. Син – безнең ныклы терәгебез. Мин сине үлеп яратам», – дигән ул социаль челтәрдәге сторисларында, ирен юатып.