news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Сәгыйтова татар китабын уку модасына кушылырга әйди

news_top
Гүзәл Сәгыйтова татар китабын уку модасына кушылырга әйди
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Казан шәһәре башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова үз аккаунты аша #китап (книга) челленджына старт биргән. «Максаты бик гади – татар әдәбиятының бай мирасын һәм заманча авторларны популярлаштыру», дип язган ул үз каналына.

Гүзәл Сәгыйтова Казанның «Сәйдәш» концертлар залында узачак IV «Гәүһәр» балалар фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә катнашу өчен «Татмедиа»га килгән һәм анда урнашкан Әдәби кафедан китаплар алган.

«Бүген Татарстан китап нәшрияты кибетеннән буш кул белән чыга алмадым. Бу китапларга үзем дә күптән кызыга идем, ниһаять, алар минем киштәмдә. Икенче экземплярлар яңа хуҗаларына юл ала. Бу кешеләр барысы да фикер тудыручылар (Татмедиа журналистларын махсус кертмәдем, чөнки сез гел шул дулкында). Бергә әдәбиятыбызга игътибарны арттырырбыз дип ышанам. Фатих Әмирхан томлыклары Рәдиф Кашаповка, (https://t.me/bakchalar) Луиза Янсуар шигърияте Эльвира Садриевага тапшырылачак (https://t.me/ipteshler). Ландыш Әбүдәрованың «Умартасы»н Ләйлә Леронга бирергә булдым, китап клубында укып, әңгәмә корсагыз иде! Һәм барыгыз да бу активлыкны дәвам итәрсез дигән өметтә!» дигән ул.

Гүзәл Сәгыйтова «Казан утлары» журналын Казан гимназияләренең берсенә яздырткан.

Гүзәл Сәгыйтова идеясенә кушылу өчен татар телендә укыган яки укыячак китап белән фотога төшәргә яки видео яздырырга һәм ни өчен шушы китапны сайлау турында сөйләргә кирәк. Роликны #китап хештегы белән социаль челтәрләргә урнаштырырга һәм эстафетаны тапшырырга теләгән кешене билгеләргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар