Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов Тямаев концертында: «Син кайчан тынычланасың, брат?»
Бу көннәрдә Казанның «УНИКС» концертлар залында Фирдүс Тямаев концертлары бара. Җырчының тамашасын карарга сәхнәдәш дуслары Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов та килгән. Алар җырчыга «тынычландыра торган» мендәр бүләк иткәннәр.
Фирдүс, менә сиңа тынычландыра торган япон мендәре. Син кайчан тынычланасың, брат? Синең арттан куа-куа бөтен татар артистлары бии, концертларын арттыра башладылар. Хәл җитми бит, слушай. Без бит инде пенсиягә таба барабыз. Бераз гына тынычлан инде, Фирдүс. Бу, әлбәттә, әйбәт мендәр, ләкин гырласаң, сикерә башлый, – дип, Фирдүснең үзен дә, залны да рәхәтләндереп көлдергән Илдар Хәкимов.
Чын мәгънәсендә сиңа рәхмәт әйтәсе килә, Фирдүс. Без сине беренче тапкыр беләсеңме кайда күрдек? 2008 елда Норлатка концерт белән баргач. Фирдүс баян тотып, «Кара миләш» дигән җыры белән күңелгә кереп калды. Ел ярымнан соң, концертыбызны алып барырга кеше кирәк булгач, Фирдүскә шалтыраттык. Ул бездә 2 ел алып баручы булып эшләде. Әле ут куючы режиссер булырга да өлгерде. Машина астына кереп, автобуслар да ремонтлап чыкты. Син безнең белән күрдең инде күрмәгәннәреңне. Син – бар яклап булган кеше! Менә дигән ир-егет! Сиңа матур гастрольләр, уңышлы концертлар, искиткеч тамашачы. Рәхмәт, брат, – дигән Илдар.
Әлеге сүзләргә Гүзәл Уразова да кушылган.
Татар эстрадасы киң, ләкин Фирдүс – ир-егет җырчылар арасында беренче номерлы җырчы безнең. Шулай булып калсын да! Без аны яратабыз, ул үзебезнеке, гади, чын Тямаебыз. Уңышлар сиңа.
Кеше уйлагандыр, 21еннән 26сына кадәр «УНИКС»та боларның концерты була, шуны әйтергә кергәннәр, дип. Аны әйтергә дип кермәгән идек, дуслар.Фирдүсне, сезне яратып кердек, – дип сөйләгән Гүзәл.
Әлеге видеоны социаль челтәрләргә куйгач, Гүзәл Уразова: «Каушап китеп, әйтергә дә онытканмын. Әниеңә матур яулык та салган идем. Безнең исемнән бүләк ит, зинһар. Галия апа, без синең белән Нурлатка килгәч, зурлап, өстәлләр белән каршы ала иде. Күп сәламнәр әйт бездән. Сау-сәламәт кенә булсын», – дип тә язган.