Балам бакчага киткәч, телен онытты: исем өчен ачылган татар төркемнәренә контроль бармы?
Татарстан башкаласының кайсы балалар бакчаларында милли тәрбия яхшы куелган? Ни өчен Казанда эшләүче тәрбиячеләр татар телен өйрәтү буенча оештырылган семинарларга яратып йөргән? «Интертат» хәбәрчесе тәрбиячеләр һәм белгечләр белән сөйләште.
21нче апрельдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Казан балалар бакчалары хезмәткәрләрен татар телен өйрәтүдә заманча алымнар белән таныштырдылар. Бу татар телле тәрбиячеләр өчен оештырылган шәһәркүләм семинарлар циклының өченчесе иде. Казан мэриясе әлеге семинарларны Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырган.
Һәр семинарга дүрт йөзләп тәрбияче чакырылган булган. Беренчесен ошатып, калганнарын да күрергә теләк белдерүчеләр барлыкка килеп, соңгыларына бишәр йөз кеше җыелган. Семинарларның яхшы оештырылуы турында «Интертат» хәбәрчесенә биредә катнашкан тәрбиячеләр әйтте.
Семинарлар сәгать ярым дәвам иткән. Һәрберсендә алты-җиде белгеч үзенең нәтиҗәле тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Чаралар саф татар телендә барган.
Казанда барлыгы 325 балалар бакчасы бар дип карасак, һәр бакчадан якынча дүрт хезмәткәр татар телен өйрәтүдә заманча алымнар белән танышкан, дип исәпли алабыз.
«Казанда балаларга татар телен яхшы өйрәтүче бакчалар аз түгел»
Семинарның башланып китүен көткән арада, кайбер белгечләрдән бакчаларда татар телен өйрәтү ничек оештырылганы турында кызыксындым. «Татар гаиләсендә туган бала бакчага киткәч, туган телендә аралашудан туктый» дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Әлеге күренешнең сәбәбен аңлау өчен, мин озак еллар Казан мәгариф идарәсенең милли мәгариф бүлегендә баш белгеч булып эшләүче Рәйхана Баһавиевага мөрәҗәгать иттем. Ул әлеге семинарны оештыручыларның берсе иде.
- Андый күренеш юк дип әйтеп булмый инде. Татар бакчаларына электрон чират аша башка милләт балалары да керә. Күп очракта татар гаиләләреннән килгән балалар да туган телен белми. Балалар татар телен аңламагач, кайбер тәрбиячеләр рус телендә аралашуга күчә, ләкин бу бик зур хата. Әгәр тәрбияче татар телендә генә сөйләшсә, бөтен бала да телне өйрәнә. Күп әйбер тәрбияченең милли җанлы булуыннан тора. Әгәр бакча мөдире татар төркеменә милли җанлы тәрбияче куйса, анда татар мохите булдыруны таләп итсә, уңай нәтиҗә була. Эшне ярты көн русча гына, ярты көн татарча гына оештыручы тәрбиячеләр дә бар. Аларның да уңай нәтиҗәсе күренә.
Татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр белән очрашкан саен: «Балалар белән күбрәк туган телдә аралашыгыз, милли мохит булдырыгыз. Даими бертөрле сөйләп торсагыз, бала аны тиз сеңдерә», - дип аңлатабыз. Безнең яктан методик ярдәм бик көчле. Бүгенге көндә бакча мөдирләренең милли төркемнәрдә туган телгә игътибарны арттыруы кирәк. Без килгәндә, татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләрнең бөтенесе дә балалар белән татарча сөйләшкән була, ә без киткәч, русчага күчәргә мөмкин. Мөдир бит һәрвакыт алар янында, вәзгыятьне көн саен күзәтеп тора. Шуңа күрә бу мәсьәләдә аның роле бик зур.
Казанда балаларга татар телен яхшы өйрәтүче бакчалар, төркемнәр аз түгел. Кызыксынсагыз, күрсәтә алабыз. Башка милләт балаларының да бакчада татар телен шактый камил өйрәнгән мисаллар бар. Аеруча нәтиҗәле эшләүчеләр рәтенә мин Совет районының 67нче, 261нче, 415нче, 112нче, 119нчы бакчаларын, Идел буе районының 247нче бакчасын, Вахитов районының 273нче бакчасын, Яңа Савин районының 405нче бакчасын, Авиатөзелеш районының 348нче бакчасын, Мәскәү районының 126нчы, 294нче бакчаларын, Киров районының 134нче һәм 321нче бакчаларын кертер идем, - дип тәфсилләп аңлатты Рәйхана Баһавиева.
«Татарча сүзләрне күбрәк куллансаң, бала аларны отып кала»
Авиатөзелеш районының 299нчы бакчасында татар теле дәресләре алып баручы тәрбияче Рузалия Ханова:
- Совет заманында татар теленә бернинди игътибар да, методик ярдәмлекләр дә, әсбаплар да юк иде. Хәзер татар телен кызыклы итеп укыту өчен мөмкинлекләр бик күп. Бүгенге көндә без бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән. Соңгы елларда телгә игътибар артканы аеруча нык сизелә. Безнең бакчада бер татар төркеме бар. Андагы балалар татарча сөйләшә белми дип әйтмәс идем. Мәсәлән, бәйрәмнәрдә сабыйлар белән рәхәтләнеп татар әкиятләрен сәхнәләштерәбез.
Татар теле тәрбиячесе белән төп тәрбияче бергәләп тырышса, уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Режимлы моментларда, ягъни ашаганда, кул юганда, йокыга ятканда, киенгәндә һәм башка көндәлек башкарыла торган эшләрдә татарча сүзләрне күбрәк куллансаң, бала аларны, һичшиксез, отып кала. «Кул юабыз», «аш ашыйбыз», «чәй эчәбез», «урамга чыгабыз» кебек сүзтезмәләрне даими рәвештә әйтеп торуның файдасы зур. Бала җиңел сүзтезмәләрне үзләштергәч, катлаулырак сүзләргә күчәргә була. Уеннар аша да татар телен җиңел генә өйрәтергә мөмкин, - дип таныштырды Рузалия Ханова.
«Туган телен белмәгән татар баласына караганда, рус баласы татар телен тизрәк өйрәнә»
Авиатөзелеш районының 152нче бакчасы тәрбиячесе Алсинә Бикбулатова:
- Татар теле тәрбиячесе вазифасына күчкәнче, мин татар төркемендә төп тәрбияче булып эшләдем. Үзем милли җанлы кеше булгач, балалар белән гел татарча гына сөйләшәм. Бераздан алар барыбер телне аңлый башлый. Башыннан азагына кадәр үзем алып барган бер төркемдәге бөтен бала татар телендә аралашырга өйрәнеп, мәктәпкә китте. Бер хатирә истән чыкмый. Рус милләтеннән бер малай бакчада отып алган татар сүзләрен әбисенә өйрәтә торган булган. Әбисе яңа сүзләрне дәфтәр битенә язып барган. Бервакыт ул боларның дөреслеген тикшертергә миңа алып килде. Мин моңа шаккаткан идем.
Эштә бер әйбергә игътибар итәм: рус баласы, туган телен белмәгән татар баласына караганда, татар телен тизрәк өйрәнә. Туган телгә карата битарафлык гаиләдән киләме соң? Ата-анасы татарча белә торып, өйдә русча сөйләшкәч, бала татар телен өйрәнергә теләми бугай.
Минем фикеремчә, бала татарчаны әйбәт белсен өчен, ата-ана да аның белән татарча сөйләшергә тиеш, тәрбияче дә телгә кызыксындырып эшләргә тиеш. Ике якның берсе китек булса, эшнең нәтиҗәсе югары булмый.
Уеннар уйлап чыгаручы, театр уйнаучы тәрбиячеләр
21нче апрельдә оештырылган семинар бик кызыклы һәм эчтәлекле узды. Тәрбиячеләр ни өчен бирегә теләп йөргәне, үзең барып күргәч, аңлашыла. Сәгать ярым вакыт мизгел эчендә үтеп китте. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Булат Гатауллинның алып баруы чараның эмоциональ ягын баетып җибәрде. Семинарның видеоязмасы белән «Татар-информ» агентлыгының Ютуб каналында танышырга мөмкин.
Чара «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакциясе тарафыннан эшләнгән басма матбугат, әсбаплар, интернетта урнаштырылган видео тапшырулар ярдәмендә балага татар телен өйрәтү алымнары белән таныштырудан башланып китте. Журналларның баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина редакциянең продукциясе гамәлдәге белем бирү методикаларына нигезләнеп җитештерелгәнен, аларны балалар бакчасында да кулланып булуын әйтте.
- Мин үзем дә әни кеше. Биш яшьлек Әминәм бар. Кайвакыт Әминә татарча биргән сорауга русча җавап кайтара. Биш яшьлек чагында мин аны русчадан татарчага күчерә алам. Әлегә ул татарчага җиңел күчә. Унбиш елдан ул минем белән туган телендә сөйләшә алырмы икән? Мин белмим, ләкин сөйләшә алыр дип, чын күңелдән ышанам. Безнең сәламәт, иманлы, үз телебездә иркен сөйләшә алучы балалар үстерәсебез килә. Бу эштә без бергәләп зур уңышларга ирешербез, дип өметләнәм, - диде Зилә Фәйзуллина үз чыгышында.
Вахитов районының 273нче балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Әшрәпова мнемотехника ярдәмендә татар телен кызыклы һәм нәтиҗәле өйрәтү ысуллары белән таныштырды. Тәрбиячеләр коллективы рус телендә уңышлы дип табылган педагогик технологияләрне татар телендә белем бирүгә яраклаштырган. Экранда дәрес вакытында төшерелгән видео да күрсәтелде. Балалар кызыксынып татар телендә җөмләләр төзегәнен күрдек.
Совет районының 261нче балалар бакчасы тәрбиячесе Әдилә Шәйдуллина үзе уйлап чыгарган уеннар, кулдан ясаган кызыклы уенчыклар белән таныштырды.
Яңа Савин районының 346нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлинә Хәсәнова рәсемнәр буенча хикәя төзү, баланың иҗади сәләтен арттыру алымнары белән таныштырды.
«Бала-Сити» бакчасының татар теле укытучылары Алинә Хәлиуллина белән Ләйсән Вәлиева балаларны әкият геройлары роленә кертеп, татарча өйрәтү ысулын күрсәтте. Балалар урынына сәхнәгә теләк белдерүчеләр менде. Тәрбиячеләр мини-спектакльдә театр артистларыннан ким уйнамый дисәм, һич ялган булмас. Тамашачылар җылы кабул итте.
Семинар ахырына якынлашкач, сүз Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтовага һәм Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары Альберт Әхмәтовка бирелде.
- Без быел тәрбиячеләр өчен өч семинар үткәрдек. Бу уку елында монысы соңгысы булды. Сентябрьдән без, бәлки, җитәкчеләр өчен ясарбыз. Игътибар иткән булсагыз, бу семинарларның башыннан алып, азагына кадәр күзәтеп утырдым. Миңа алар кызык, чөнки үземнең дә дүрт яшьлек кызым бар. Бүгенге вәзгыятьтә туган телне саклау чыннан да авыр. Без, ата-аналар, эштән арып кайтабыз да, баланың кулына берәр гаджет тоттырабыз. Бала комачауламасын гына. Бала тәрбиясе бакчага гына тапшырыла кебек. Мин ата-ана ролен киметмим, ләкин чынбарлык турында сөйлим. Чыннан да сез зур миссия үтисез, балаларның киләчәге сезнең кулларда, - дип мөрәҗәгать итте Гүзәл Сәгыйтова семинарда катнашкан мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә.
- Иммерсив театр, мнемотехника, автор уеннары, И.Н.Мурашковская методикасы кебек алымнарның нәтиҗәле кулланышын күзәттек. Сезгә дә алар файдалы булыр дип өметләнәм. Белем һәм тәҗрибә – ул зур байлык. Ул байлыкны сандыкта саклауның мәгънәсе юк. Акчадан аермалы буларак, бу байлык уртаклашкан саен арта бара. Шуңа күрә тәҗрибәбез белән уртаклашыйк, туган телебезне үстерүгә үз өлешебезне кертик, - диде Альберт Әхмәтов.
«Исем өчен генә ачылган татар төркемнәрен сентябрьдән контрольгә аласы булыр»
Семинардан соң бакчаларда татар телен өйрәтүгә карата Гүзәл Сәгыйтованың фикере белән кызыксындым.
- Бөтен семинарларны да җанлы форматта оештырдык. Тәрбиячеләрне иң нәтиҗәле методикалар белән таныштырырга тырыштык. Кайберләре, бәлки, башка тәрбиячеләрнең эш алымнары белән дә аваздаштыр, ләкин һәр чыгышта нинди дә булса яңалык күрдек. Театр алымнары бик уңышлы кулланылды. Телне өйрәтүдә театрның нәтиҗәлеге, чыннан да бар.
Семинарда катнашкан кайбер бакча мөдирләре күңелләренә ошаган чыгыш ясаучыларны үзләренә чакырып, кабаттан коллективта сөйләткәннәр. «Бездә дә андый методикалар бар, ник безне чакырмаганнар?»- дип әйтүчеләр дә, бәлки, булгандыр.
Мин бакчаларда күп йөрим. Татар телен әйбәт өйрәтүче бакчалар шактый күп. Бигрәк тә татар бакчаларында туган телне өйрәтү әйбәт куелган. Гомуми бакчаларда телгә игътибар җитеп бетми. Кайберләрендә исем өчен генә ачылган татар төркемнәре бар. Сентябрьдән аларны контрольгә аласы булыр. Әгәр бакча мөдире чын татар төркеме булдырырга теләсә, ул аны эшли.
Без Казанда татар теленә игътибарны арттырырга тырышабыз. Нәтиҗәсе күренсен иде инде, - диде Гүзәл Сәгыйтова.