news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Идрисова һәм Ильназ Бах: «Көннәрен дә, төннәрен дә бергә инде без»

news_top
Гүзәл Идрисова һәм Ильназ Бах: «Көннәрен дә, төннәрен дә бергә инде без»
Фото: видеодан скриншот

Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Идрисова һәм Ильназ Бах өч уллары – Камил, Рамил һәм Марсель белән бергә ТНВ телеканалында узучы «Гаилә белән сайлыйбыз!» телемарафонында катнашты.

Гүзәл Идрисова һәм Ильназ Бах гаилә белән бергә сәхнәгә чыгу алар өчен авырлык тудырмавын әйтте. Гүзәл сүзләренчә, икесе дә профессиональ җырчылар булгач, иҗади эштә бер-берсенә киңәш биреп, бергәләп эшләргә күнеккәннәр. Ул иренең яңа җырларын иң беренче булып тыңлавын да сөйләде.

Ильназ Бах исә хатыны белән бергә эшләүнең рәхәт булуын шаяртып аңлатты. «Ни өчен бергә эшләве рәхәт?! Чөнки без көннәрне дә, төннәрне дә бергә үткәрәбез, һәм мин Гүзәлне төрле образларда күрәм. Ул бер көн эчендә җиде төрле образга керергә мөмкин. Кемнең тормыш иптәше шундый җиде төрле образга керә ала әле?» – диде ул.

Артистларның уллары да кечкенәдән үк әти-әниләре белән сәхнә артына йөреп үскән. «Менә бу гармунны әти-әнием туган көнемә бүләк иттеләр, аңа «Камил» дип язылган. Алар аны Италиядән алып кайтты. Гомумән, минем уен коралларым бик күп», – диде олы уллары Камил.

Гүзәл Идрисова үзенең кызыл дипломлы музыка укытучысы да булуын әйтеп китте. Ул Камил белән катлаулы һәм зур күләмле әсәрләрне бергәләп өйрәнүләрен сөйләде. Моннан тыш, артист 149 нчы татар лицеенда вокал дәресләре дә алып бара – анда аның 75 укучысы бар.

Гаилә буш вакытын да бергә үткәрә. Ильназ Бах сүзләренчә, алар бакчачылык белән шөгыльләнергә ярата. Телемарафонга да үз бакчаларында үстергән яшелчә һәм җиләк-җимешләр алып килгәннәр. «Бакча эшләре тәмамлангач, гаилә белән пикник оештырабыз, аннары рәхәтләнеп мунча керәбез», – ди гаилә башлыгы.

Артистлар улларының киләчәге турында да сөйләде. «Олысы башлы-күзле дисәк тә була, чөнки үзенең яратып шөгыльләнә торган һөнәре бар. Мин аларның барысына да: «Әгәр дә уен коралларыгызда яратып шөгыльләнсәгез, беркайчан да иписез калмыйсыз», – дип әйтәм. Ләкин минем тагын бер хыялым бар – техник белемнәре дә булса, тагын да яхшырак булыр иде», – дип бүлеште әти кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар