Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова XIII «Болгар радиосы»ның Милли музыкаль премиясендә назлы һәм нәфис образдан булды. Аның күлмәгендә ал төснең берничә төрен күрергә була иде. Дөресрәге, фуксия төсенә якынрак. Караңгырак төстә озын күлмәк һәм ачыграк төстә озын шлейфлы накидка кигән иде ул.
Премиягә ничек әзерләндегез? Образ ничек сайланды?
Иң беренче чиратта, җырчының җыры булырга тиеш. Икенче елга нинди җыр белән чыгыш ясармын икән, дип, быел ук уйлыйсың. Югары дәрәҗәдә җыр чыгара аласыңмы әле... Шуннан башлыйбыз эшне. Аннары без аны сәхнәләштерәбез. Аннан соң образ туа. Быел кабатланмас килеп чыкты, җыры кебек (Премиядә җырчы «Кабатланмас» җырын башкарды. Дилүс Шәйхразиев көе, Айгөл Вәлиуллина сүзләре. – авт.иск.). Образы да туры килде.
Авторы кем?
Мин барысын да үзем ясыйм. Уйлап чыгарам баштан, аннары тегүчегә бирәм. Тегүчеләрем бар, Аллаһка шөкер.
Бу күлмәк ничә сумга төште?
Тукымалары, бөтен материаллары, эше белән алсаң, 120 мең буладыр. Бәясе тукымадан да тора. Хәзер бик кыйммәтле тукымалар килә. Кирәклесен табып та булмый әле.
Ничәнче «Алтын йолдыз»ыгыз бу Сезнең?
Мин хәтерләмим дә (елмая). Аллаһка шөкер, ел да чакыралар. Рәхмәт оештыручыларга. Алар иң затлы җырларны сайлыйлар. Кеше яраткан җырлар белән чыгыш ясау – үзе бер рәхәт. «Болгар радиосы» премиясендә без аеруча шатланып чыгыш ясыйбыз. Чөнки, чыннан да, чыгып җырларлык җырларыбыз бар. Шулай булсын.
Сез сәхнәдә ничә ел инде?
23 ел. «Пирамида» ачылган елны монда минем беренче «сольный» концертым булган иде. Тышта «Гүзәл Уразова концерты була» дигән плакатлар эленеп торганын хәтерлим.
Шундый премияләр иҗади тормышта күп булгандыр. Бүләкләрне саклый торган аерым бүлмәгез бармы?
Юк инде. Безнең трюмо бар. Сервант дип әйтәбез бит әле. Шул сервантка куябыз. Санаганым юк. Саныйсым да килми. Алар миңа һәрберсе кадерле.