Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Идрисованың тәүге концерты: «Улларыма үземә охшаган яхшы киленнәр очрасын иде, дим»

Өч егет әнисе, дүрт ир-ат тәрбияләүче әни Гүзәл Идрисованың тәүге концерты булды. Ни өчен Гүзәл Баһ концерты түгел? Җырчы үзен популяр дип саныймы? Гүзәл Идрисова иренә туган көненә нәрсә бүләк иткән? Бу хакта «Интертат» репортажында.

news_top_970_100
Гүзәл Идрисованың тәүге концерты: «Улларыма үземә охшаган яхшы киленнәр очрасын иде, дим»
Абдул Фархан фотолары

«Чулпан» мәдәният үзәгенең залы тулы иде диярлек. Чәчкәләр тоткан абый-апалар күренә. Килгән кунакларны Илназ Баһ үзе каршы алып торды.

Концерт башында «маска режимын һәм дистанцияне саклагыз» дигән белдерү яңгырады. Монысы – автомат рәвештә концерт залы хәтерендә сакланып калгандыр инде. Олы яшьтәге бер апа, ияләшкән гадәт буенча, битлеген төзәтеп җибәрде.

Моңа кадәр алар парлы концерт куя иде. Бу юлы «Гүзәл Идрисова концерты» дип тәгаенләнгән.

Гүзәл Идрисованың тәүге концерты әниләр көненә багышланган. Концерт «әни» сүзе белән башланды. Беренче 5 җыр әниләр турында гына булды. Җырларның салмагы да, дәртлесе дә яңгырады. Өч егет әнисе әни булуның нәрсә икәнен белә: Гүзәл ападагы наз, әниләргә генә хас җылылык сәхнәдән үк сизелеп тора иде. Шундый җылы итеп башланды концерт. Ахырына кадәр шундый булса инде.

Хәния Фәрхи истәлегенә «Утыр әле, әни, яннарыма» җырын башкарганда, сәхнә артындагы экранда артистларның әниләре белән бергә төшкән фотоларын күрсәттеләр. Артистлардан соң дәүләт эшлеклеләре дә булды. Анда кемнең кем әнисе булуы да язылган. Нишләп татарча язмаганнар икән, шул гына сорау туды... Татар концертына татарча укый белмәгән кеше килмәгәндер инде. Кемнәрнең исемнәре, диегез! «Мама Марата Ахметова – Сара Ахметова», «Мама Энгеля Фаттахова – Райса Фаттахова» һәм башкалар. Татар концертында исемнәре татарча язылса, хуш килер иде күңелләргә.

Идрисовлар һәм Баһлар дуэтлары

Концертның беренче өлешен «әниләр, бәбиләр, укытучылар» дип атап булыр иде. Флера Сөләйманова репертуарыннан «Әниемә» җырын җырчы улы Камил белән башкарды, егет баянда уйнады. Анысына күршедә утырган абый бик эмоциональ «браво» кычкырды, чын ирләрчә каты итеп алкышлады.

Гүзәл апаның әнисе Әнүзә апа дә концертка килгән, әмма ул залда утырмады. Сәхнә артында кызына ярдәм итеп йөри. Гүзәл Идрисованың әтисе Фирдәвес абый да кызы концертында җырлады. Үзе генә дә, оныгы белән дә чыгыш ясады. Гомумән, Идрисовлар һәм Баһлар төрле комбинацияләрдә чыгыш ясады. Кече уллары Марсель зур сәхнәгә тәүге адымын әнисенең тәүге концертында ясады.

Кичә барышында артист үзенең биографиясен дә сөйләде. Кыскача мәгълүмат шул: Гүзәл Идрисова – Чаллы кызы, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә укыган, педагогия көллиятен кызыл дипломга тәмамлаган, 2008 елда Казанга килә, «Туган авылым» күңел ачу үзәгенә җырчы булып урнаша, Рөстәм Закиров, Гөлдания Хәйруллина иҗат төркемендә эшли. 2009 елда Илназ Баһ белән гаилә кора, Камил, Рамил, Марсельне алып кайта, хәзер 149нчы мәктәптә вокал укытучысы булып эшли, анда пандемия вакытында урнашкан.

«Мәктәптә рәхәтләнеп кыз балаларны кочаклап кайтам», – диде җырчы. Кыз бала темасы концерт буе кызыл җеп булып узар, дип көткән идем, беренче өлештә шул бер сүз белән генә үтеп киттек. Әтиләре кызны күбрәк тели бугай, ул чыккач, бу тема күбрәк күпертелде.

Баһлар балаларыннан кала сәхнәдә Лилия Муллагалиева һәм Зәмирә Рәҗәпова ул-кызлары да булды. Алар барысы да – «Әниләр һәм бәбиләр» проекты катнашучылары. Шул күмәк җыр вакытында залга Микки Маус, Джерри, Винни Пух һәм миңа таныш булмаган тавык чыкты. Алар бии, сикерә, төшеп калмасын дип, башларын тота. Күп балалы әниләр бу күренешкә ияләнгәндер инде. Сәхнәдәге балалар өчен дә бәйрәм булды.

Сәхнәгә тагын бер төркем бала чыкканын онытып торам. Махсус кунак. Кичәдә махсус кунак билгеле артист та, Илназ Баһ та түгел иде. Арчадан 6 яшьлек кызчык Мәрьям Котдусова килгән иде. 

Туган көнгә бүләккә тагын кыз түгел

Рестораннарда чыгыш ясаган елларын искә алып, Гүзәл Идрисова русча җыр да башкарды. Шунда сәхнәдә өстәл дә барлыкка килде, бүләкләр дә – шуның белән бәйрәм башланды. Бәйрәм дигәнне, Илназ Баһның туган көне дип аңларга кирәк. 27 көнне туган көне булган. Соңгы көннәрдә гаиләдә бәйрәмнәр күп булган инде: уллар көне, әниләр көне, туган көн. Сәхнәгә зур бәлеш, бүләк белән тартма чыкты. Тартма эченнән уллары сикереп чыкты. «Кыз дип торам», – ди Илназ шарлар арасыннан улын кочаклаганда.

Гүзәл Идрисова: Иң зур бәхет шул бит инде. Рәхмәт балалар өчен.

Илназ Баһ: Рәхмәт! Балаларны син алып кайттың бит. Мин ясадым гына.

Шуннан кичә икенче төсмер алды. Ир кеше сәхнәгә чыгуга ук «юрганны үз ягына тартты» кебек тоелды. Чыгуга ук Гүзәл Идрисованы «Татарстанның атказанган артистының хатыны» дип игълан итте. Беренче чиратка ул үзен куйды булып чыкты. Гүзәл Идрисова: «Әйдә, синең концертны эшлик әле, дип әйтүче, тәүге концертымның сәбәпчесе ул булды», – дигәч, аклыйсы килде, әлбәттә. Туган көнен корбан итеп, хатыны концертына әзерләнгән бит ул. Шулай да залда инде икенче төрле атмосфера урнашып өлгергән иде. Балалар концерты кискен генә «18+»ка әйләнде, димме соң.

«Нәрсә әйбәтрәк: кайнар хатынмы, әллә кайнар чәйме?» – дип сорады Илназ Баһ залдан. «Кайнар аракы!» – дип кычкырганнары да ишетелде. Сөйли-сөйли торгач, мәзәк ахырына якынлашты. Бер татар абзые шундый итеп җавап биргән булган икән: «Миңа барыбер, тирләтсен генә», – дигән. Мондый концертка андый шаяртулар кертү кирәкмәс иде.

Алып баручы сәхнәдән ике тапкыр сүз әйтте

Соңыннан бөтен гаилә: бер хатын-кыз, дүрт ир-ат бергә җырлады. Гүзәл Идрисова концерты Баһлар гаиләсе концерты булып тәмамланды. Гүзәл апаның: «Налево!» командасы белән ир-атлар сәхнә артына кереп китте. Соңгы җыр «Бер күрешү – үзе бер гомер» булды.

Кичәдә алып баручы да бар иде – Алмаз Гәрәев. Сәхнәдән ул ике тапкыр сүз әйтте. Ике чыкканда да, Гүзәл Идрисова турында: «Өч малай әнисе, гаиләдә дүрт ир-егет тәрбияләүче батыр хатын-кыз» дип кабатлады. Үзе микрофон, уен коралларын сәхнәгә чыгарып, кертеп мәш килеп йөрде. Концертның икенче сәгате башланганда гына үзе белән таныштырды. Мөмкинлек туу белән, ярты биографиясен дә сөйләп бирде. Гүзәл Идрисова белән якташлар икән.

Соңыннан тиз генә Гүзәл Идрисованың үзе белән сөйләшеп алдым.

«Ресторанда җырлау минем өчен зур мәктәп булды»

Гүзәл апа, ни өчен Гүзәл Баһ концерты түгел?

Илназга кияүгә чыкканчы ук, мин Идрисова буларак билгеле идем. Аудио дисклар да чыгарган идем. Шуңа сәхнә исемен Гүзәл Идрисова дип калдырдым. Бергә чыгыш ясый башлагач, Гүзәл Идрисова-Баһ дип кушып әйтә башладылар.

Кичә дәвамында «атказанган» сүзе берничә тапкыр кабатланды. Әтиегез турында «Татарстанның атказанган шоферы» дип әйттегез, улыгыз шул исемне алырга хыяллана дидегез, ирегез тарафыннан әйтелде. «Атказанган» исемен алу хыялы бармы?

Әлбәттә бар. Ул – эшнең нәтиҗәсе бит инде. Укытучылар да шуңа өметләнә, бу исемгә кадәр үсәргә тырышалар. Ул исемне бирсәләр, бик шат булыр идем.

Сез инде күп еллар эстрадада, ни өчен тәүге концерт әле генә булды?

8 ел декрет ялында булдым. Аннан Илназ белән бергә концертлар куйдык. Бергә кую җайлырак, дип саныйм, бер-берең өчен терәк буласың, ә үзем генә чыкканда, җаваплылык зуррак. Әйткәнемчә, бу – Илназ тәкъдиме иде. 

Рестораннарда чыгыш ясап йөргән вакытларыгыз булган, хәзер шулай чыгыш ясарга ризалашыр идегезме?

Начар ресторан түгел бит ул, анда тартмыйлар, барысы да чиста. Уитни Хьюстон кебек артистлар иҗатларын рестораннан башлаган. Ресторан тавыш өстендә эшли. Кич саен 20-30 җыр башкарасың. Тавыш күнегә, диапазон тагын да арта. Ресторанда җырлау минем өчен зур мәктәп булды.  

«Машинада йөргәндә үземнең җырларымны тыңларга яратмыйм»

Гаиләгезгә күз тимәсен, дигән теләк яңгырады сәхнәдән. Күз тиюгә ышанасызмы?

Ышанам. Мәчетләргә өшкертергә дә йөрибез. Концертта төрле күз карый. Сәхнәгә чыкканда миләш агачлары, «булавка» тагып чыгабыз. Кайткач, бисмилла әйтеп, су белән коенып чыгабыз. 

Бер интервьюда Илназ абый: «Мин Гүзәлдән популяррак», – дигән булган. Үпкәләмәдегезме?

Бер казанда ике баш була алмый, гаиләдә кемдер бераз бөгелергә тиеш. Гаиләдә мин күбрәк балалар белән калам. Мин тыныч күңел белән аларны калдырып чыгып китә алмыйм. Икебезгә дә китәргә кирәк булса, мин өйдә калам, Илназга юл бирәм. Ул – бик күп җырлар авторы. Минем өчен әни булу беренче урында.

Үзегезне ни дәрәҗәдә популяр дип саныйсыз?

Бу сорауга җавап та бирә алмыйм. Машинада йөргәндә үземнең җырларымны тыңларга яратмыйм. Һәрвакыт нәрсәдер ошамый. Сәхнә артистына әрсезлек кирәк, миңа җитеп бетми ул. Әйе, урамда, кибетләрдә таныйлар. Нык популяр булу өчен, бөтен өеңне ташлап, көне-төне гастрольләрдә йөрергә кирәк.

Артистларга начар сүзләр дә язалар...

Аллага шөкер, хейтерларым юк. Мин беркайчан да масаеп, әшәкелек эшләп йөрмим. Социаль челтәргә нәрсәдер урнаштырыр алдыннан уйлыйм: балалар, укучыларым, ата-аналар, укытучылар карый. Шуңа күрә матур күренешләрне генә куям.

Башта пандемия булды, хәзер махсус операция бара. Артистлар өчен иң авыры нәрсә? Тамашачы үзгәрдеме?

Пандемиядән соң кеше «концертсыз да яшәп була икән» дип уйлый башлады. Шуңа күрә кеше концертка чыгу ягыннан йомылды, шунысы борчый.

Мобилизацияләнгән танышларыгыз бармы?

Танышлар, дуслар арасында мобилизациягә эләккән егетләр булды. Бик борчылабыз. Малайлар әнисе булгач, үземә дә авыр. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде, дөньялар тыныч булсын иде. Кайбер кеше, ничек мондый вакытта концерт куясыз, ди. Нәрсәгә дә булса игътибарны күчерергә, күңелне күтәрергә кирәк бит. Элек тә булган концертлар. 

«Улларыма үземә охшаган яхшы киленнәр очрасын иде, дип телим»

«Кайчан кыз алып кайтасыз» дигән сорауга сезнең әзер җавап бардыр инде.

Бик популяр сорау. Үзем дә уйлап куям да, тагын малай булыр, дип куркам. Әкрен генә бу хыялдан читләшә башладым. Малайларны үстерер өчен дә бик күп көч кирәк. Балалар хакына гастрольләрне дә үзгәрттек. Балаларны кемгәдер калдырып чыгып китүне яхшы әйбер дип санамыйм. Үз балаң үзеңә кирәк, башлангычта дөрес тәрбия бирсәң, барысы да әйбәт булачак. Малайларның өчесе дә түгәрәкләргә йөри. Олысы музыка белән шөгыльләнә, уртанчысы дзюдога йөри, кечкенәсе курай классына укырга керде. Аларга өлгерергә күпме көч кирәк булуын үзем генә беләм, шуңа күрә кыз алып кайту уе икенче планга китеп бара. 

Кечкенә малай безнең бик назлы, ярдәмчел, аш бүлмәсенә дә чыгып җитә. Уртанчысы да ярдәмчел, олысы өй җыештырырга ярдәм итә. Малайлар әнигә якын була икән. Шуңа инандым. Күптән түгел бер фикер ишеттем: малайлар алып кайткан хатын-кыз көчле һәм өйдә командир була. Шундый сөендем. Мин – гаиләдә бердәнбер хатын-кыз. Шундый өстенлегем булуын да истә тотам. Улларыма үземә охшаган яхшы киленнәр очрасын иде, дип телим. Малай кеше хатынны әнисенә карап сайлый, шуңа бөтен яктан үрнәк булырга тырышам. Алар барысын да сизеп, күреп торалар.

Кыз баланы тәрбияләгәндә үзеңдә булдырырга теләгәнне бирәсең. Минем хыялым биергә өйрәнү иде. Кызым туса, мин аны биергә бирер идем. 

Сез өйдә командирмы?

Төрле вакытлар була. Кайвакыт Илназ командир, кайвакыт үзем. Балалар тәрбиясенә килгәндә, мин таләпчәнрәк. Барысы да дөрес, чиста, пөхтә булсын, дим, дәрескә әзерләнмичә барырга ярамый. Мин шулай өйрәтәм.

Үзегез турында «үрнәк хатын, үрнәк әни» дип әйтә аласызмы?

Ничәдер процент бардыр. Бөтен җиргә өлгерергә тырышам, бу дәрәҗәгә омтылырга кирәк. 8-10 балалы кешеләр бар бит. Менә алар чыннан да үрнәк инде. Актанышта 11 балалы апа бар, менә алар бу исемгә лаек. Мин инде хәзер өч баланы күп дип санамыйм. 
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100