Гүзәл Уразова 23 апрельдә Мәскәүдә 6 сәгать операция кичерде. 1 майда хастаханәдән чыгуга карамастан, җырчы әле Казанга кайтмавын хәбәр итә.
Ул көч-хәл белән хастаханә коридорыннан атлап килгән видеосын үзенең «Юллар сызам» җырына салган. Шулай ук ул «бүген дә Казанга кайтармадылар, иртәгә тагын киләсе була» дип язган.
«Караватына беркетелгән язудан Гүзәлнең пластик хирургия бүлегендә ятуы аңлашыла. Җырчы үзе кайсы җиренә операция ясатуын хәбәр итмәсә дә, караваттагы табличкада табибның фамилиясе язылган: Горкуш К.Н. Бу табибның Мәскәүдә пластик операцияләр ясаучы хирург булуы билгеле», – дип язган иде «Интертат».
Гүзәл Уразованы хастаханәдән чыгарганнар
«6 сәгать операция кичердем...»: Гүзәл Уразованың нинди операция ясатуы ачыкланды