news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовлар төркемендә яңа гаилә барлыкка килгән

news_top

Җырчы Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовларның Уфадагы концертында күңелле вакыйга булган. Алар төркемендә эшләүче ут рәссамы үзенең сөйгәненә тәкъдим ясаган.

Илья Лизаны концерт уртасында сәхнәгә чакрып чыгарып, чәчәк бәйләме һәм йөзек суза, гомерлеккә бергә булырга тәкъдим итә. Лиза үзенең ризалыгын биргән.

Яшь парны Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та котлаган. «Безнең концертыбызда чираттагы сюрприз. Театрыбызда яңа гаилә барлыкка килде. Илья Лизочка тәкъдим ясады. Һәм ул «әйе» диде. Бәхетле булыгыз», – ди аларга җырчы.

Илдар Хәкимов исә яшьләргә күп балалар теләгән. «Ким дигәндә дүртне», – дигән үзе дә күп балалы әти.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар