Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова, Мәскәүдә кече кызы белән очрашу видеосын күрсәтеп, тамашачысын елаткан

news_top_970_100
Гүзәл Уразова, Мәскәүдә кече кызы белән очрашу видеосын күрсәтеп, тамашачысын елаткан
Фото: © Салават Камалетдинов/«Татар-информ»

Гүзәл Уразова Мәскәүдә операция ясатканнан соң хастаханәдән чыкты, әмма әлегә аңа Казанга кайтып китәргә рөхсәт итмәгәннәр. Аңа хастаханәгә барып күренеп торырга кирәк. Җырчы нинди операция ясатуын төгәл әйтми.

Гүзәл Уразованың ире, әнисе белән күрештерү өчен, кече кызлары Ариананы алып килгән. Видеода күренгәнчә, ул әнисе каршына йөгерә, сабый баланың кулында ак розалар. Алар озак кына кочаклашып тора. «Синнән йогырт исе килә», – ди нәни кыз озак озак кына күрешми торган әнисенә.

Әлеге видеоны караучыларның күзләре яшьләнгән, «һәр әни үз баласын үзе үстерсен» дип, шулай ук җырчыга тизрәк савыгып гаиләсе янына кайтуын теләгәннәр.

«Ариана кызым Мәскәүгә минем хәлемне белергә килде. «2 май көнне, бәлки Казанга кайтарырбыз», – дигәннәр иде, килеп чыкмады, 6 майга кадәр калдырдылар. Бу арада Интернетка бик керә алмадым. Миңа якыннарым: «Гүзәл, начар комментарийларга игътибар итмә», – диләр. Кемнәр нәрсә язалардыр, нәрсә сөйлиләрдер…. Шуны гына әйтәсем килә, чир беребездән дә сорап килми. Сәламәт булуыбызның кадерен какшап киткәч кенә аңлыйбыз шул. Сау-сәламәт булыйк барыбыз да. Рәхмәт миңа көч биреп торуыгызга», – дип язган Гүзәл.

Шушы көннәрдә җырчы көч-хәл белән хастаханә коридорыннан атлап барган видеосын күрсәткән иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 май 2024
    Исемсез
    Гузэл сенелем барысыда эйбэт булып йорэк жимешлэрегез, Илдарын янына кайт. Без сезнен семьяны, сезнен жырларны яратабыз.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100