Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова хәрби операциядәге егетләргә багышланган җырын күз яшьләре аша яздырган

news_top_970_100
Гүзәл Уразова хәрби операциядәге егетләргә багышланган җырын күз яшьләре аша яздырган
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова бүгенге көндә махсус операциядә булган егетләргә багышланган «Кайтам әле» дигән яңа җырын тәкъдим иткән иде. Җырчы «Интертат»ка әлеге бүгенге көн өчен актуаль булган җырны бик хисләнеп, күз яшьләре аша яздыруы хакында сөйләде.

Һәр җырның да үз язмышы була. Әлеге җыр да безнең кулга килеп керү белән үк яздырылмады, үз вакыты җиткәнен көтеп торды. Аның сүзләрен Айгөл Вәлиуллина, көен Дилүс Шәйхразиев иҗат итте.

Дилүс Шәйхразиев – безнең өчен яңа автор. Мин былтыр аның «Юллар сызам» дигән җырын чыгарган идем. «Кайтам әле» җырын да ул безгә былтыр җибәрде. Тик, күрәсең, әлеге җырның чыгар вакыты яңа гына җиткәндер.

Ә Айгөлгә килгәндә, ул – минем бик күп җырларымның авторы. «Мин яратам сине, тормыш» дигән җырымны да ул язган иде, аның белән күптән эшлибез инде. Дилүс белән яңарак кына хезмәттәшлек итә башладык. Ләкин аның да безгә тапшырган бик матур җырлары бар, аларны да әкренләп чыгарырбыз, Аллаһы боерса.

Бүгенге көндә якыннары өчен борчылып, аларның исән-сау әйләнеп кайтуларын көтеп торучы гаиләләр бик күп. Күршеләребез, танышларыбыз арасында да балалары бүген шунда булган кешеләр бар. Алар белән сөйләшкәннән соң да, шушы җырны тизрәк чыгарырга кирәк, дигән уй килде.

Мин җырларны бер яздыруда яздырам. Мин шулай өйрәнгән. Күңелем ничек куша, ничек җырлыйсым килә – нәкъ менә беренче җырлаганда шулай җырлыйм, күп тапкырлар яздырмыйм. Ничек чыга – шулай чыга. Чөнки җырга синең хисләрең беренче башкаруда салына. Чөнки кабат-кабат, уйлый-уйлый яздырсаң, ясалмалык башланырга мөмкин. Алай дөрес түгел дип саныйм. Әлеге җырны яздырганда да күземә яшьләр тулды, шушы хәрби операциядә булган егетләребез барысы да күз алдына килеп бастылар…

Җыр халык тарафыннан да бик җылы кабул ителде. Балаларын көткән гаиләләр өчен аеруча да кадерле булыр, дип уйлыйм. Гомумән, бу темага битараф булган бер генә кеше дә юк. Җыры да бик матур, мәгънәле, һәр кешенең күңелендә урын алыр кебек. «Кайтам әле»не яңа сезонда көтәләр, барысы да шулай дип яза, – дип сөйләде «Интертат» хәбәрчесенә Гүзәл Уразова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100