Җырчы гаилә Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразованың олы кызы Эллари әти-әнисе концертларында җырлаганы бар. Шушы көннәрдә Эллари Гүзәл Уразованың «Йолдызым» җырын чыгарган.
«Кадерле дуслар, «Йолдызым» җырын чыгардык, рәхим итеп тыңлагыз. Балачактан җырлап үскән әниемнең җыры», – дип язган ул социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.
«Йолдызлар атыла, күрдеңме?
Мин барын бу җирдә белдеңме?
Син – минем атылмас йолдызым,
Йолдызым, бизәүчем мәхәббәт күгемне...»