Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фирдүс Тямаевның 12нче сезоны: «Болганып беткән дөньяда ничек юлны табасы?»

«Интертат» хәбәрчесе Фирдүс Тямаевның Чаллыда узган концерт-тамашасын карап кайтты.

news_top_970_100
Фирдүс Тямаевның 12нче сезоны: «Болганып беткән дөньяда ничек юлны табасы?»
"Татар-информ" архивы

Ел саен февраль аенда Чаллыга 10 көнлек гастрольләре белән, шау-гөр килеп, Фирдүс Тямаев килеп төшә. Берәүләр «йолдыз»ны берничә ай алдан билет алып көтсә, икенчеләре башкаларның статус, сторисларыннан кызыгып, санаулы гына калган урыннарны барлый башлый. Туган-тумача, дус-иш арасында бер дулкын булып: «Фирдүсне карадыгызмы әле?», «4 сәгать концерт куя икән ул», «Тямайга бармыйбызмыни быел?» ише сөйләшүләр үтә.

Җырларын көне-төне көйләп йөрү өчен, Фирдүс иҗатының җанатары булу мәҗбүри түгел. Килешәсездер, җырчының, ялгыш кына ишетеп калсаң да, баш миенә шәпләп кереп урнаша торган «вируслы» җырлары буа буарлык. Әнә шуларны тагын бер кат тыңлап кайту, яңа программасына да күз салу нияте белән, мин дә Тямайның Чаллыда узган бишенче концертына килеп эләктем.

Фирдүснең эстрадага аяк басканына да 12 ел булган икән инде. Әлеге еллар эчендә Фирдүс үзе дә, репертуары да шактый үзгәрде. Иң беренче иҗат иткән «Язмыштан юк узмыш» җырындагы Фирдүсне искә төшерсәгез, ул Фирдүс белән бүгенгесе янәшә дә тормый. Алай да, җырчы иң мөһим сыйфаты – үзенең гадилеген саклап кала алды. Шул авылча гадилеге Фирдүс белән тамашачысы арасында бер күпер булып тора. Иң кызыгы: күпер тузмый, елдан-ел ныгый гына бара кебек, шулай булмаса, концертларына халык кырылып йөрер идеме?

«Без сүз бирдек егетләрне ташламаска»

Җырчы төшергән интро (кереш видеосын шулай атыйлар) быелгы концертның төп асылын ачып бирде. Видеокадрларда Фирдүс, тирән карга бата-чума, кышкы урман буйлап атлый. «Юлымда гайбәт сатучы озын телләр дә, каты килеп бәрелүчеләр дә, аяк чалырга тырышучылар да очрады. Саулык та, «Фирдүс, кирәгеңне бирәм!» дип, әллә ничә тапкыр туктатмакчы булды… Күреп торасыз: мин бирешмәдем, үҗәтләнеп, җан көчемә тырышып-тырмашып, яңадан өскә ыргылдым. Язмыш җилләре аяктан екканда да торып баса алдым», – дип сөйли ул кадр артында.

Әлеге юлларда соңгы елларда җырчыны рухи яктан шактый какшаткан Башкортстан якларындагы проблемалары да, аягына ясаткан катлаулы операцияләре дә, яу кырындагы дуслары өчен борчылулары да чагыла. Фирдүс абына-сөртенә, тырыша-тырмаша һаман алга бара, юл эзли. Нәкъ «Эх, тормыш арбасы» җырындагыча, болганып беткән дөньяда ничек кенә дөрес юлны табасы… Әнә шундый шактый моңсу нотада башланып киткән концертның беренче өлеше тулысынча шулай дәвам итте, дип тә әйтергә була. «Ярдәм ит», «Авыр бит», «Егет без» кебек, үзе әйтмешли, «күз яше аша елмайта торган» тирән эчтәлекле җырлары күп яңгырады.

Фирдүс Тямаевның махсус операциядәге егетләргә бик зур күләмдә ярдәм күрсәтүен беләбез инде. Ул аларга концертта җыелган акчаларыннан өлеш чыгарып тора, авыр шартларда йөрерлек машиналар, кирәк-яраклар да алып җибәрә. Җырчының күңеле белән дә алар янәшәсендә булуы сизелеп тора. Меңләгән чакрым аралар да, тормыш параллельләрендә яшәвебез дә җырчыга солдат егетләр белән бер дулкында булырга комачау итми. Быелгы концертында җырчы, егетләргә багышлап дусты, шагыйрь Рүзәл Минһаҗев иҗат иткән үзәк өзгеч шигырьне укыды.

«Без сүз бирдек егетләрне ташламаска,

Без сүз бирдек ул юлларда адашмаска,

Без ант иттек кайнар уттан курыкмаска,

Вәгъдә бирдек беркемне дә онытмаса.

Без сүз бирдек егетләрне калдырмаска,

Авырлыкта йөрәкләрен яндырмаска.

Без сүз бирдек югалтуны булдырмаска,

Салкыннарда күңелләрен туңдырмаска…»

Фирдүснең «Егет без» җырын тамашачы, солдатларга хөрмәт йөзеннән, аягүрә басып тыңлады.

Залда махсус операциядән кыска вакытлы ялга кайтучылар бармы икәнлеген сорагач, бер егет тыйнак кына кул күтәргән иде. Ул җыр барышында күлмәк җиңе белән күз яшьләрен сөртеп-сөртеп алды. Ут эченнән чыга алмаган иптәшләрен, аларның тол калган хатыннарын, ятим калган ул-кызларын, бүгенге көндә салкын окопларда ятучы хезмәттәшләрен күз алдыннан уздыргандыр, мөгаен… Биредә сүзләр артык инде…

«Вакыт юк» дигән сүз модага керде…»

Гел уен-көлке, шаярту, дәртле җырлар белән күзалланучы Фирдүс быелгы концертында туган җирне, телебезне, якыннарыбызны яратырга, кадерләргә тиеш булуыбыз турында да күп кенә фәлсәфи сүзләр сөйләде. Мәсәлән, җырчы «вакыт булмау» турында сөйләгәндә, иманым камил, бөтен кеше дә «чыннан да шулай бит» дип утыргандыр.

«Соңгы 20 елда без нык үзгәрдек… Мода куабыз, беребезне-беребез уздырып матур йортлар төзибез, кыйммәтле машиналарда йөрибез. Матур киенәбез. Карагыз әле, һәрберегез шундый матур итеп киенеп килгәнсез, барыгыз да чибәрләр, матурлар. Тик безнең арада аралашу югалды…

Әйдәгез, элеккеге Сабантуйларны искә төшерик әле. Туганнар кайта иде шәһәрдән, аларны елап-елап каршы ала идек, мунчаларны яга, гармун тартып кич утырып, учак ягып, бәрәңге пешереп, күңел ача, өйгә кайтып идәнгә тезелешеп ятып йоклый идек. Ә икенче көнне иртәнге 5тә торып, Сабантуйга төшеп китә идек. Сәгать 6да ат чабышы башлана иде. Һәр уенда катнаша идек, җырлый, бии идек. Бер яулык бирсәләр, шуңа кош тоткандай сөенә идек.

Хәзерге Сабантуйларны карагыз инде… Халык җыю өчен, маймыл урынына безне чакыралар. Кеше Сабантуй карарга түгел, артист карарга килә. Без сәхнәгә басып 3 сәгать сикерәбез дә – шуның белән бетте. Хәзер бөтен бәйрәм «на показуху». Мин бик патриот, милләтпәрвәр егет. Шушы Сабантуйларны карап, минем йөрәгем әрни, дуслар.

Әти-әниләребезгә карата хөрмәт бетте, алар безне көйли, алар безнең тормышны җайлый. Бер-беребезгә, туганнарга карата хөрмәт юк, без нык үзгәрдек.

«Вакыт юк» дигән сүзне авыздан алып ташлап булмый. Ул сүз модага керде.

– Туганым, ник кунакка килмисең?

– Вакыт юк!

– Ник әти-әнигә кайтмыйсың?

– Вакыт юк!

Әле ярый кеше туа, әле ярый кеше үлә! Шул вакытта гына җыелабыз. Шулхәтле кадерсез, бәрәкәтсез заманда яшибез.

Махсус операциядәге күп егетләрнең хатыннары, әниләре шушында. Алар балаларының тавышын ишетер өчен, телефоннарын сүндермичә, күзләрен ачып йоклыйлар. Бер генә булса да баламның тавышын ишетәсе иде, дип хыялланалар. Аларга менә берни кирәкми, иң мөһиме – балалары янәшәләрендә булсын.

Соңгы 10 елда, бәлки күбрәктер, балаларны психологка йөртә башладык. Безнең балалар белән психолог шөгыльләнә! Чит кеше. Без шулай балаларга тәрбия бирә алмаслык әти-әниләрмени хәзер? Безнең балаларны «нянька» үстерә. Балалар «Ютуб»тагы җыен пычракны карый…

Беркөнне зур малай белән теннис уйнадык. Карап торам, зур улым белән чыннан да аралашу җитми икән безгә. 40 минутлап теннис уйнаганбыздыр. Шул вакыт эчендә мин улымны башка яктан ачтым. Шулхәтле талантлы бала икән ул. Ә минем шул бала белән аралашырга вакытым юк…

Яратыгыз балаларыгызны, яратыгыз хатыннарыгызны, гаиләгезне, дуслар. Без үзебез психолог булырга, балаларыбызны үзебез тәрбияләргә тиеш.

Мин операциягә яткач, бик күп артистлар минем егет-кызларга шалтыраткан. «Фирдүс әле кайчан чыга, әйдә миңа», – дип. Юк, мин рәхмәтле төркемемне эшкә чакыруларына. Ә алар: «Юк, абыйны көтәбез, ул аякка басачак», – дигәннәр. Шул сүзләрен ишеткәч, йөрәгемә җылы керде. Рәхмәт аларга.

Бүген минем сезгә дә бик зур рәхмәтләремне әйтәсем килә, хөрмәтле тамашачым. Рәхмәт концертларыма йөрүегезгә, рәхмәт сезнең булуыгызга. Сез әле мине беркемгә дә бирмәгез, чөнки мин – сез күтәргән артист».

Фирдүснең әнисе: «Мин бүген – иң бәхетле ана»

Фирдүс Тямаевның Чаллыдагы концертына, үзенә әйтмичә генә, әнисе дә килгән иде. Галия апаның чәчәк күтәреп залга килеп менүенә Фирдүс үзе дә шаккатты бугай. «Бәтәч, әни, нишләп йөрисең?» – дип аптырап каршы алды аны җырчы. «Син белдеңме? Ник әйтмәдең?» – дип администраторы Альбинага да «эләктереп» алды. Сүз уңаеннан, җырчының администраторы «үз эшен белә» дигән фикер калды. Концертның кызыклы мизгелләрен видеога төшерүдән тыш, ул бераз «салып алгач», Фирдүстән дә уздырып, сүз боткасы куертучы егетләргә кисәтүләр дә ясаштыргалады, чәчәк бирергә чыгучыларны да «җайлап-майлап» торды.

Галия апа – үзенең балалары белән чын күңелдән горурланып яшәүче бәхетле ана. Бөтенебезгә дә олыгайган көнебездә шулай яшәргә насыйп булса иде. Галия апа үзе дә бу хакта:

«Мин бүген – бик бәхетле ана. Балаларым – минем горурлыгым да, киңәшчеләрем дә, сердәшчеләрем дә. Аллаһка шөкер, нинди авыр вакытта илгә ярдәм кулы сузып торалар. (Фирдүснең энесе Фирзәр дә махсус операциядәгеләргә гуманитар ярдәм илтүдә катнаша.) Тизрәк дөньялар тынычлансын, балаларыбыз әти-әниләре, гаиләләре янына исән-имин кайтсыннар. Иң зур теләгебез шул. Бу залдагы барлык аналарның да минем кебек бәхетле булуларын телим», – диде.

«Миңа буфеттан адреналин ташый күрмәгез»

Быелгы концерты «фәлсәфи» дисәм дә, «бөтенләй күңелсезләнеп утырган икән болар» дип уйлый күрмәгез тагын. Концертның икенче өлеше Фирдүсчә узды. Җырчы «Сандугач», «Яндырма йөрәкне», «Иреннәреңне», «Ярат мине», «Мәк чәчәге» кебек хитка әверелгән мәхәббәт җырларын «десертка» калдырган. Кайберләрендә Фирдүскә җырлап торасы да булмады, тамашачының тавышы җырчыныкын күмеп китте.

Һәм, әлбәттә, Фирдүскә генә хас шаяртуларсыз буламы соң инде.

Концерт башлангач та: «Минем концерт рәсми рәвештә 3 сәгать ярым бара. Аннан тагын бер ярты сәгать җырлый алам әле. Минем бүгенге концертымның матур булуы 90 процент сездән тора. Тик мин сездән, бик үтенеп, ике әйбер сорыйм. Өченчесен сез инде бирдегез, акчасын түләп кердегез, Аллаһның рәхмәте яусын. Мин бу хакта 12 ел буе сорыйм. Мин концерт куйганда барыгыз да, җырлавым ошаган кебек, елмаеп утырыгыз әле, яме. Сез елмаеп утырсагыз, мин, сезгә концерт ошый, дип уйлыйм да, тыныч күңел белән җырлыйм. Алайса кайвакыт бер дулкынга кереп китәм, барысы шат, рәхәт инде менә. Ләкин арасында авызын бәлшәйтеп утыручы берәрсе табыла. Андыйларның башына микрофон белән берне «бирәсе» килә.

Икенче үтенечем: «Дайте миңа адреналин, дисәм дә, буфеттан «адреналин» ташый күрмәгез. Бу – миңа сызгырырга, мине алкышларга күмәргә, торып басып биергә кирәк, дигән сүз. Сезнең алкышлар белән мин «возбуждаюсь», – дип җибәрде җырчы.

Быел оятсыз мәзәкләр сөйләмим дисә дә, азрак кызарта торган шаяртулары булмыйча калмады Фирдүснең. Мәсәлән, төркемендәге Рамил Шәрәфиев Фирдүскә реклама белән шөгыльләнергә тәкъдим иткән. «Шуның кадәр подписчигың була торып, миллионнар эшлисең син», - дигән. «Мин ышандым инде. Ярар соң, сторисларга телефон номерымны язып элдем. Озак та үтмәде, бер номер шалтырата. «Фирдүс абый, бартер белән ярыймы?» - ди. Минем ул бартер дигән сүзне үз гомеремдә ишеткәнем юк. Рамил «ярый дип әйт» дип баш селки инде. «Ярый-ярый», - дидем инде мин моңа. Ә бу кыз шугаринг буенча мастер булып чыкты… Нәрсә уйлап шалтыраталар диген, ә? Менә җәмәгать, сез күз алдына китерегез инде хәзер. Миңа 41 яшь. Мин – авыл егете. Мин хәзер бартерга шугаринг ясатам дип, шушы салонга барып, ул кызның бүлмәсенә кереп, креслосына утырып, ыштанымны салып…» – дип, барысын да тәфсилләп сөйләп күрсәтте.

Адреналин дигәнгә кире кайтыйк. Ул адреналинны Фирдүс концерт буе сорап торды. Югыйсә, адреналин өстәп мәшәкатьләнәсе юк, энергиясе болай да ташып тора. Әле тамашачы арасында йөри, әле сәхнәгә сикереп менә, күз ачып йомарга да өлгермисең, ут чыгарып бии башлый. Бер тапкыр операция ясатып, ул уңышсыз чыккач, быел икенче тапкыр операция ясатып кайтты. Махсус пластик итек киеп тә җырлап йөрде әле, ялгышмасам. «Хәзер үземне саклаячакмын», – дип сөйләгән иде үзе Интертатка. Кая монда саклау! Сүз уңаеннан, операциягә керер алдыннан яздырган өр-яңа җыры «Ярдәм ит»не дә халык бик җылы кабул итте.

Төркеме

Фирдүснең төркеменә тел-теш тидерә торган түгел. Берсеннән-берсе оста егет-кызларны туплаган да гастрольләргә кузгалган. Биючеләреннән гомер бакый Тямаев янәшәсендә эшләгән Альберт Әхмәтовны таныдым. Элек «Казан егетләре» төркемендә эшләгән Рамил Шәрәфиев та Фирдүс абыйсы белән икән хәзер. Рамил үзе дә бер җыр башкарып үтте. Һәм әлбәттә инде, төркемнең төп бизәге ул – Рүзәл Минһаҗев. Җыр ритмына шундый матур итеп бии, бик «акыллы» итеп (сәхнә хуҗасының тавышына зыян салмыйча, уздырмыйча) Фирдүснең һәр җырына диярлек кушыла. Тыйнак кына елмаеп, гел үзенә каратып тора, ниндидер сөйкемле сөяге бар.

Концерт – тамаша, шоу. Сәхнә бизәлеше, костюмнар – барысы да уйланылган. Бер әңгәмәсендә Фирдүс костмнарга акча кызганмавын әйткән иде. Кара тукымага көрән ямаулык салган сыман кәчтүм-чалбардан да, кызыл киемнән дә, кара киемнән дә чыкты. Барысы да хәтәр ялтырыйлар, бәяләре дә бардыр.

Тямаев концертларына кем йөри?

Бу урында «Тямай концертларына кем йөри соң» дигән сорау туа. Тәнәфес вакытындагы сөйләшүләргә колак салып, кайберәүләр белән аралашып алганнан соң, нигәдер, шәһәрдә туып-үскән 25-45 яшь аралыгындагы кешеләр, дигән фикер калды. Тәнәфестә татар сүзләрен катнаштыра-катнаштыра русча аралашучылар, төркем-төркем булып килүчеләр күп иде.

Мәсәлән, залда очраган бер танышым үзләренең 5 пар бергә килүен әйтте. Тямаевны ирләре үлеп ярата икән. «Болар барысы бергә җыелышты инде, сулга «тая» күрмәсеннәр» дип ияреп килгән идек, үзебез дә шушы атмосферадан «балдеть» итеп утырабыз әле менә», – дип шаяртты Айгөл.

«Энергетик» мәдәният сараеның иң өске почмагында да идеаль таныш булган бер 20ләп кеше утыра иде. Иң күп чинаулар, сызгырулар да, «Фирдүс абый, син крутой!» дип кычкырулар да шул почмактан яңгырап торды.

Аннан, Фирдүснең аудиториясе тыйнакланып, урындыкка сеңеп утыра торганнардан түгел. Халык үзен шактый иркен тота. Вакыт-вакыт концертта чикләр бөтенләй югалды, ул дискотека форматына күчеп бетте.

Җырчы тамашачысы белән тулы хокуклы идарә итә. Фирдүс «басыгыз» дигәч – баса халык, «утырыгыз» дигәч – утыра, «кулларны болгыйбыз» дигәч, флешмобтагы кебек, кул болгый башлый. «Энергетик» сараеның мөмкинлекләре зуррак булгач, бию такмакларына әйлән-бәйләнгә кадәр әйләнделәр. Фирдүс үзе дә халыкка төшеп кушылды. Ә инде җырчының бөтен концертларына керү мөмкинлеге бирә торган «Безнең Тямай» футболкасы өчен бөтенләй батлл башланды. Өске рәтләрдә утыручыларга кадәр Фирдүс янына агылды. Ни әйтсәң дә, бушка килгән әйберне ярата инде безнең халык.

Тик залда концертны утырып карарга килгән өлкәнрәк буын тамашачы да бар иде бит. Алар да мондый дискотекаларга нормаль карыймы икән?

Фирдүснең концертына елап, күз яше түгеп утырырга дип килмиләр, анысы. Халык, дәртле биюләр булачагын күзаллап, алдан әзерләнеп килә. Биюләрнең иң кызуы 20 минутлык тәнәфестән соң башланды. Бу вакытта инде «100 граммны» үзләре белән алып килүчеләр кәефләнеп бетте, калганнар буфетка «һөҗүм ясады».

Залда татарча белмәүче татарлар һәм руслар да бар иде. Үзе әйтмешли «русчасы шуның кадәр генә булса» да, Фирдүс Тямаев, татарча белмәүче тамашачысын сөендерү нияте белән, русча җыр яздырган. «Бүгенге залда татарча белмәүчеләр бармы?» дигәч, әллә никадәр кеше сызгырырга, куллар болгарга тотынды. «Әйтәм бит, минем концертыма нормаль кеше килми», – дип куйды җырчы. Катя, Ольга, Марусяларның Фирдүс концертына йөрүе – гаҗәп инде, бер карасаң. Гаҗәп булса да сөенергә кирәктер инде – татарча җыр тыңларга килгән бит алар.

Ә җыры дуслыкка багышланган иде. Фирдүс авызыннан шактый мәзәк яңгыраса да, теге Катя-Ольгаларны гына түгел, татарларны да әйбәт «селкетте».

Концерт һәм җырчының иҗаты турында тамашачы фикерләре:

Регина: «Фирдүснең концертларына ел да йөрергә тырышабыз. Әмма быелгы концерты эмоциональ яктан авыр булды, аеруча беренче өлеше.

Элек Фирдүснең концертларыннан бөтенләй башка кеше булып чыга идем. Тормышында һәм җәмгыятьтә барган вакыйгалар җырчының иҗатында үз эзен калдыра һәм кешеләрнең йөрәкләрен дә уятып җибәрә».

Сәвия апа: «Ел да киләм, ел да теттереп биеп кайтам. Үзебезнең Фирдүс ич ул. Ирем дә җырларын ярата, машинада да гел тыңлап йөрибез, флешкаларын сатып албыз. Быел ирем концертка килә алмады, авырып тора».

Гүзәл: «Концертка зур компания белән бардык. Узган ел да шул ук составта карадык. Миңа узган елгы концерты ныграк ошаган иде. Быел кабатланган урыннары да булды. Аннан Фирдүснең «минем концертка нормаль кеше килми» дигән сүзләрен кабул итмим. Языгыз әле, зинһар, үзенә, нишләп нормаль кеше килмәсен инде. Без менә барыбыз да – нормаль кешеләр, җыйнаулашып килдек бит әле, иҗатын яраткач».

Динара: «Фирдүскә беренче тапкыр бардык. Аның турында «җырлаганга караганда күбрәк кычкыра» дип әйтәләр иде. Белмим, кем уйлап чыгаргандыр, үзен бик әдәпле тотты. Залның кәефен күтәрә белә. Хәтта мин дә кушылып җырлап, биеп кайттым».

Җырчының концерты «Гомер уза» җыры белән тәмамланды. «Яратыгыз, дуслар, туган җиребезне, туган илебезне, туган телебезне. Өйгә кайтып, тагын бер кат кочаклагыз әле бүген сөйгән ярларыгызны, балаларыгызны. Яшәп калыйк, дуслар, янып калыйк, бу тормышта игелекле эзләр салыйк», – диде Фирдүс. Тамашачы төркемне озаклап алкышлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100