news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова Мәсгут Имашевның 95 яшьлек юбилеенда: «Язмышымда роле зур булды»

Узган атнада Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында композитор Мәсгут Имашевка 95 яшь тулу уңаеннан «Җырларымда моңнарым» исемле юбилей кичәсе узды.

news_top
Гүзәл Уразова Мәсгут Имашевның 95 яшьлек юбилеенда: «Язмышымда роле зур булды»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Белешмә. Мәсгут Имашев 1930 елның 5 июлендә Пермь крае Барда районының Каенавыл авылында туган. 3 яшендә – әтисез, 9 яшендә әнисез кала. Карт бабасы белән әбисе тәрбиясендә үсә, 7 сыйныфны тәмамлагач, авыл советына эшкә урнаша.

Шунда берничә ел эшләгәннән соң, Пермьның фабрика-завод укыту мәктәбенә керә. 5 ел заводта тимерче булып, аннары техникумда һәм авиазаводта хезмәт куя. 27 яшендә Казанга китә.

1958 елда Казан консерваториясенең әзерлек бүлегенә укырга керә һәм аны 1964 елда җырчы белгечлеге буенча тәмамлый.

Консерваториядә укыганда, Камал театрында эшли башлый. Бик күп спектакльләрдә катнаша һәм «Зәңгәр шәл»дәге легендар Булат ролен башкара. Ул – спектакль тарихындагы 3 нче Булат.

Төрле елларда мәдәният һәм уку учреждениеләре директоры була:

1964-1970 – Әлмәт музыка училищесын оештыручы һәм аның беренче директоры;

1970-1976 – Казанның П.И. Чайковский исемендәге музыка мәктәбе директоры;

1976-1981 – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры;

1981-1997 – Казан театр училищесы директоры.

Халык арасында Мәсгут Имашев композитор һәм җырчы буларак таныла. Аның «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек музыка әсәрләре татар җыр сәнгатенең алтын фондына кергән.

«Гомер буе татар милләтенә хезмәт иткән кеше»

Юбилей кичәсен 5 ел элек Тинчурин театрында композиторның 90 яшьлеге уңаеннан оештырылган чарадан нык аерыла, дип әйтеп булмый сыман. («Татар-информ» журналисты, мәдәният күзәтүчесе Рузилә Мөхәммәтованың язмасына нигезләнеп әйтәм, үзем анда булмадым – иск.авт.) Шул ук җырчылар һәм җитәкчеләр котларга килделәр, әмма быелгы юбилей чарасы купшырак бинада үтте. Моны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев тә ассызыклап узды.

«Мәсгут ага – гомер буе Татарстаныбызга, татар милләтенә хезмәт итеп, үз тырышлыгы белән исемен татар халкының бөек шәхесләре рәтенә керткән кеше. Шундый зур датаны Камал театрының яңа бинасында үткәрү – зур горурлык. Без үзебезнең шәхесләребезне бөтен дөньяга, Россиягә күрсәтәбез. Мәсгут абый кебек шәхесләребез белән безнең халкыбыз һәрвакытта да алга барачак», – диде ул.

Шулай ук ул, мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен, Мәсгут Имашевка «Дуслык» орденын тапшырды.

Рәхмәт сүзләрен җырчыга бик күп якташлары да белдерде. «Ул – безнең өчен зур үрнәк. Үзенең милләтенә, халкына, туган җиренә һәрвакыт тугры булды. Һәр татарның йөрәгенә кереп, мәңгегә күңелендә калырлык җырлар иҗат итүегез, Татарстан күләмендә туган җиребез Барданы танытуыгыз, талантлы яшьләребезгә олы сәхнәләрдә үз урыннарын табарга ярдәм итүегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез», – диде Барда районының якташлар җәмгыяте рәисе Элеонора Әбүбәкирова.

Котларга дистәләгән җырчы килгән иде

Сез, 3 сәгатьлек тамаша буе котлап кына утырдылар, дип уйлый күрмәгез, киресенчә, башка юбилей чараларыннан аермалы буларак, җырлар бертуктамый агылып торды. Гүзәл Уразова, Филүс Каһиров, Раяз Фасихов, Чулпан Йосыпова, Рафил Җәләлиев, Эльмира Гыйльфанова, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Сиринә Зәйнетдинова, Айрат Имашев, Айгөл Хәйри һәм башка җырчылар Мәсгут Имашевны үзенең җырларын башкарып котладылар.

Җырчыларның чыгышлары арасында Казан театр училищесы студентлары композиторның бала чагыннан алып бүгенге көнгә кадәр булган тормышын театральләштерелгән форматта күрсәтеп бардылар. (Концертның тулы видеосын «ВКонтакте»да карарга була. – иск.авт.) Ә концертны Татарстанның атказанган артистлары Ришат Әхмәдуллин һәм Резедә Сәләхова алып барды.

«Язмышымда Мәсгут абыйның роле бик зур булды»

Мәсгут Имашев – ул бик күп җырчыларның яраткан мөгаллиме, аларга олы сәхнәгә чыгарга ярдәм итүче. Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи, Татарстанның атказанган артистлары Илнур Нуриев, Резеда Төхфәтуллина, Фәридә Сафина, Галина Казанцева һәм башкалар нәкъ менә аңарда белем алалар.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың да сәхнәдә басып торуының сәбәбе – Мәсгут Имашевның кайчандыр әйткән сүзләре. Ул шушы тарихы белән уртаклашты:

«Мәсгут абыйның җырлары – күңелгә бер йотым су кебек. Мин балачактан аның җырларын тыңлап үстем. Районга кайткан вакытларында конкурсларда Мәсгут абый жюри әгъзасы булып утыра торган иде. Мин, шушы бәйгеләрдә үземнең беренче адымнарымны ясап, урыннар алган кеше.

1999 елда Казанга юл тотарга булдым. Ул вакытта да Мәсгут абыйның роле минем язмышымда бик зур булды. Калага «журналист булам» дип килдем, әмма балларым җитмәгәч, «икенче елны килерсең» дип, мине борып җибәрделәр. Күңелемә бик авыр булды, үземә килә алмыйча, институт каршына чыгып утырдым. Әти-әнигә: «Кайтам инде», – дип шалтыраткач, каршыма Мәсгут абый очрады. Ул мине танып алды, чөнки районда күргәне бар бит инде.

«Гүзәл, нишләп йөрисең монда?» – ди. Барысын да сөйләп биргәч: «Нишләп югалып йөрисең? Син бит матур җырлыйсың, нигә сәнгать институтына бармыйсың?» – дигән сүзләре бүген әйткән кебек хәтеремдә.

«Кем алыр инде мине анда?» – дигәнгә, ул, үгетләп булса да, мине шунда җибәрде. Шулай Мәсгут абыйга ышанып, институтка киттем. Җырлап күрсәттем. Тыңлап карадылар да: «Алабыз», – диделәр. Шул көннән бирле 23 ел дәвамында мин сәхнәдә», – диде ул.

Татарстанның атказанган артистлары Чулпан Йосыпова һәм Илнур Нуриев та чыгышларыннан соң Мәсгут Имашевның тормышларында бик зур роль уйнавын искәрттеләр.

«Мәсгут абый – барыбызның да алтыны. Шәле авылыннан җитәкләп алып килмәсәгез, театр училищесында укытмасагыз, консерваториягә җитәкләп алып бармасагыз, мин бу сәхнәдә басып тормас идем. Сез – игелекле кеше! Игелекле булганга Аллаһы Тәгалә гомерне дә сезгә озын итеп биргән», – диде Илнур Нуриев. Һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән берлектә «Караурман» җырын башкарып, искиткеч кичәне йомгаклады. Әлеге җырны башкарырга Мәсгут Имашев аны үзе өйрәтеп калдырган.

***

Мәсгут ага Имашев үзе сәхнәгә күтәрелмәде. Концертны ул бик игътибар белән, хәтта күз яшьләре аша, тормыш иптәше Фатыйма ханым белән күзәтеп утырды. Аның исеменнән шундый кичәне оештыру өчен рәхмәт сүзләрен Барда районының якташлар җәмгыяте рәисе Элеонора Әбүбәкирова җиткерде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 октябрь 2025
    Исемсез
    Мәсгут Имашев атаклы шәхес. Хезмәте тиешенчә бәяләнмәгән шәхес. Аңа Тукай премиясе дә, Рәсәйнең халык артисты исеме дә жәл түгел иде.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар