Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Гюльвердиева хыялын чынга ашырган: «Әле дә ышанып бетә алмыйм»

news_top_970_100
Гүзәл Гюльвердиева хыялын чынга ашырган: «Әле дә ышанып бетә алмыйм»
Фото: социаль челтәрләр

Камал театры артисты Гүзәл Гюльвердиева куанычы белән уртаклашты. Алар шәһәр читендәге бер бистәдән әзер йорт сатып алган.

«Әлеге хыял белән берничә ел янып йөрдем. Гомер буе шәхси секторда яшәдем, шуңа да үз йортыбызда торасым килгәндер. Ниһаять, безнең хыял тормышка ашты. Безнең хыял, чөнки бу еллар эчендә Илдарның да үз йортыбызда торасы килә башлады.

2025 ел безнең гаиләбез өчен вакыйгаларга бай ел булды, Аллаһка шөкер. Әле һаман да ышанып бетә алмыйм.

Якын арада ремонт эшләре башлана, сугышып бетмәсәк ярый инде», – дип яза актриса.

Чыннан да, агымдагы ел актриса өчен куаныч-шатлыкларга мул ел. Гүзәл Гюльвердиева белән аның тормыш иптәше, Камал театрының тавыш режиссеры Илдар Харисовларның икенче тапкыр әти-әни булулары турында язган идек. Гүзәлгә, шулай ук, быел «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем дә бирелде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 май 2025
    Исемсез
    Гюльверди бабай оныгы Гүзәл кай яклардан килеп чыккан? Милләте буенча яртылаш татар, яртылаш чуаш түгелдер бит? Аны сәхнәдә күреп сокланган бар. Күбрәк итеп язсалар иде аны.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100