Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова ире турында: «Дәртләнеп китте әле ул. Әллә гашыйк булды инде?»

news_top_970_100
Гүзәл Уразова ире турында: «Дәртләнеп китте әле ул. Әллә гашыйк булды инде?»
Гүзәл Уразованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Илдар Хәкимовтан премьера: ул тыңлаучыларын «Сагышланам» җыры белән сөендерә. Тормыш иптәше Гүзәл Уразова социаль челтәрдәге аккаунтында җыр үзенә бик ошавы турында яза.

«Миңа бик ошады, сезгә ничек? Илдарны үзем дә танымый башладым. Дәртләнеп китте әле ул. Әллә гашыйк булды инде? Самое главное, миңа булса гына ярар иде. Сездән комментарийлар көтеп калабыз. Бу җыр белән бүлешегез, яраткан кешегезгә җибәрегез», – дип мөрәҗәгать итә Уразова.

Җырның авторы – театрыбызның сәнгать җитәкчесе Риназ Фазлыйәхмәтов, дип яза. Сүзләрен шагыйрь Фәнәвис Дәүләтбаев иҗат иткән.

Комментарийларга килгәндә, «артык кылана» дип язучыга «бик матур хәрәкәтләнә, ул тораташ катып торырга тиешмени» дип яклаучылар бар.

Риназ Фазлыйәхмәтов үзе: «Абый, кәттә булган бу», – дип бәя биргән.

«Матур җыр, Илдар һинд артистларына охшаган бу клипта», – дип язучылар бар.

«Бик матур җыр. Концертта көтәбез», «Күземне йомып тыңладым. Бик матур җыр булган бу! Молодцы!» – дип, мактау сүзләре язып калдыручылар бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100